Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

МӨҺИМ! ҺАВА ТОРЫШЫ БОЗЫЛА!

Синоптиклар һава торышы үзгәрү хакында хәбәр итә һәм юлларда сак һәм игътибарлы булуыбызны сорый.

Бүген республика территориясендә циклонлы һава торышы хөкем сөрә. Көн дәвамында анда-монда яуган кар - шуңа бер дәлил. Төнгә температура -6 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Иртәгә, 31 нче октябрьдән 1 нче ноябрьгә каршы төндә, һава торышының кискен үзгәрүе көтелә. Кар иясә карлы яңгыр яварга мөмкин, моңа өстәп күрү мөмкинлеген 1 000 метрга кадәр чикләүче буран булырга мөмкин диелә. Көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитүе бар. Юлларда бозлавык булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы +1 градустан алып, -6 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Тәгәрмәчләрегезне кышкыга алыштырмаган булсагыз, аеруча сак булыгыз! Әгәр ерак юлга чыгуны кичектереп тору мөмкинлегегез булса, аннан файдаланыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев