Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәгълүмә апа Югары Әлки авылында туып үсә. Ул – сугыш чоры баласы. ФОТО

Ни чәчсәң, шуны урырсың - кеше тормышы, гомере хакында сүз барганда еш кына шушы әйтемне кулланалар.

Яшьлегеңдә ничек яшәсәң, нинди орлыклар чәчсәң, картлыгыңда шуның әҗерен күрерсең дигән сүз инде бу. Гомерен намуслы хезмәттә, кешеләргә игелек кылып үткәргән кешенең тормыш көзе дә якты, җылы, бәхетле була икән. Шушы көннәрдә 85 яшен тутыручы хезмәт ветераны Мәгълүмә апа Хәмитова белән очрашкач, моңа тагын бер кат инандык.

Мәгълүмә апа Югары Әлки авылында туып үсә. Ул - сугыш чоры баласы. Бөек Ватан сугышы башлангач, Мәгълүмәнең ике өлкән абыйсын фронтка алалар. Ишле балалы тугыз җанлы гаиләгә көн итү ай-һай кыенга килә. Балалыктан да чыгып җитмәгән Мәгълүмәне дә бик иртә тормыш арбасына җигә сугыш михнәте. Олылар белән беррәттән ул да колхоз эшендә катнаша.

-Әтием Харис ат җигеп эшләде. Урак вакытында ул берьюлы ике ат олавы белән ашлык тапшырырга йөрде. Бер атка мине утыртып бара иде. Кич кире кайтканда Хурада урманы аша чыкканда атны бик каты куаларга куша иде әти. Ул чагында урманда дезертирлар качып ята икән дигән сүз йөри иде, - дип искә ала Мәгълүмә апа.

Сугыштан соң да колхоздагы иң җаваплы, катлаулы эшләргә кушалар уңган, тырыш кызны. Орлык агулау дисеңме, чөгендер эшләүме, салам җыюмы, эскерт куюмы... Чәчү вакытында көне-төне кырдан кайтмый эшлиләр, дәү-дәү капчыкларны кулларында уйнатып, чәчкечләргә орлык ташып торалар бригада кызлары. Колхоз тегермәнендә дә эшли Мәгълүмә. Кайда да хезмәтен җиренә җиткереп, менә дигән итеп башкара.

Эшсөярлеген, кешеләргә яхшы мөгамәләдә, ярдәмчел булуын күрептер, авылдашы Ләмига Мәгълүмәне бик тә энесе белән таныштырырга тели. Ә энесе Габделәхәт армиядә хезмәт итеп, аннан соң җиде ел Мәскәүдә эшләп, туган авылы Түбән Әлкигә кайтып төшкән икән.

-Габделәхәт белән берничә мәртәбә очраштык та, өйләнешеп тә куйдык,-дип сөйли Мәгълүмә апа, еракта калган яшьлек елларын искә алып. -Ирем бик әйбәт иде. Бик тату, хөрмәт итешеп яшәдек аның белән. Ул миңа гел терәк-таяныч булды, акыллы, уңган кеше иде. Үзем дә аның сүзеннән чыкмадым инде. Әтиегез ничек әйтсә, шулай булыр, дип кенә тордым.

Бердәм гаиләдә өч бала тәгәрәшеп үскән. Әтиләре Түбән Әлки РТСында слесарь, аннан соң инженер булып эшләгән. Ә Мәгълүмә апа үзе 37 ел мәктәп ашханәсендә пешекче булган.

-Мин эшли башлаган елларда Түбән Әлки мәктәбендә балалар бик күп, дүртәр параллель класс укый иде. Күрше авыллардан килеп белем алучылар да бихисап - интернатта 120 бала яшәде. Аларны көненә өч мәртәбә кайнар ризык белән тукландырдык. Иртәнге дүрттә торып эшкә китә, мичкә ягып, балалар торган төшкә иртәнге ашны өлгертә идек,-дип сөйли ул.

Ире Габделәхәтнең ялгызы калган дөм сукыр җиңгәсен үзләренә алып, 15 ел кадер-хөрмәт күрсәтеп тәрбиялиләр алар. Бу гамәле үзе генә дә Мәгълүмә апаның никадәр мәрхәмәтле, киң күңелле, олы йөрәкле булуы хакында сөйли. Гомумән, бу зирәк апа сабырлыкны, кеше хәленә кереп, игелек кылып яшәүне тормышта иң кирәкле сыйфатлар дип саный. Күршеләре белән гомергә туганнарча дус яшиләр. "Балаларымны да әрләми-орышмый, тәмле сүз белән генә тәрбияләп үстердем. Егерме алты ел бергә торып, киленем Нурия белән дә ялгыш кына да сүзгә килгәнебез юк",-ди Мәгълүмә апа. Иренең туганнары белән дә бик якын күрешеп, татулыкта гомер итәләр.

Габделәхәте белән 27 ел гына бергә торып калалар шул. Әмма Мәгълүмә апа ялгызлыкның ни икәнен белми. Бик бәхетле ана ул. Ике кызы, улы, кияүләре-килене, оныклары аның өчен аһ итеп торалар. Төп нигездә калган улы Фәнис - "Яшь көч" җәмгыятенең абруйлы җитәкчесе. Газиз әнисен кадерләп, хөрмәтләп яшәгәнгә дә аның эшләре шулай уң барадыр, мөгаен.

Яше олы булса да, Мәгълүмә апа тик торырга яратмый. Балалары кайткан төшкә аш-суын әзерли, камырын да пешерә, бакчага чыгып чүп тә утый. Хәрәкәттә бәрәкәт дип, язмышына шөкер итеп, тормышка шатланып яши ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев