Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкинең атаклы шәҗәрә төзүчесе китапларын бүләк итте

Түбән Кама шәһәрендә яшәүче якташыбыз, күп еллар дәвамында шәҗәрәләр төзүче Мансур Ганиев үзе бастырып чыгарган “Абдул Салман морзалары” исемле күләмле китапларын авыл китапханәләренә бүләк итте. Әлеге китапта күп авыл халкы өчен бай, кызыклы мәгълүмат тупланган.

Мансур Ганиев үзе дә Абдул Салман авылында туып үскән шәхес. Ул туган ягы, туган җире өчен янып яшәүче кеше. Авылында төрле бәйрәмнәр оештыра, Морзалар өчен обелиск төзүдә башлап йөргән кеше. Мансур Ганиев районыбызның шәрәфле гражданины.

Бүген инде ул үзе төрле елларда иҗат иткән мәкаләләрен туплап яңа китап чыгару өстендә эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев