Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкинең элекке ВЛКСМ райкомы хезмәткәрләрен музейга комсомолның 100 еллыгына багышланган очрашуга чакырдылар

Сергей Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музеенда ВЛКСМ оешуга 100 ел тулуны билгеләп үттеләр. Чәчләренә чал кергән ветераннарны, гомер уртасын әле генә узган буын вәкилләрен, мәктәп укучыларын бу кичәдә яшьлек дәрте, яшьлек романтикасы берләштерде.

Музей хезмәткәрләре кичәгә әйбәтләп әзерләнгәннәр: район комсомол комитетын төрле елларда җитәкләгән кешеләрне чакырганнар, аларның шәхси архивларында сакланган фотодокументлардан экспозиция ясаганнар, комсомол тарихы хакында кызыклы хикәя төзегәннәр. Музейның фәнни хезмәткәрләре Гөлнара Хәлилова, Рамилә Галиева безнең район авылларында беренчеләрдән булып барлыкка килгән комсомол ячейкалары турында мәгълүматлар китерделәр. Әйтик, Салманда мондый оешма 1925 елда төзелеп, 34 комсомолецны берләштергән булган.

Кунакларның иң өлкәне Лев Яковлевич Миндрюков Бөек Ватан сугышы алды елларын да әйбәт хәтерли әле. Сугыш башлангач, 14 яшьлек малай килеш Лесозаводта задание буенча башта армия өчен чаңгылар, соңрак снаряд  тартмалары ясауларын, 17 яшеннән хәрби хезмәткә алынуын, 6,5 ел армия хезмәте үтүен дә кызык итеп сөйләде ул.

–Туган якка әйләнеп кайткач, минем тормыш комсомол белән нык бәйләнеп дәвам итте. Башлангыч комсомол оешмасында бераз эшләгәч, мине райкомга чакырдылар,Беренче җитди эшем авыллардагы медицина пунктларын, халыкның яшәү шартларын тикшерү булды. Районда трахома авыруы котыра, без, комсомоллар, аңа каршы көрәшәбез. Авылдан авылга, өйдән-өйгә йөреп, гаиләдә  һәркемнең үз сөлгесе бармы икәнлекне тикшергәнебез хәтердә. Ниләр генә эшләмәдек без! Барысын да искә төшереп сөйли башласаң, һичнинди вакыт җитмәс!–диде ветеран. Аннары кесәсеннән өч комсомол билеты чыгарды. Берсе үзенеке, икесе  кызларыныкы икән. Аларны музейга бүләк  итте Лев Яковлевич.

Музей директоры Мария Платонова аларны рәхмәт әйтеп кабул итте.

Яшьлек – кешенең иң актив, иң чая, тиктормас чагы. Комсомолда үткән яшьлек бигрәк тә. Район комсомол комитетында төрле елларда секретарь булып эшләгән Нәфисә Хәснетдинова, Азат Низамиев, Марат Хөснетдинов, Рәйсә Хәбибуллина, Андрей Агапов, Луиза Абдрахманова һәм башка кунаклар үз чорлары турында сөйләделәр.

–Райкомга эшкә чакыргач, мин озак кына ризалашмый тордым, әмма Нәҗиб Бакиров “җиңде” – эшли башладым. Илдә үзгәреш җилләре исә башлаган иде инде, безгә хуҗалык исәп-хисабын кертергә, акча эшләргә өйрәнергә мөмкинлек бирделәр. Моңарчы күрелмәгән видеопроекторлар алып кайтып, район тарихында беренче видеозал ачып җибәрдек. Комсомол комитеты аша чит илләргә туристик  юлламалар сатыла башлады. Мин райкомда өч кенә ел эшләдем, әмма алар тормышымның иң кызыклы, вакыйгаларга бай өч елы булды,– диде Азат Низамиев.

Аңардан соң район комсомолын җитәкләгән Марат Хөснетдинов яшьләр белән бергәләп төрле күңел ачу чаралары оештырылуын, “Афганец” кафесын ачуларын искә төшерде.

–Безнең эш-вазыйфаларыбыз бик күп, ә менә хокукларыбыз аз иде. Рәхмәт, коммунист остазларыбыз һәрьяклап булышты. Мине комсомол тәрбияләде, буш урында нидер булдырып, аның эшчәнлеген оештырырга өйрәтте,–дип үз истәлекләре белән уртаклашты Рәйсә Хәбибуллина.

Ә Андрей Агапов болай дип өстәде:

–Комсомолда 5,5 ел эшләдем, шул вакытта туплаган белемнәремне әлегәчә файдаланам. Гомеремнең иң яхшы еллары булды алар.

–Үземдәге оештыру сыйфатлары өчен комсомолга бурычлымын. Әле менә Казанга барып, юбилей чараларында катнаштык. Комсомолларга хас романтика, дуслык, иптәшлек хисләре беркая да китмәгән, күңелләребездә икән бит. Шуңа инандык,–дип үз сүзен әйтте Луиза Абдрахманова.

Балтач кызы, Әлки килене Асия Гобәйдуллина да комсомолка булып йөргән елларын искә төшереп, шушы очрашуны оештыручыларга рәхмәтен җиткерде.

Комсомолның 100 елыгына багышланган очрашу бик җылы, дусларча рухта үтте. Юхмачы мәктәбенең “Йолдыз” клубы кызлары һәм малайлары, “Сударушка” ансамбле ветераннары совет, комсомол чоры җырларын башкарганда кунакларның берсе дә битараф калмыйча, кушылып җырладылар. Аннары музей экспозицияләрен карап йөргәндә дә, күңелләре, хәтерләре белән һаман үткәндә булды алар, очрашуны әзерләп оештырган өчен музейчыларга рәхмәт яудырдылар.

Дөньяда, илдә нинди генә үзгәреш җилләре исмәсен, халык үткәнен, тарихын онытырга тиеш түгел. Узган заманнарның начары гыйбрәт, яхшысы үрнәк булып хәзерге чорга күчсен иде. Комсомол – яшьләрне тәрбияләү, ил тормышында актив катнаштыруның яхшы үрнәге. Аның сабакларын кайчан да булса искә төшереп, мөгаен кулланырлар әле. Ул моңа лаек...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев