Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер төркем әлкилеләрне хөрмәтләделәр

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш кертүләре өчен Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Әкбәров Фәргать Әсхәт улы һәм Түбән Кәчи авыл җирлеге башлыгы Елифанов Михаил Ильич “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен” медале белән бүләкләнделәр.

                                                     

 

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, Татарстанда җирле үзидарә үсешенә лаеклы өлеш кертүе өчен Юхмачы авыл җирлеге башлыгы Сәлахов Рәмис Әнвәр улы Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

                          

 

Җирле үзидарә органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Ташбилге авыл җирлеге башлыгы Әхмәдиев Рәмзил Фәргать улы Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

                       

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм авыл хуҗалыгы производствосы үсешенә керткән шәхси өлеше өчен “Нәсел эше” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Хәйретдинов Мөдәррис Сәхап улы Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

                        ***

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм Татарстан агросәнәгать комплексы үсешенә керткән шәхси өлеше өчен район агросәнәгать комплексы ветераны, “Яшь көч” җәмгыятенең элекке баш агрономы Вәлиев Әхәт Заһит улы Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

                    

Күпьеллык хезмәте һәм халык сәламәтлеген саклау эшенә керткән зур өлеше өчен Хузангай табиблык амбулаториясенең гомумпрактика (гаилә) табибы Младшев Иван Анатольевич Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

                       

Сәламәтлек саклау системасында намуслы хезмәте өчен Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе поликлиникасының процедура кабинеты шәфкать туташы Яруллина Алсу Минталип кызы Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

                    

 

Спортта югары күрсәткечләре, Татарстанның спорт имиджын ныгытуга һәм үстерүгә керткән өлеше өчен Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы  Лычникова Дарья Борисовна Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы Дипломы белән бүләкләнде.

Дарья Лычникова – каратэ буенча Россия чемпионы. Быел май аенда  ул Мәскәүдә киокусинкай каратэ буенча Россия беренчелегендә 12-13 яшьлек кызлар арасында чыгыш ясап беренче урын алган иде.

                     

Сәламәтлек саклау министрлыгының Мәдәниятне үстерүгә керткән өлеше өчен район мәдәният бүлегенең әйдәүче белгече Исхакова Гүзәл Рафаил кызы Татарстан Мәдәният министрлыгы Рәхмәтенә лаек булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X