Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләргә пособие түләнерме

Дәүләт Думасы депутатлары баланы карау буенча пособиене берничә тапкырга арттырырга , шулай ук аны түләү срокларын да ел ярымнан өч елга кадәр итеп үзгәртергә дигән мөрәҗәгать белән чыктылар. Бу турыдагы закон проекты Дәүләт Думасына кертелде дип яза "Российская газета". Бала карау ялында булган аналарга беренче бала өчен бер минималь хезмәт...

Дәүләт Думасы депутатлары баланы карау буенча пособиене берничә тапкырга арттырырга , шулай ук аны түләү срокларын да ел ярымнан өч елга кадәр итеп үзгәртергә дигән мөрәҗәгать белән чыктылар. Бу турыдагы закон проекты Дәүләт Думасына кертелде дип яза "Российская газета".

Бала карау ялында булган аналарга беренче бала өчен бер минималь хезмәт хакы күләмендә, икенче һәм аннан соңгы балаларга - ике минималь хезмәт хакы күләмендә пособие түләнергә тиеш дип саный депутатлар. Шулай ук эшләп декрет ялына чыгучы аналарга хезмәт хакының 40 процентын, әмма эшләмәүче аналарныкыннан ким булмаган сумманы түләргә кирәклегенә дә басым ясыйлар.

Бүгенге көндә эшләмәгән аналар беренче балага 2,9 мең һәм икенче балага 5,8 мең сум пособие ала. Бу депутатлар тәкъдим иткән суммадан өч тапкырга ким.

Шунысы игътибарга лаек, демографик хәлләр бик уңышлы булмаган регионнар балалар өчен пособиены өч елга кадәр үз территорияләрендәге яшәү минимумы суммасы күләменнән чыгып түли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев