Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алмаз Хәмитов: Грант алу өчен заявканы 15 декабрьгә чаклы тапшырырга мөмкин

Пандемия белән бәйле  чикләүләр эшмәкәрләрнең һәм социаль юнәлешле, комерциячел булмаган оешмалар эшчәнлегендә яңа киртәләр барлыкка китерде. 

Моны исәпкә алып, аларга ярдәм итүнең федераль программалары төзелде. Болар – хезмәткә түләүнең минималь күләме кадәрле грантлар бирү һәм хезмәткә түләү фонды 3.0 программасын кабаттан эшләтү. Әлеге чаралар зыян күргән тармакларда эшләүче кече һәм урта эшмәкәрләргә, социаль юнәлешле оешмаларга булышуга юнәлтелгән. 
Бу мөмкинлекләр турында без район башкарма комитеты җитәкчесенең төбәк үсеше буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Алмаз Хәмитов белән сөйләштек.
–Алмаз Идрисович, өстә аталган ярдәм чаралары эшмәкәрләргә нинди мөмкинлекләр бирә?
–Башта шуны әйтеп үтик: әлеге ярдәмнән 21 төр эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләр файдалана ала һәм аны кире кайтарырга кирәк булмаячак. Грантлар эшмәкәрләргә үзендә эшләүчеләргә хезмәт хакы түләү мөмкинлеге бирә. Грант 1 эшчегә бер минималь хезмәт хакы күләменнән чыгып исәпләнә. Сумма эшчеләр санына тапкырлана, бу исемлеккә эшмәкәр үзе дә керә. Бизнес әлеге грантларга салымнан азат ителә. Әгәр эшмәкәр грант акчасын хезмәт хакы түләргә тота икән, аңа бу суммадан физик зат кеременә салым да, иминият кертемнәре дә түләргә кирәк булмаячак. Грант алу өчен заявканы 15 декабрьгә чаклы тапшырырга мөмкин.
–Ярдәм чарасының икенчесе – хезмәт хакы фонды программасын озайту кемгә кагыла?
–Анысы хезмәт хакы фондын тулыландыру өчен 3 процент белән ташламалы кредит бирүгә кагыла. Заявкалар 30 декабрьгә чаклы кабул ителә. Бу акчаларны теләсә нинди эшмәкәрлек максатларына тотарга ярый. Кредитлау вакыты 18 ай, ул бер эшчегә 1 минималь хезмәт хакын 12 айга тапкырлап исәпләнә. Мондый кредитны элек тә шушы программадан  (ФОТ2.0 һәм ФОТ3.0) файдаланган эшмәкәрләр, социаль юнәлешле оешмалар, 2020 елның 1 июленнән соң барлыкка килгән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлар рәсмиләштерә ала. Кредитлау белән безнең республикада 15 банк шөгыльләнә.
–Мөгаен, мондый ярдәмнең шартлары да бардыр. Алмаз Идрисович, аларны да әйтеп үтсәгез иде.
–Төп шарт – кредит килешүендә әйтелгән хезмәткәрләр санының ким дигәндә 90 процентын саклап калу. Бу шарт үтәлми икән, предприятие программадан төшеп кала һәм кредитны базар ставкасы (якынча 10 %) белән түләргә тиеш була.
Тагын бер мөмкинлек – кече һәм урта эшмәкәрләр, үзмәшгульләр элек алган кредит һәм заемнарын реструктурлаштыра алалар (заявканы 31 декабрьгә чаклы бирәсе).
–Без федераль программалар хакында сүз алып бардык. Ә Татарстанда эшмәкәрләргә катлаулы пандемия чорында ничектер булышалармы?
–Әйе. Татарстан эшмәкәләренә республика  Икътисад министрлыгыннан 30 декабрьгә чаклы 1 процентлы микрозаем алу ммөкинлеге бар. Бу ярдәм бизнеслары ковидка каршы чикләүләрдән зыян күргән һәм федераль ярдәмнән файдаланмаган эшмәкәрләргә адреслана. Узган елда 1 процентлы заемнан бик күпләр файдаланды, шунлыктан программа  быел да озайтылды.
–Мондый заемга кайсы өлкәдә эшчәнлек алып баручылар исәп тота ала соң?
–Бер процентлы микрозаемны сәүдә өлкәсе эшмәкәрләре, кунакханә тоту, күңел ачу, ял, спорт чаралары оештыру белән өстәмә эшчеләр ялламый гына эшләүче үзмәшгульләр алырга мөмкин. Аның күләме 1 млн сумга чаклы, ул 2 елга бирелә.
–Алмаз Идрисович, инде килеп район эшмәкәрләре турында да әйтеп үтсәгез иде: алар федераль һәм республика ярдәм чараларыннан файдаланалармы?
–Тулысы белән! Мәсәлән, минималь хезмәт хакы грантларына  (аның күләме 1 эшчегә 12792 сум тәшкил итә) хокукы булган 88 эшмәкәрнең 70 тән артыгы заявка бирде инде. Тагын бер эшмәкәр хезмәт хакы фонды 3.0 программасыннан файдалану өчен заявка биргән иде, 50 дән артыгы ул  акчаларны алды да инде. Эшмәкәрләребезнең барысы да бу турыда белә: алар белән очрашып та сөйләштек, телефоннан да хәбәрләштек, авыл җирлекләре башлыклары аша да җиткердек мәгълүматларны. Әйтеп үтим: ярдәм алу өчен район башкарма комитетына 21-7-36 телефоны белән шылтыратырга, ТР Икътисад министрлыгының эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондына (Казан, Петербург урамы, 28) мөрәҗәгать итәргә яисә салым хезмәте сайтыннан файдаланырга була.
–Аңлатмаларыгыз өчен рәхмәт Сезгә. Катлаулы чорда дәүләт ярдәме эшмәкәрләргә файдалы һәм нәтиҗәле булсын.
Ләйлә Әхмәтшина сораштырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев