Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр район үзәгендә туган якны өйрәнү музеенда булып кайтканнар

Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр район үзәгендә туган якны өйрәнү музеенда булып, бик тәэсирләнеп кайтканнар.

Интернат хезмәткәрләре бу сәяхәтне "Социаль туризм" технологиясе кысаларында оештырган. С.Лисенков исемендәге музейда өлкәннәр бигрәк

тә археология һәм космос бүлекләрендәге экспонатларны кызыксынып караганнар. Борынгы Нохрат шәһәрлеге урынында табылган археологик казылмаларны озаклап күзәткәннәр. Ә космонавтлар Муса Маннаров, Александр Баландинның космоста очышта кигән скафандрлары аларны бигрәк тә гаҗәпләндергән. Купец Сергей Лисенковның оныкчыгы, "Аэроджет" компаниясе директоры Анатолий Михеев турындагы мәгълүматлар да бик кызыксындырган. Сәяхәттән өлкәннәр бик матур тәэсирләр алып, күтәренке кәеф белән кайтканнар. Музейда кызыклы экскурсия үткәргән Йосыф Зариповка, автобус белән ярдәм иткән Юхмачы мәктәбе директоры Петр Чулковка алар бик рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев