Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләргә “Рябинушка” ансамбле “Балкыш”, “Талантлар чыңлавы” фестивальләре аша таныш

"Рябинушка" фольклор ансамбленең нигезендә Фокусовлар, Захаровлар һәм Туровлар гаиләләреннән оешкан кечкенә генә коллектив ята.

Әле 1992 елда ук, республика фестивалендә "Тимерчелектә" дигән рус халык җырын башкарып, Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге театры сәхнәсендә бу гаилә ансамбле беренче дипломга лаек булган иде.
Әмма гомер үтә дә китә икән ул: шат күңелле гармунчы бабабыз Николай Ефимович һәм аның балалайкада оста уйнаучы, өздереп җырлаучы карчыгы Анна Николаевна Фокусовлар күптән вафат инде. Ятим калдык без аларсыз, берара "Рябинушка" триосы булып чыгыш ясадык. Әмма Никольское авылында узган "Караван" фольклор фестивалендә атаклы гармунчы Геннадий Заволокинның кызы Анастасия белән очрашып сөйләшү фольклор ансамбле төзергә этәрде безне. 2008 ел иде бу.
Борынгы җырлар белән кызыксыну, халкыбызның гореф-гадәтләрен белү (болар барысы да буыннан-буынга тапшырылып килә бездә) төрле бәйрәм һәм концертлар оештыру өчен җирлек булды.
Ә кышкы озын кичләрдә, бәхәс-әңгәмәләр нәтиҗәсе булып яңа идеялар туды, яңа теләкләр тормышка ашырылды. Борынгы гореф-гадәтләрне саклау һәм аларны халыкка җиткерү теләге "30 яшьтән узганнар" берләшмәсен булдыруга китерде. "Авыл очында" дигән җырлы спектакльне тирә-як авылларда да яраттылар. Ә район тамашачысына безнең "Рябинушка" ансамбле "Балкыш", "Талантлар чыңлавы" фестивальләре аша таныш. Күпсанлы диплом һәм грамоталар - тырышлыгыбыз нәтиҗәсе.
Кемнәр соң алар "Рябинушка" булып сәхнәгә чыгучылар, рус халык көй-җырларын онныттырмаучылар? Беренче чиратта, билгеле, солистыбыз, гомер буе шул коллективта кайнаган Надежда Турова. Өч бала табып үстергән, савымчы, дуңгыз караучы булып эшләгән Наталья Захарова. Җырчы гаиләдә туып-үскән, әнисе Валя түтидән халык моңнарын күңеленә сеңдергән Надежда Бойкова. Әтисе дә, әнисе дә җыр яраткан һәм бу мәхәббәтне үзендә саклаган Надежда Назарова. Клуб хезмәткәре, матур тавыш иясе Ирина Мартазова. Татьяна Самарцева - Базарлы Матак кызы, авылыбызга килен булып төшкәннән бирле җырлый. Болар - безнең кызларыбыз. Инде пенсия яшендә булсалар да, гаиләләре, хуҗалыклары күп вакытларын алса да, алар - безнең авылның сәхнә йолдызлары.
"Рябинушка"да ике егетебез дә бар - Алексей Балянин (ул тракторчы, көзен комбайнда эшли) һәм үзем. Махсус белемем булмаса да, туктаусыз өйрәнәм, укыйм, чөнки "Рябинушка"ның режиссеры буларак, үземә зур җаваплылык алам бит.
Хәзер безнең репертуарда бер йөзгә якын рус халык җыры һәм композиторлар әсәрләре. Чыгышларыбыз ике тавышка көйләнгән, шулай иткәндә рус җырының иркенлеге, эчкерсезлеге яхшырак ачыла төсле.
Бәйрәм көннәрендә без әлкилеләрне чыгышларыбыз белән сөендерергә, күтәренке кәеф бүләк итәргә тырышабыз. Әмма бүген район газетасы аша безнең "миләшләребезне" - ансамбль җырчыларын 8 Март белән котлыйсым килә. Бетмәс-төкәнмәс эшләрегез белән тамашачыны сөендереп, халкыбызның җәүһәрләрен саклап килгән һәм яшьләргә җиткергән өчен рәхмәт сезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев