Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр сез Сабантуйга барасызмы?

Әй, күңелле дә соң халкыбызның борынгы бәйрәме Сабантуй!

Аны бит авылда яшәүче һәр гаилә көтеп алган, чөнки язгы кыр эшләре тәмамлану шатлыгы, игенче хезмәтенең тантанасы булган ул.  Өлкән һәм урта буын хәтерлидер: Сабантуйны зарыгып көтә идек, һәр өйдә туган-тумачалар, кунаклар кайтыр дип тәмле ризыклар пешә иде. Сабантуй иртәсендә, ник алай булгандыр, ел да диярлек яңгыр явып үтә. Куркып каласың – туфрак юллар изрәп төшеп бәйрәмгә барып булмасмы инде?! Шөкер, халык Сабантуй мәйданына кузгалганчы җәйге кояш юлларны киптереп тә өлгерә. Кем ат җигеп, гаиләсен төяп, кем авылдагы 2-3 машина арбасына менеп утырып бәйрәмгә кузгала. Әби-бабайлар да канәгать, яшь-җилкенчәк, бала-чага да шат. Сабантуй җиткән бит, Сабантуй!

... Ә сез иртәгә Сабантуйга җыенасызмы?

 

Равия Закирова, Иске Чаллы авылы:

–Үземне белгәннән бирле Сабантуйны калдырмыйм дисәм дә була. Гаилә корып, Иске Чаллыга кияүгә чыккач, ирем Булат белән йөри башладык бәйрәмгә. Чөнки ул бөтен күңеле белән көрәш ярата, мәйдан читендәге эскәмиягә барып утыра да, көрәш тәмамланганчы да селкенми дә. Безнең улыбыз Айрат берара көрәш белән җитди шөгыльләнде, кайсыдыр елны Сабантуйда үз авырлыгында тәкә дә алды әле. Ә мин менә көрәш карарга яратмыйм, егетләрне кызганам. Бер-бер хәл булса шунда?.. Бераз утырам да, концерт, атлар чабышын карарга китәм. Билгеле, быел да Сабантуйга барачакбыз.

 

Венера Нуруллина, Алпар авылы:

–Ел саен туганнар белән җыелышып район Сабан туена барабыз. Түбән Әлкидән әти белән әни дә килә. Чәчү мәшәкатьләре тәмам, инде бер кат чүпне дә утадык, бәрәңге бакчасын кырдык. Арытты... Сабантуй әле ул шул зур эшләрдән соң ял итү чарасы да. Миңа район Сабан туе бик ошый, елдан-ел күңеллерәк, кызыграк итеп оештыралар аны. Бәйрәм белән, әлкилеләр!

 

Рамил Хәсәншин, Карамалы авылы:

–Сабантуйны калдырган юк инде ул. Аны мин эш урыным дип тә атый алам. Районның мәдәният хезмәткәрләре белән инде кайчаннан бирле милли бәйрәмебезне ачу тантанасына әзерләнәбез. Сабантуй көнне, мөгаен, клуб хезмәткәрләре мәйданга беренчеләрдән булып баралардыр. Халык җыелганчы без әле мәйданда репетиция үткәреп тә өлгерәбез. Гаиләм дә калмый бәйрәмнән – хатыным, тугызынчы сыйныфны тәмамлаган кызым да миннән калмыйлар. Казандагы улым, Базарлы Матакта яшәүче кызым белән киявем дә килерләр бәйрәмгә. Кайчак Нурлатта яшәүче абыйлар кайткалый. Безнең Карамалыда Сабантуй көнне беркем калмый диярлек, бөтен кеше бәйрәмгә бара. Халкыбызның иң күңелле, зур бәйрәме бит ул.

 

Туйбикә Сыраева, Базарлы Матак авылы:

–Балачактан яратам мин Сабантуйны. Хәтерлим әле, әниләр юк акчаларын бар итеп безгә, кызларына яңа күлмәк ала я тектерә иделәр. Хәзер тормыш шулкадәр матур, мул, шуңадыр, бәйрәмнәр дә кызык үтә. Сабантуй мәйданында туганнар, дуслар, классташлар белән очрашам мин. Үзешчән сәнгатьтә катнашкангадыр, концертны яратып карыйм. Шулай ук көрәшне дә, атлар ярышын да карамыйча калганым юк. Минемчә, елына бер килгән бәйрәмебез Сабантуйга ничек бармыйча каласың?

Сораштырды Ләйлә Әхмәтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев