Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Медицина хезмәткәрләре район оешма-предприятиеләрендә сәламәтлек акцияләре үткәрәләр

Мәгълүм булганча, быел йөрәк-кан тамырлары чирләренә каршы көрәш елы дип игълан ителде. Район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре үткәрә торган акцияләр дә әнә шуңа юнәлтелгән. Медиклар хезмәт коллективларында булып, анда эшләүчеләрнең артериаль кан басымын үлчиләр. Шулай ук сәламәт яшәү рәвеше, йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмау турында әңгәмәләр үткәрәләр, буклетлар, памяткалар тараталар. Инде шундый...

Мәгълүм булганча, быел йөрәк-кан тамырлары чирләренә каршы көрәш елы дип игълан ителде. Район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре үткәрә торган акцияләр дә әнә шуңа юнәлтелгән. Медиклар хезмәт коллективларында булып, анда эшләүчеләрнең артериаль кан басымын үлчиләр. Шулай ук сәламәт яшәү рәвеше, йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмау турында әңгәмәләр үткәрәләр, буклетлар, памяткалар тараталар. Инде шундый 18 акция үткәрелде, анда 632 кеше катнашты. Аларның 167 сенең кан басымы нормадан (140/90) югарырак булуы ачыкланды. Аларга участок табиб-терапевтына барырга һәм тиешле дәва алырга кушылды. Медиклар һәркемгә кан басымын контрольдә тотарга, шулай ук кандагы шикәр һәм холестерин микъдарын үлчәтеп торырга киңәш иттеләр. Сәламәтлек акцияләре ел буе дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев