Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкинең иң яшь механизаторы Дилүс Латыйпов район комбайнчылары ярышын әйдәп бара

Республиканың иң уңган, иң алдынгы авыл хезмәтчәннәре 9 октябрьдә Казанда бәйрәм тантанасында хөрмәтләделәр. Уңыш бәйрәмендә катнашкан Әлки делегациясе составында Ташбилге егете, районыбызның иң яшь комбайнчыларының берсе Дилүс Латыйпов та бар иде. Хәер, яшь кенә булса да, эштә Дилүс азау ярган тәҗрибәле механизаторларны да уздыра. Быел урак башыннан 2324 тонна бөртек суктырып, ул район комбайнчылары ярышында алдынгы урыннарны били.

Агачына күрә алмасы, дип юкка гына әйтмәгәннәр шул. Дилүс бит – төпле һәм эшчән  нәсел баласы. Ташбилгедә Латыйповларның инде ничә буыны туган җирдә намуслы хезмәтләре белән абруй казанган. Дилүснең дәү әтисе гомерлек комбайнчы Рифкать ага совет заманының иң югары бүләкләренең берсе – Ленин орденына лаек булган кеше. Аның энесе Рәшит ага да районның алдынгы механизаторы иде. Дилүснең әтисе Ислам, аның бертуганы Ришат та бәхетләрен туган якта тапкан. Берсе шофер, берсе комбайнчы булып макталып эшлиләр алар.

Туган җирнең кадерен белгән, гомерләрен икмәк үстерүгә багышлаган

Латыйповлар балаларында да туган җиргә мәхәббәт тәрбияли алганнар. Ислам белән Гөлчирәнең дүрт баласы да районыбызда төпләнгәннәр. Һәркайсы гаиләсендә дә,  эш урынында да башкаларга үрнәк булырлык. Кызлары Гүзәлия белән Раилә район үзәк хастаханәсендә хезмәт куялар, олы уллары Илнур Үргәгардә терлекчелек фермасы белән җитәкчелек итә. Ә Дилүс игенче хезмәтен сайлаган.

…Казанда узган бәйрәмнең  икенче көнендә иртә таңнан Дилүс инде басуда эштә иде. Ташбилге янындагы кырда көнбагыш суктырганда очраттык без аны. Куәтле “Лексион” комбайны белән егет бик оста идарә итә. Моннан дүрт ел элек Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалын тәмамлагач, ул “Кызыл Шәрык-Агро”ның Ташбилге отрядына эшкә кайткан. Башта “Мега” комбайнында эшләгән.

–“Лексион”га утырырга бик кызыккан идем. Һәм менә ике ел элек шушы заманча комбайнны ышанып тапшырдылар үземә,–ди Дилүс. –Бу машинаның мөмкинлекләре бик зур. Монда күп нәрсәне компьютер башкара. Аның белән дөрес идарә итәргә генә кирәк.

Урак башыннан бирле иртәдән кичкә кадәр кырда егет. Башта уҗым бодае суктырган. Аннары бөртеккә кукуруз суктыруда эшләгән. Агрофирманың Спас районындагы басуларына барып та байтак эш башкарганнар. Инде үз отрядларында көнбагыш суктыруны төгәлләп киләләр. Аның белән бер кырда Илдус һәм Илфат Ситдыйковлар да эшли. Аяз көннең  һәр сәгатенең кадерен белеп хезмәт куя комбайнчы егетләр. Гомумән, “Ташбилге” отряды механизаторлары – “ВостокЗернопродукт” җәмгыятендә иң тотрыклы эшләүче ышанычлы бригада. Бу отрядта елның елында урып-җыю эшләре беренчеләрдән булып төгәлләнә, соңгы культуралар да кырда калмый.

–Безнең коллектив бик дус һәм бердәм. Без нинди хәлдә дә бер-беребезгә ярдәм итеп эшлибез,–дип сөйли Дилүс.

Ә эшләгәндә төрле хәлләр була. Нинди заманча техника да ватылмый тормый. Андый очракларда отряд җитәкчесе Айрат Вәлиев ничек булса да мәсьәләне хәл итү җаен таба, комбайннарның  тик торуына юл куймый икән.

–Айрат абый кебек җитәкче булганда эш гел көйле бара. Ул әллә каян запас частьләрне дә табыштыра, безне дә гел кайгыртып тора. Эшләгәнеңне күрә белә ул. Шуңа һәркайсыбыз ышанычны акларга, хезмәтне  җиренә җиткереп башкарырга тырышабыз,– ди егет.

Сизелеп тора, Дилүс авыл тормышын ярата, механизатор хезмәтен дә үз итә. –Мәрхүм дәү әтием минем авылда калуыма, комбайнчы булып эшләвемә бик шатланган иде,–ди. –Ә нигә авылда яшәмәскә?! Монда да хәзер шартлар шәһәрдәгедән ким түгел. Иренми эшләсәң, хезмәт хакы да әйбәт төшә. Әти-әнием дә туган нигездә калуымны хуплыйлар гына.

Синең кебек уңган, акыллы егетләр авылга бик кирәк, Дилүс! Уңышлар сиңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев