Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкинең талантлы улы Фаяз Дунайның тууына бүген 85 ел

Якташыбыз, шагыйрь, прозаик, публицист Фаяз Дунайның тууына бүген 85 ел.

Фаяз Дунай Иске Алпар авылында туып үскән. Аның тугач бирелгән исеме – Фәсих Хәбибулла улы Хисмәтуллин. Фаяз Дунай исә – әдәби тәхәллүсе, ягъни псевдонимы.

Язучы туган ягын, аның халкын сагынып, хөрмәт итеп язган. “Чирмешәннең, елга суының балыгыдай, рәхәт йөзеп, койрык сугып бәйсез үстем.  Балигъ булгач, дәү тормышның сынауларын, дәрьяларын, җил-давылын кыю кичтем...” дип яза ул. Якташыбызның әлеге шигъри юллары яңа нәшер ителгән “Без туганбыз Әлкидә” дигән шигъри җыентыкка да кертелгән .

Фаяз Дунай җитди проблемаларны кыю күтәреп публицистик  мәкаләләр язган, аның берничә китабы дөнья күргән. Татар халкының күренекле шәхесе Мирсәет Солтангалиев турында   яңа архив материалларын өйрәнеп, документаль повесть иҗат иткән. Аның фикерләре бүген дә актуаль.

Язучы 2007 елның 22 маенда бакыйлыкка күчкән.

Әлки якташлык җәмгыяте бу атнада Фаяз Дунайга багышлап шигърият атналыгы башлап җибәргән иде. Чордашлары, фикердәшләре әдип турында “Матурлыкны күрә белүче, кешеләргә ярдәмчел, талантлы язучы”, – дип искә ала.

Районыбызның талантлы улын без, әлкилеләр дә онытмыйк, аның иҗатын белик, хатирәләрен саклыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев