Махсус хәрби операциягә киткән сугышчыбыз Рәфис Сафиуллинны соңгы юлга озаттык
Илгә килгән кайгы-хәсрәт янә районыбызга кагылды. 25 октябрьдә килешү нигезендә махсус хәрби операциягә киткән сугышчыбызны – Югары Әлморзада туып-үскән Рәфис Сафиуллинны соңгы юлга озаттык.
Матәм митингы мәчет каршында узды. Солдат табуты янында җыелган халык алдында район башлыгы Александр Никошин, ТРның авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе урынбарасы Айрат Таҗетдинов чыгыш ясап, мәрхүм ир-егетнең якыннары, туганнары, авылдашларының авыр кайгысын уртаклашты. Әлеге кыю сугышчының дошманны юк итү буенча бурычны үтәгәндә һәлак булуын ассызыклады алар.
Каһарман булып, йөрәкләрдә, ил тарихында сакланачагына басым ясадылар.
Рәфис Зөфәр улы 1988 елгы. Үз ихтыяры белән илне дошманнан якларга теләк белдереп, агымдагы елның февраль аенда хәрби комиссариат белән килешү төзи ул. Сугышчы мотоукчылар батальонының һөҗүм итүчеләр ротасына билгеләнә. Анда ул утаткыч коралы белән эш итүчеләр бүлегендә була. Кызганыч, әмма 16 апрельдә ир-егетнең гомере өзелә. Дошманга каршы оештырылган һөҗүмдә артеллерия уты астында кала ул.
Кайгы уңаеннан җыелган халык алдында сугышчы ир-егетнең туганы Вәгыйзь Саттаров та сөйләде.
– Рәфис – абыемның улы. Ул миңа бик якын. Авылдашлары да яхшы белә: карусыз иде. Үтенеч белән киләләр икән, каршы килә белмәде, һәрвакыт ярдәм итте. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашырга үзе теләк белдерүе белән дә каһарманлык адымы ясады ул. Махсус хәрби операция алып барылган урында да үзен батырларча тоткан. Шуңа да ул, герой булып, хәтердә калачак. Туганымның өч яшьлек кызы калды. Без аны аякка бастырырга ярдәм итәргә тиеш, – диде ул.
Һәркемгә солдат белән хушлашу өчен тагын бер мөмкинлек биреп, бер минутлык тынлык игълан ителде. Әйләнә-тирәдә, нигездә, хатын-кызлар иде. Ир-атлар исә зиратта, батыр солдатны җиргә иңдерергә әзерләнә. Авылга кергәндә, ерактан без дә күрдек аларны. Бик күп иде үзләре.
– Безнең авыл шулай, бик бердәм ул. Берәү дә калмый, һәр ир-ат кабер казышырга китә. Кайгы кичерүчеләрнең кулына көрәк эләкми, – диде мәрхүмнең бер авылдашы да, халык күплегенә гаҗәпләнүемне аңлагандай.
Аннары хәрбиләр, табутны күтәреп, зиратка юнәлде. Ә биредә һәлак булган хәрбинең якыннары янына эскәмиядә утырган бер апаның, бик тә матур итеп көйләп, Коръән сүрәсе укуы ишетелде... Ул дога сүзләре исә, “ничек тә түзик, сабыр булыйк”, дип яңгырагандай тоелды...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев