Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мин хәзер генә еш елмаям, - ди Базарлы Матакта яшәүче Елена Челнокова

​​​​​​​Елена Григорьевна белән без йөгерү ярышларында танышкан идек.

 Ул 45 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чыгыш ясады. Аңа игътибар итмичә һич мөмкин түгел иде! Бердән, гел елмаеп кына тора, икенчедән, хикәям героеның буе нибары 140 сантиметр. Эчкерсез әңгәмәбез барышында Елена үзенең балачактан инвалид булуын әйтте. 
–Мин хәзер генә еш елмаям, элегрәк тормышымның төрле чаклары булды,–дип башлады ул үзе турындагы хикәясен.
Лена Ферапонтова Иске Матак авылында әти-әнисенең тугызынчы баласы булып дөньяга килә. Аңа 10 яшь чакта йөрәк өянәгеннән әнисе үлеп китә. 
–Әнкәем Клавдия Константиновна мәктәптә җыештыручы булып эшләде. Кызганычка каршы, аны начар хәтерлим. Гел эштә иде ул, мөгаен, безне иркәләп торырга вакыты да җитмәгәндер. Әниебез үлгәч, әтиебез Григорий Иванович җиде баласын үзе генә карап үстергән. Ике апабыз бу вакытка кияүгә чыгып читкә киткән иделәр инде. Әти “Әлки” терлек симертү совхозында ат караучы булып эшләде. Безне аякка бастырыр өчен бик тырышты – теләсә нинди эшкә алына, тәмәке дә тартмый, аракы да эчми иде,–дип үзе өчен бик тә мөһим булган нәрсәләргә басым ясап сүзен дәвам итте Елена. Ачык кеше булып чыкты ул, сораулар бирергә дә туры килмәде. 
–Без ятим булып калгач, мин авырый башладым. Дөресрәге, хушымны югалтып егыла идем. Табиблар эпилепсия дигән диагноз куйдылар, вакытында хастаханәгә килергә иде, хәзер инде авыру азган, дип әйттеләр,–ди моңсуланып Елена. 
Гаиләләрендә әнисе ягыннан әбиләре шуның белән авырган икән, башкалар эпилепсиядән ерак торганнар. 
–Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач үзебездәге һөнәр училищесына укырга кердем, пешекче-кондитер булырга уйладым. Укырга җәяү йөри идек. Үзем генә юлга чыкмаска тырыштым, кем белә, кинәт өянәгем кузгалса, нишләрмен,–дип уку елларын исенә төшерә әңгәмәдәшем. Күңелле заманнар булгандыр, чөнки Еленаның йөзе алсуланып китә.
Һөнәре буенча бер ел гына эшләп, ул туган авылына әйләнеп кайта. Әтисенә йорт эшләрендә булышырга кирәк бит. Чиста-пөхтә кызны совхозга техничка итеп эшкә чакыралар. Авыруына карамастан, Елена тулы канлы тормыш белән яшәргә тырыша, клубта була торган концертларны, бию кичәләрен калдырмый.
Ә 2000 елда Түбән Әлморзадан Андрей Челноковка кияүгә чыга. 
–Мин аңа диагнозым турында баштан ук әйттем. Ул моны тыныч кабул итте, аңлады бугай, ә, бәлки, кызгангандыр. Бер елдан минем сөекле кызым Диана дөньяга килде,–дип сөйли Елена. 
Тормышта шатлыклы вакыйгалар күп була. Тик менә авыру гына аңа тынгылык бирми, янәшәдән атлый, әйтерсең ул шушы матур, йомшак күңелле, мәрхәмәтле хатынны эзәрлекләп бара. 
–Мин Юхмачы авылындагы кафеда эшләдем. Хәлем начар вакытларда каенанам Наталья Ивановна беренче ярдәмне күрсәтә иде: кул-аякларымны уа, уколлар ясый... Моның өчен аңа гомеремнең соңгы көненә чаклы рәхмәтле булачакмын,–дип үзенең катлаулы язмышы турында сөйләвен дәвам итә кечкенә, әмма рухы белән гаять көчле Елена.
–Табиблар үземне карарга, борчылмаска, физик күнегүләр белән шөгыльләнергә куштылар. Ничек дулкынланмыйсың инде, Андрюшам аракы белән дуслашып китте бит. Еш кына кызым Диананы алып күршеләргә керергә туры килә иде. Эчкән кеше белән яшәмәгәннәргә моның ни икәнен аңлатып та булмый,–ди әңгәмәдәшем, үзе элеккеге ирен кызганып та куя. 
Элеккеге, чөнки, 13 ел никахлашып яшәгәннән соң Челноковлар аерылышалар. Алга китеп шуны әйтим: бүген Андрей үзе дә, аның әнисе дә инде мәрхүмнәр. 
Лена кызын алып туган йортына кайтырга мәҗбүр була. Әтисе дә авырып тора, пенсиядә инде, булышырга да кирәк. 
Хикәябез герое инвалидлык буенча пенсия алып торса да, беркайчан кул кушырып утырмаган. Район үзәгендәге кибетләрнең берсенә җыештыручы булып урнашкан, һәр көнне кайчан җәяү, кайчак очраган машинага утырып эшенә йөргән ул. 
Ике ел элек кызы, кондитер һөнәре алгач, Санкт-Петербургта яшәп кала, шунда кияүгә чыга. Ире белән еш кына әнисе янына кайтып йөриләр. Газизләре алар кайткан җиргә чуаш ризыклары чигит, хуплу, кәҗә сөтеннән ясалган эремчек белән сумсалар пешереп куя. Кияве Максим бигрәк тә әбисе пешергән балык ашын – пула-щурпины ярата. 
Шулай бер кайтуларында Елена кызын Вова дәдәй, дөресрәге, Владимир Рыжков белән таныштыра. 
–Ул Иске Тахталыдан, элеваторда эшли, эчми, тартмый, басынкы холыклы, бик эшчән. Болар барысы да мөһим минем өчен,–ди әңгәмәдәшем.
Владимир Геннадьевич Чечен Республикасында хезмәт иткән, моңарчы өйләнгәне булмаган. Алар интернет аша танышканнар, Базарлы Матакта зур яшелчә бакчасы булган өйдә яшәп яталар. 
–Беренче көннән үк Диана Владимирга әти дип дәште. Мөгаен, бу турыда хыяллангандыр, юкса, моны ничек аңлатасың? Балаларга әтиләр кирәклеге бәхәссез. Үз әтием үлгәнгә җиде ел булды инде, әмма аны сагынмаган, искә алмаган көнем юк. Һәр гаиләдә дә ата-ананың икесе дә булсын иде. Начар гадәтләр балаларны бәхетсез итмәсен,–дип нәтиҗә ясап куя Елена.
Туганнары Елена сайлаган ир-атны яхшы кабул итәләр, рәсми төстә язылышырга кушалар...
Иң мөһимен оныта язганмын икән – Елена Челнокова авыруын җиңгән бит! Әйе-әйе, гаҗәпләнмәгез! Яшәү көчен җигеп, спорт белән шөгыльләнеп, актив тормыш алып барып, гомерне яратып, киләчәккә ышанып җиңгән ул аны. 
–Кызым кечкенә иде әле, мин йөгерү белән шөгыльләнә башладым. Һәр иртәдә берничә километр чаба идем. Үземне начар хис итсәм, берничә көн туктап торам, аннары дәвам итәм. Хәзер дә һәр иртәдә йөгерәм. Барлык ярышларда да катнашам. Соңгы тапкыр районның Пенсия фонды өчен чыгыш ясадым. Мин анда техник хезмәткәр. Тормышым девизы – бирешмәскә, алга барырга,–ди Елена үз-үзенә ышаныч белән.
Боларга нәрсә өстисең? “Афәрин!” – дисәң генә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев