Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Нәби Дәүли исемендәге гимназия коллективы концерты куйды. ФОТОРЕПОРТАЖ

Гимназия концертлары һәрчак әлкилеләрдә зур кызыксыну уята. Кичә бу коллектив район мәдәният йортында Экология елына багышланган "Җир - безнең уртак йортыбыз" дигән зур концерт программасы белән чыгыш ясады.

Тамаша залы халык белән шыгрым тулы иде. Җир-анабызга мәдхия, табигатьне саклау темасы концертның башыннан ахырынача өстенлек итте. Гимназия укучылары башкаруында төрледән-төрле биюләр, шул исәптән вальс һәм флэш-моб, Алмаз Сәлахов, Алия Мөхәммәткәрмова кебек тамашачылар күптән яратып өлгергән талантлы балаларның җырлавы халык күңеленә хуш килде.

Гимназиянең укытучылары һәр концертта бөтен коллектив белән диярлек катнашалар. Бу юлы да тамаша укытучыларның зур хоры чыгышы белән башланып китте. Гимназия директоры Фәридә Яруллина, укытучылар Илһам Сабитов, Әлфия Шагалиеваның концертны оста итеп алып баруы, педагоглар башкаруында чуаш биюе, спектакльдән өзек, Сәйдә Сәйфуллина, Гүзәл Вәгыйзова, Алия Зәйдуллина җырлары тамашачыларның көчле алкышлары белән бүләкләнде.

Өч сәгатькә якын сузылган концерт сизелми дә үтеп китте. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Мария Платонова җитәкчелегендәге жюри гимназия коллективы чыгышын бай һәм тирән эчтәлекле, яхшы әзерлекле дип бәяләде. Иң югары бәя, әлбәттә, тамашачыларның һәр номерны көчле алкышларга күмүе булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев