Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезнең әниләре, хатыннары, якыннары хөрмәтләнде

Бүген, 7 мартта, якынлашучы бәйрәм – 8 Март уңаеннан, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезнең әниләре, хатыннары, якыннары хөрмәтләнде. Алар “Актай” кафесына сый-нигъмәтләр әзерләнгән табынга чакырылды.


Ханымнарга олуг рәхмәт һәм  хатын-кызлар бәйрәме белән котлау сүзләрен район башлыгы Александр Никошин җиткерде. 
Шулай ук ана-апаларга матур теләкләрен район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Вәлиев та әйтте. 
Улларын, ирләрен Ватаныбызны сакларга озаткан әлеге хатын-кызларга чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Районыбыз мәдәният йорты хезмәткәрләре моңлы, эчтәлекле җырларын башкарды. Бирегә шулай Болгар шәһәре артистлары да килгән иде. Алар Спас раойны халкыннан сәламнәрен җиткереп, үз җырларын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев