Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Мин бәхетле кеше”, ди Әлки районының күренекле шәхесе, иң өлкән яшьтәгеләрнең берсе Мария Скворцова

Гомерне еллар билгеләми, диләр. Дөрестән дә, тумас борын картайган кешеләр була. Шул ук вакытта катлаулы һәм сикәлтәле гомер юлы үтеп тә, күңеле яшь, хисләре саф калган, яшәүдән, тормышны яратудан туймаган, принципларына тугрылык саклап, үз-үзенә ышаныч белән, заман белән бер рухта атлап яшәүчеләр бар. Хезмәт һәм тыл ветераны, педагог Мария Скворцова...

Гомерне еллар билгеләми, диләр. Дөрестән дә, тумас борын картайган кешеләр була. Шул ук вакытта катлаулы һәм сикәлтәле гомер юлы үтеп тә, күңеле яшь, хисләре саф калган, яшәүдән, тормышны яратудан туймаган, принципларына тугрылык саклап, үз-үзенә ышаныч белән, заман белән бер рухта атлап яшәүчеләр бар. Хезмәт һәм тыл ветераны, педагог Мария Скворцова әнә шундыйлардан. Мария Ивановна - районыбызның уникаль шәхесе. Аны районның аяклы энциклопедиясе дисәң дә ялгыш булмас. Әлки төбәге тарихын аның кебек әйбәт белүче тагын бармы икән? Шушы көннәрдә 94 яшен тутырган Мария Ивановнаның зиһене ачык, хәтере бик әйбәт. Ул әле дә заман сулышын тоеп, район, республика, дөнья хәлләре белән кызыксынып, кешеләр белән тыгыз аралашып яши. Тирән белемле, киң карашлы, туры сүзле Мария Ивановнаның тормыштагы һәр мәсьәләгә карата үз фикере бар. Туган көнен билгеләп үткән көннәрдә без аның белән гомер сәхифәләре хакында гәпләшеп утырдык.

-Мария Ивановна, районыбыз тарихы, шәхесләре хакындагы сораулар белән без бик еш Сезгә мөрәҗәгать итәбез һәм һәрчак кызыклы, тулы җаваплар алабыз. Ә бу юлы үз тормышыгыз турында сөйләгез әле.

-Минем нәсел тамырларым Базарлы Матак белән бәйле. Биредә тудым, бөтен тормышым, хезмәт эшчәнлегем монда, авылдашларым, якташларым күз алдында узды. Әтием Иван Михайлович урта хәлле крестьян, бик тырыш, эчми-тартмый торган кеше иде. Әти-әнием бик уңганнар, терлек-туар асрыйлар, яшелчә, бигрәк тә кәбестәне күп үстерәләр иде. Әти караңгыдан караңгыга басуда эшләде. Әнә шулай алны-ялны белми хезмәт итү аркасында гаиләбез нык, таза тормышлы булды.

Әти беренче Бөтендөнья сугышын башыннан ахырынача узган, эскадрон командиры булган, ике Георгий кресты белән бүләкләнгән. Гражданнар сугышында, Октябрь революциясендә катнашкан, Колчак армиясенә каршы сугышуларын сөйли иде. Әтием Базарлы Матак авыл советының беренче рәисе булган кеше. Ә аннан соң ул районның юл төзү бүлегендә мастер булып эшләде, 70 яшенә кадәр шунда хезмәт куйды. Әти Базарлы Матакның чиркәү тормышында бик актив катнаша, анда җырлый, дьякон вазыйфаларын башкара иде. 1931 елда дингә каршы эзәрлекләүләр башланды. Көннәрдән бер көнне авыл чиркәвенең калакулын төшерделәр. Халык өчен бу чын фаҗига булды, бөтен кеше чиркәү тирәсенә җыелды. Атлы милиционерларның кешеләрне кууы әле дә хәтеремдә. Священникны кулга алдылар.Әтине һәм чиркәү старостасы Гаврила Дормидонтовны да алып китеп төрмәгә яптылар. Төрмә хәзерге редакция урынында иде. Алардан свещенникка каршы мәгълүматлар бирүләрен таләп иткәннәр. Әмма әти бер сүз дә әйтмәгән. Аннан аларны Спас төрмәсенә күчерделәр, ярты елдан гына азат иттеләр.

-Сез әниегезнең яшьли үлүе хакында әйткән идегез…

-Әнием Антонина Владимировна 45 яшендә вафат булды. Ул авылның беренче чибәре, булдыклы, көчле, бик акыллы хатын иде. Алар әти белән бик яратышып яшәделәр, беркайчан сүзгә килмәделәр. Чыра телгәндә шырпы кереп, бармагы шешеп китте, шуннан каны агуланып, ике атна дигәндә әниемнең гомере өзелде. 1939 елның язы иде ул. Салман хастаханәсеннән әнине килеп алырга дип телеграмма килде. Ул терелгәндер дип уйладык…Әти эштә иде, мин, 9 сыйныфта укучы кыз, җигүле ат белән Салманга киттем. Язгы ташу вакыты иде, Нохрат елгасының суы күтәрелеп, күпер өстеннән ага. Ташкын күпернең култыксаларын да алып киткән. Ат күпергә керергә курка. Әйдәкли торгач, тәвәккәлләп кереп китте малкай. Соңрак бу хакта белгәч, күрәләтә үлемгә баргансың бит, дип, олылар и орыштылар үземне. Мин хастаханәгә барып җиткәндә әни бик авыр хәлдә, инде сөйләшә алмый иде. Миңа карап, күзләреннән яшьләр генә акты. Шул төнне ул вафат булды. Бу хәсрәттән әти бөтенләй югалып калды, төшенкелеккә бирелде. Йортны алып барырга, балаларны үстерергә кирәк бит, берникадәр вакыттан соң ул өйләнде. Үги әнием Марина Арсентьевна бик әйбәт кеше иде. Ул миңа гомер буе ярдәм итте, балаларымны үстереште. Мин аңа бик рәхмәтле. Бу әнием 94 яшендә үлде.

-Мария Ивановна, Сез бала вакытта Базарлы Матак ниндирәк авыл иде?

-500 йортлы бик зур авыл иде. Анда нигездә руслар яшәде, татар гаиләләре өч кенә иде. Хәзерге үзәк парк урынында атна саен бик зур базар була торган иде. Ул җомга кичендә үк башлана, Спасстан, Димитровградтан, бөтен тирә-юньнән халык җыела. Ә шимбәдә инде зур базар гөрли. Анда ат, сарык ише мал-туар, печән, солы, ит, май, бал, алма, мануфактура белән сату итәләр. Минем әни кәбестә, суган сата, шуның акчасына безгә киемнәр ала иде. Ә октябрь аенда авылда ярминкә башлана, ул атна буе сузыла. Без, бала-чага, ярминкәдә туйганчы таганда атына идек. Түләү бәясе өч тиен булган бу таганны уртадагы кабинада бер кеше әйләндереп тора иде.

-Колхозлашу Сезнең гаиләгә ничек кагылды?

-1931-32 елларда халыкны көчләп диярлек колхозга кертә башладылар. Бу эшне үзенең мал-туары, рәтле йорт-җире булмаган ярлы-ябагай, хәерчеләр башлап йөрде. Билгеле, көч, хезмәт куеп тапкан терлеген, мөлкәтен беркемнең дә колхозга илтеп бирәсе килмәде. Мәҗбүр итүләрдән качып, әти урман хәзерләү эшенә китеп барды. Әмма безне тынычлыкта калдырмадылар. Колхоз "активы" килеп, атыбызны, сыерыбызны алып чыгып киттеләр. Инде такта белән япкан өй түбәсен дә сүтә башлаганнар иде, әмма әни ничектер түбәне һәм соңгы капчык оныбызны саклап кала алды. Әтинең әтиләре таза тормыш белән яшиләр иде. Алар да колхозга керүдән баш тартты. Мондый хуҗалыкларга, шул исәптән бабайларга "бойкот" игълан иттеләр. Аларның өйләренә "бойкот" дигән такта беркетәләр, боларга беркемгә керергә, кеше белән аралашырга рөхсәт ителми, шулай ук мичкә ягарга ярамый иде. Дөрес, моның белән генә калдырмадылар, соңрак бабайларның бөтен терлекләрен һәм өйләрен дә тартып алдылар.

Колхозлар бернинди әзерлексез төзелә башлады бит. Терлекләр өчен биналар да, эшләргә белгечләр дә юк иде. Сыерларны авыл читендәге ниндидер бер урынга ябып тоттылар. Без сеңелем белән үзебезнең Красуляны күрергә бара, үләннәр җыеп ашата идек. Күпмедер вакыттан соң, рәтле тәрбия булмаганга, ул сыерлар үлеп бетте. 1933 елда Сталинның "Уңышлардан баш әйләнү" дигән мәкаләсе басылып чыккач, көчләп колхозга кертүләр тукталды, халык иркен сулыш алды. Ә тора-бара колхозлар ныгыды. Хәтерлим әле, 1937 елда иген уңышы бик яхшы булды. Арбаларга кызыл флаг кадап, колхозчыларга икмәк таратып йөрделәр.

-Мария Ивановна, Сез бит Бөек Ватан сугышы михнәтләрен кичергән, тылда хезмәт итеп, җиңүгә үз өлешегезне керткән кеше.

-1941 елның җәендә мин урта мәктәпне тәмамладым һәм Казан химия-технология институтына керергә җыендым. Әмма шул елны техникум-вузларда һәм мәктәпләрнең югары сыйныфларында укуга түләү керттеләр. Шунлыктан институт турында онытып торырга туры килде. Хәер, бу җәйдә бөтен планнарның асты-өскә килде - сугыш башланды. Ун сыйныфташ егетебезнең һәммәсе диярлек фронтка китте. Аларның бишесе - Саша Кузмичев, Павел Чукляев, Сергей Цветков, Степан Мынов, Саша Каштанов - ил өчен башларын салдылар. Авылыбызга бер-бер артлы кайгылы хәбәрләр килә торды. Тылдагыларга да җиңел булмады. Нинди генә хезмәт башкарырга туры килмәде. Мине дәүләт тәэминаты бүлеге инспектор-бухгалтеры итеп билгеләделәр. Хәрби хезмәткәрләр гаиләләренә ярдәм күрсәтү эшен алып бардым. Аннан пионервожатый, укытучы булдым. Төп хезмәтебездән соң колхоз эшенә китә, җәмәгать эшләре башкара идек. Сугыш вакытында халыкның нинди газаплар күрүен сөйләп бетерерлек түгел. Коточкыч ачлык, авыр хезмәт… Әмма кешеләрнең җиңүгә омтылышы һәм ышанычы шулкадәр көчле иде. Халык бердәм булды, никадәр авыр булса да, күңелен төшермәде. Кичләрен клубка да йөрдек, концертлар куя, бию кичәләре оештыра идек.

Әтине дә фронтка алдылар. Ул елга якын хезмәт армиясендә булды. Мәскәүне саклаучы гаскәрләргә ат белән азык-төлек ташыганын сөйли иде. Ә әни ике ай буе Сталинград юнәлешендә траншеялар казыды.

-Сезнең ирегез дә фронтовик булган булган бит? Шәхси тормышыгыз турында да сөйләп үтегез әле.

-Сугыш башланасы җәйне без авылдашым Руф Мухин белән никахлаштык. Ул 1915 елгы, озын буйлы, бик чибәр, зыялы егет иде. Саклык кассасы мөдире булып эшләде. Әмма сугыш… Ирем коммунист иде, броне булса да, 1941 елның сентябрендә ул үзе теләп фронтка китте. Мин авырлы калдым, 1942 елда кызыбыз Ида туды (ул хәзер Казанда яши). Руф сугышта политрук, артиллериядә батарея командиры була. 1946 елда ул сугыштан өлкән лейтенант званиесендә кайтты. Контузия алган, исәнлеге бик нык какшаган иде. Каты сугышлар барганда алар төнлә бер елга буена килеп чыгалар. Җәйге кызу, бик нык сусаган булалар. Туйганчы елгадан су эчәләр. Ә яктыргач карасалар - елга тулы мәет… Һәммәсе дә диярлек мәет агуыннан зарарланалар, үлүчеләр дә була. Ирем дә шуннан нык чирләп калды. Лаеклы ялга чыккач озак яши алмады…Мин бүген улыбыз Евгений гаиләсе белән яшим.

-Мария Ивановна, Сез 40 ел хезмәт эшчәнлегегезне балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышладыгыз. Белүемчә, гомер буе җәмәгать эшләре башкаргансыз. Сез - районның абруйлы, хөрмәтле кешесе. Укучыларыгыз әле дә Сезне олы ихтирам белән искә ала, "укытучы сәләте Ходайдан бирелгән педагог иде" диләр. Әйтегез әле, Сез моңа ничек ирештегез?

-Мин Базарлы Матак урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укыттым. Читтән торып институт тәмамладым. Һич онытмыйм, укытучы хезмәтен башлап җибәргәндә бер дә җиңел булмады, балаларны тыңлатуы да авыр иде. Әмма мин үз өстемдә бик нык эшләдем. Гомер буе укыдым, белем эстәүдән туктамадым. Иманым камил: укытучы үз фәнен бик әйбәт белергә тиеш. Шул чагында гына ул балаларга тиешле белем бирә, хөрмәт казана ала. Һәр дәресемә җентекләп әзерләнә, дөнья хәлләреннән, сәясәттән гел хәбәрдар булырга тырыша идем. Туган якны өйрәнү түгәрәге алып бардым, укучыларым белән бергә Базарлы Матак тарихын яздык. Мин бик яратып эшләдем. Беркайчан эшемнән күңелем кайтмады. Ялгыш кына да мәктәптән китү теләге булмады. Район башкарма комитеты секретаре вазыйфасына чакырганнар иде, берсүзсез баш тарттым. Чөнки мәктәптән, укучыларымнан башка яшәүне күз алдына да китерми идем.

Мин җәмәгать эшләрен дә һич авырсынмыйча, бик теләп, яратып башкардым. Лектор идем, лекторлар төркеме белән җитәкчелек иттем. Семинарларга йөрдем, халык арасында чыгышлар ясадым. Ун ел Базарлы Матак урта мәктәбенең башлангыч партия оешмасы җитәкчесе булдым. Икейөзләнә белмәдем, куркусыз, туры сүзле идем. Мәктәп, укучылар мәнфәгатьләрен һәрчак өстен куйдым. Мәктәпнең ике директорын эштән алуда мин "сәбәпче" булдым. Эшне оештыруга салкын караган, тәртипләре белән педагог, коммунист исеменә тап төшергән әлеге җитәкчеләрнең гамәлләренә түзеп тора алмадым. Партия җыелышында әлеге мәсьәләне күтәрдем. Ул директорларның берсе миңа янап та китте әле.

-Мария Ивановна, сөбханалла, Сезгә әле үз яшегезне биреп тә булмый. Әйтегез әле, озын гомерлелекнең сере нидә дип уйлыйсыз?

-Үз зиһенемдә, көч-мидәтемдә шушы яшемә җитә алуыма Ходайга рәхмәтлемен. Сере дигәннән, бердән, бу нәселдәнлек белән бәйледер. Минем ике дәү әнием дә 90 нан узып бакыйлыкка күчтеләр. Әти 92 дә вафат булды. Украинада яшәүче энем Василий быел 87 яшендә үлде. Сеңелем Аннага 91 яшь. Ул да Украинада яши. Аның өчен йөрәгем бик әрни, анда тормыш бик авыр бүген.

Гомер озынлыгы яшәү рәвешенә дә бәйле, диләр бит. Мин беркайчан майлы ризык ашамадым. Сөт ризыкларына, яшелчәләргә, яшел тәмләткечләргә өстенлек бирәм. Әйткәнемчә, хезмәтемне яратып, аннан канәгатьлек алып эшләдем. Мин беркайчан тик утырмадым. Тегәргә, бәйләргә яраттым. Үземә, балаларыма кофталар, эскәтерләр, челтәрләр бәйләдем. Хәзер дә тегү машинасында эшләп алам. Бакчада эшләргә дә яратам. Әле быел да кишер, суган, кыяр, помидор, петрушка, салат үстердем, берникадәр тозлап та куйдым. Гел хәрәкәттә булырга тырыштым, гимнастика белән шөгыльләндем. 60 яшемә кадәр чаңгы шудым.

Чиркәүгә йөрим, анда җан тынычлыгы, күңелемә рәхәтлек алам. Кешеләр белән уртак тел табып, яхшы мөгамәләдә яшәдем. Хәзер дә дусларым, укучыларым белән аралашып торам. Гомумән, тормышымда миңа гел яхшы кешеләр очрады. Гомер юлым матур, мәгънәле булды. Мин - бәхетле кеше.

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Мария Ивановна. Без Сезне бик яратабыз. Сәламәтлек, җан тынычлыгы белән озак яшәгез әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев