Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәйруллин Шамил бөтен Әлки төбәгендә бердәнбер адвокат

Безнең районда Хәйруллин Шамил Шәрифулла улын белмәгән кеше юктыр да. Чөнки бүгенге көндә бөтен Әлки төбәгендә бердәнбер адвокат бит ул. Һәм әлеге вазыйфаны инде 17 елга якын башкарып килә. Шамил Яңа Чаллы авылында гомере буе бензовоз шоферы булып эшләгән Шәрифулла аганың алты баласының берсе ул. Кырыс холыклы әтисе һәм салмак,...

Безнең районда Хәйруллин Шамил Шәрифулла улын белмәгән кеше юктыр да. Чөнки бүгенге көндә бөтен Әлки төбәгендә бердәнбер адвокат бит ул. Һәм әлеге вазыйфаны инде 17 елга якын башкарып килә.
Шамил Яңа Чаллы авылында гомере буе бензовоз шоферы булып эшләгән Шәрифулла аганың алты баласының берсе ул. Кырыс холыклы әтисе һәм салмак, түземле, теләсә кем белән уртак тел таба белгән әнисе Хәҗәр апа ул-кызларына бик дөрес тәрбия бирә белгәннәр - кечкенәдән эшкә дә өйрәткәннәр, күңелләренә белемгә омтылыш та салганнар. Ә бабасы, беренче бөтендөнья сугышында катнашкан, соңрак шуның өчен гаепле саналып хөкем ителгән һәм Владивостокка кадәр этап белән җәяү барып җиткән Хәлиулла абзый оныкларын кешеләргә кирәкле булып яшәгез, үз урыныгызны тапсагыз, югалмассыз да, абруегыз да булыр, дип өйрәткән.
-Миңа кечкенә чагымнан ук нишләптер погонлы хәрбиләр, корал кебек нәрсәләр охшый иде. Белмим инде, фермадан кала бер предприятиесе дә булмаган авыл баласына каян килгәндер мондый уй-теләкләр?
Мәктәпне тәмамлауга ук укырга керә алмадым, берәр балл җитмәде. Армиягә кадәр эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштердем, эшләдем. Ә менә армиядә рәхәтләнеп хезмәт иттем, чөнки минем өчен кызыклы тирәлек иде бу,-дип яшь чакларын, тормыш юлында беренче адымнарын искә төшерә Шамил.
Чынлап та, егет шушы ике ел эчендә үзен күрсәтергә дә өлгерә - взводның комсомол оешмасын җитәкли, отделение командиры була. Шуңа күрә хезмәтен тутырып туган якка кайткач, комсомол юлламасы белән милициягә эшкә килә ул.
-Бик теләп хезмәт итә башладым. Безне гаделсезлек белән көрәшергә кирәк дип тәрбияләделәр, намуслы, кешеләргә булышырга өйрәттеләр. Милициягә килгәч, Эчке эшләр министрлыгы академиясенә укырга кердем. Дөрес, читтән торып укыдым, шул ук вакытта тикшерүче булып эшләдем,-дип сөйли әңгәмәдәшем.
Бу катлаулы хезмәт Шамилга күпне бирә, ул кешеләрне аңларга, аларның теге я бу гамәлләрен бәяләргә өйрәнә, тикшерүче буларак остара, тәҗрибә туплый. Унике ел эшләү дәверендә нинди генә очракларга юлыкмый ул!
-Еш кына җинаять юктан килеп чыга: гаиләдә я берәр компаниядә бәхәсләшеп китәләр, кызып алалар да төзәтеп булмаслык хата ясап ташлыйлар. Үз җүләрлеге аркасында җинаятьчегә әйләнгәнен сизми дә кала кеше. Андый очракларда мин мөмкин булганча "йомшаграк" хөкемгә китерерлек нәтиҗә чыгарырга тырыштым. Ә кайчак гаепләнүченең бер гаебе булмаганлыгы ачыклана да, аның өчен чын күңелдән сөенеп куясың. Иң яраткан статьям Җинаятьләр кодексының 64 нче маддәсе, ул гаеплегә карата иң түбән чиктән дә түбәнрәк җәза бирүне рөхсәт итә, - ди Шамил Шәрифуллович.
Ул үзе ачкан кайбер җинаятьләрне искә төшерә. Әйтик, бер заманны район колхозлары кассаларын баса башлыйлар. Җинаятьчеләр бик оятсыз кыланалар: колхозчыларга хезмәт хакы өчен акча кайтканны алдан белеп алалар да, төнлә йозакны ватып, кассаны талыйлар. Шундый җиде очрак була районда. Билгеле, караклар Әлки җирендә генә түгел, бөтен Татарстан буйлап "эз калдыралар". Әмма аларны безнең тикшерүчеләр, шул исәптән тикшерүче Хәйруллин туктата.
Милиция хезмәте аеруча катлаулы, авырлардан саналганга, биредә хезмәт итүчеләр пенсиягә бик иртә китәләр. Шамил Хәйруллин да стажы тулгач, беразга туктап ала. Ә аннары аңа адвокат вазыйфасын тәкъдим итәләр.
-Башта бераз куркыбрак калдым - булдырырмынмы, дим. Район судьясы, республиканың адвокатлар коллегиясендәгеләр белән киңәшләштем дә, тәвәккәләп тотындым. Инде менә унҗиденче ел була тиздән. Шул арада берничә судья, прокурор белән эшләдем. Элеккеге хезмәттәшләрем - эчке эшләр бүлеге коллективы белән хезмәттәшлегем дәвам итә. Җинаятьтә гаепләнүчене яклау - минем төп максатым, -ди ул.
Безнең район зур түгел, кешеләр бер-берсен әйбәт беләләр, кемнең нәрсәгә сәләтле булуын чамалыйлар. Шөкер, бездә авыр җинаятьләрне сирәк кылалар. Әмма адвокатка эш артыгы белән җитәрлек. Хәзерге вакытта Шамил Хәйруллинга килеп зарларын сөйләшергә, киңәшен тыңларга дип сиксәнләп кеше чират көтә. Шуның өстенә адвокат "Бердәм Россия" партиясе кварталга бер үткәрә торган бушлай консультацияләрдә дә катнаша, кешеләргә мирас, җирләрне, милекне рәсмиләштерү, хезмәт хакларын юллау буенча киңәшләрен бирә.
Адвокат хезмәте юридик белемнәрне даими яңартып торуны тәкъдим итә. Татарстан адвокатлар коллегиясе әгъзасы Шамил Хәйруллин квалификациясен күтәрү өстендә туктаусыз эшли: яңа законнарны өйрәнә, махсус журналлар алдыра, 4 елга бер укулар үтә. Белеме дә тирән, тәҗрибәсе дә зур, әмма хезмәтендәге принцибы һаман шул гаделлекне яклау, гаепсезне гаепле итәргә юл куймау. Шушы кыйбласына туры кала адвокат Хәйруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев