Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңсылу апа китапка кергән

Татарстан Мәдәният министрлыгы мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты белән берлектә «Мәдәният, сәнгать һәм киноматография хезмәткәрләре фронта һәм тылда» дип аталган рус һәм татар телләрендә китап бастырып чыгарган. Әлеге китапта 10 яшеннән сәхнәдә чыгыш ясый башлап, гомер буе үзешчән сәнгатьтә катнашып килгән, Чуаш Кичүе авыл клубы директоры булып бик озак эшләгән...

Татарстан Мәдәният министрлыгы мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты белән берлектә «Мәдәният, сәнгать һәм киноматография хезмәткәрләре фронта һәм тылда» дип аталган рус һәм татар телләрендә китап бастырып чыгарган.

Әлеге китапта 10 яшеннән сәхнәдә чыгыш ясый башлап, гомер буе үзешчән сәнгатьтә катнашып килгән, Чуаш Кичүе авыл клубы директоры булып бик озак эшләгән якташыбыз, җыр-бию остасы Миңсылу Мисал кызы Шәйдуллина турында да хикәя һәм аның фоторәсеме басылган.

Китапның тиражы 200 данә генә, әмма безнең районга ике китап җибәргәннәр. Аның берсе район мәдәният бүлегендә кала, ә икенчесе Миңсылу апага тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев