Мария Платонова жюриның югары бәясенә лаек булды
С.М.Лисенков исемендәге туган як тарихын өйрәнү музее директоры Мария Платонова быел “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесенең “Хатын-кыз – лидер” номинациясендә катнашты.
Ул бәйгенең зона турында жюриның югары бәясенә лаек булды.
Районда Мария Платонованы белмәгән, аның белән таныш булмаган кеше юктыр да. Мария Андреевна ике дистә елдан артык инде җитәкчелек эшендә. Шуның 14 елында ул халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән җитәкчелек итте, аннан соң Әлки муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфасын биләде.
Мария Платоновага берничә сорау
Сезнең тормыш кредосы? Авырлыкларга каршы тора белергә, беркайчан башны имәскә
Кешеләрдә нинди сыйфатларны бәялисез? Гаделлек, намуслылык, игелеклелек, шәфкатьлелек
Сезнең хобби? Камыр ризыклары пешерергә яратам. Алма, кәбестә белән, башка эчлекле пироглар, өчпочмак, пәрәмәч, зур бәлеш салам.
Иң бәхетле мизгелләрегез? Балаларым белән бергә үткәргән вакыт.
Сезнең кумир? Әнием
Яраткан төсегез? Сары
Яраткан фильмыгыз? “Девчата”
Соңгы вакытта укыган китабыгыз? Хемингуэйның “Карт һәм диңгез” китабы
Менә инде өч ел ул С.М.Лисенков исемендәге туган як тарихын өйрәнү музее директоры. Нинди генә вазыйфада эшләсә дә, Мария Андреевнага һәрчак таләпчәнлек һәм кеше хәленә керә белү, үз принципларына нык инанганлык һәм башкалар фикеренә колак салу, принципиальлек һәм катлаулы вәзгыятьтә компромисс таба белү кебек сыйфатлар хас. Бу аңа күп социаль мәсьәләләрне уңышлы хәл итәргә, район үсешенә лаеклы өлеш кертергә мөмкинлек бирә. Мария Платонованы хезмәттәшләре һәм, гомумән, әлкилеләр ихтирам итә. Ул күпләргә ярдәм кулы сузды, тормыштагы төрле проблемаларын хәл итәргә булышты.
Казан дәүләт университетын тәмамлагач та туган авылы Базарлы Матакка кайтып, ул киләчәк язмышын туып-үскән районы белән бәйләргә карар кылды, үзен кече Ватанының тугры кызы итеп танытты. Бүген дә ул районга һәм әлкилеләргә тугры хезмәттә – коллективы белән бергә Әлки төбәге тарихын өйрәнү белән шөгыльләнә.
Мария Платонова җитәкчелегендә музей коллективы яңача эшләп китте. Биредә хәзер инновация формалары һәм ысуллары уңышлы кулланыла. Музейда сәхнәләштерелгән күренешләр һәм экскурсияләр, квестлар, брейн-ринглар һәм викториналар үткәрелә, күргәзмәләр, район авылларына чыгып лекцияләр уку оештырыла. Шулай ук туган як тарихын өйрәнү буенча фәнни эш алып бару, фәнни конференцияләр үткәрү тәҗрибәсе дә дәвам иттерелә. Музей директоры инициативалы лидер буларак коллективны әйдәп бара, җаваплы карарлар кабул итә.
Туган як тарихын өйрәнү музеенда районның торак пунктлары, төрле елларда эшләгән оешмалар һәм учреждениеләр, якташлар турында бай материал тупланган. Район тарихы сәхифәләре – “Әлки районы: кешеләр, вакыйгалар һәм фактлар. Тарих һәм бүген” дигән 600 битле китап язылган.
...Без Мария Андреевнаны кечкенәдән беләбез. Аны редакциядә үсте дисәң дә була. Әниләре Маргарита Тимофеевна бит гомере буе газетада эшләде. Мария энесе Юра белән әнисенә булышырга килеп йөриләр иде. Гаҗәеп сөйкемле, бик тыйнак һәм әдәпле бу балаларны барыбыз да яраттык. Зиһенле, тырыш булдылар, мәктәптә бик яхшы укыдылар алар. Мария ике югары белем алды, ул журналист һәм юрист белгечлекләренә ия. Университетны тәмамлагач берничә ел редакциядә хәбәрче булып та эшләде әле.
Мария Андреевна – мөлаем ханым һәм бик көчле кеше. Язмыш аңа сынауларны күп бирде, бер-бер артлы иң якын кешеләрен югалтты ул. Әмма сыгылып төшмәде, кайгысын кешегә күрсәтмәде. Хәзер әнә иң зур шатлыгы һәм горурлыгы булып ике кызы үсеп килә. Катя 7 сыйныфта, Настя бишенчедә укый. Алар бәләкәйдән мөстәкыйльлеккә, эшкә өйрәнеп үстеләр, әниләренең булышчылары булдылар. Бию түгәрәгендә, ансамбльдә шөгыльләнәләр, яхшы укулары белән дә әниләрен сөендереп торалар.
–Кызларымны намуслы, эш сөючән итеп тәрбияләргә тырышам. Бары тик хезмәт белән генә уңышка ирешеп булуын төшендерергә омтылам,–ди Мария ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев