Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшыру тантанасы моңсу шартларда узды. ФОТО

​​​​​​​Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә, Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта..

 

 

Җәйнең иң матур вакытына туры килүче Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен паркларда үткәрү гадәткә керде. 7 июльдә, тымызык, җылы шимбә кичендә район үзәгенең Ана даны паркында билгеләп үтелгән бәйрәм дә күңелләрдә җылы тойгылар калдырды.

 

 

 

Һәр елны шушы бәйрәм тантанасында озак еллар бергә яшәгән, гомер юлын мәхәббәт һәм үзара хөрмәт белән үткән, ил-көнгә файдалы, игелекле балалар тәрбияләп үстергән үрнәк гаиләгә Россия Федерациясенең “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырыла. Быел әлеге дәрәҗәле бүләккә кемнәр ия булыр? Моны күпләр кызыксынып һәм дулкынланып көтте.

 

Тик бу юлы медаль тапшыру моңсу шартларда узды. “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә Базарлы Матакта яшәүче Әхәт һәм Илә   Әсәдуллиннар ия булды. Бу парны районда белмәгән кеше юктыр. Алар бөтен гомерләрен районыбызга намуслы хезмәт итеп үткәргән фидакарь җаннар. Әхәт Габделхак улы озак еллар районда җитәкче вазыйфаларда, партия һәм совет органнарында хезмәт куйды. Ул егерме ел буе халык контроленең район комитетын җитәкләп, халык хуҗалыгының төрле тармакларындагы кимчелекләрне ачу, җитешсезлекләрне төзәтү юнәлешендә бөтен көчен куеп эшләде. Илә  Заяфетдин кызы хезмәт юлын район газетасында тәрҗемәче булып башлап, район мәгариф системасында озак еллар эшләгән, мәктәпләрдә белем бирүне замана таләпләре югарылыгына күтәрү өчен зур хезмәт куйган кеше. Алар ике бала тәрбияләп үстерделәр, оныклар сөю бәхетен татыдылар.  

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Быел февральдә Әсәдуллиннарның тормыш юлыннан бергә атлап китүләренә 58 ел булды. Әмма Гаилә бәйрәменә парлап килеп, үзләренә аталган зур бүләкне шатланып кабул итәргә насыйп булмады. Ике атна чамасы элек кенә Әхәт абый кинәт вафат булды. “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален Илә апага район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов һәм ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина өйләренә барып тапшырдылар. Илә Зыяфетдин кызына исәнлектә, балаларының кадер-хөрмәтендә бәрәкәтле гомер кичерергә язсын!

 

Паркта булган бәйрәмне район мәдәният йорты хезмәткәрләре Гөлия Яруллина һәм Эльвира Зыятдинова татар һәм рус телләрендә бик матур итеп алып бардылар. Мәдәният хезмәткәрләренең мәхәббәт, яшьлек, яшәү яме турындагы җырлары да бәйрәмнең күркәм бизәге булды.

2008 елдан бирле билгеләп үтелүче Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең барлыкка килүе 13нче гасырда яшәгән Муром кенәзе Петрга һәм аның хатыны  Феврониягә, алар арасындагы көчле мәхәббәткә бәйле. Бер-берсен сөеп гомер кичергән бу икәү бер үк көнне – 8 июльдә вафат булалар, һәм, инанулар буенча үлгәннән соң да бергә калалар. Инде 800 елга якын православныйлар изгеләр Петр һәм Февронияне гаилә бәхете, мәхәббәт һәм тугрылык сакчылары дип саныйлар. Һәм тантанада беренче булып сүз Түбән Кәчи храмы священнигы Антонио атакайга бирелде. Ул һәркемне бәйрәм белән котлап, гаилә һәм балалар бәхете теләде, бу тиңсез байлыкның кадерен белеп яшәргә өндәде.

Гаилә кору – һәркемнең тормышында иң истәлекле вакыйгаларның берсе.  Ә менә райондашларыбыз Камил һәм Ләйлә Фәсаховларның (Алпар), Александр һәм Алина Вахромовларның (Хлебодаровка) никахлашулары бәйрәм датасына да туры килде. Аларны паркта үткән тантанага чакырып, бөтен халык алдында тәбрикләделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов яшьләргә бер-берсен яратып һәм хөрмәт итеп, тугрылык белән бәхетле гомер юлы үтүләрен, күп балалар табып үстерүләрен теләде һәм бүләкләр тапшырды. Илнур Вәлиевич үзенең чыгышында районыбызның барлык гаиләләренә изге теләкләрен юллады.

Россия халкының иң яраткан чәчәге ромашка – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең  үзенчәлекле символы. Бәйрәм сәхнәсе дә әлеге кыр чәчәкләре гөлләмәләре белән бизәлгән иде.

Сәхнә түренә Чуаш Кичүе авылында яшәүче Замир һәм Кадрия Гайнуллиннар чакырылды. Хезмәт сөючәнлекләре, кешеләргә хәерхаһлы, ярдәмчел булулары белән авылдашлары арасында ихтирам казанган бу пар быел көмеш туйларын билгеләп үткән.  Алар менә дигән өч малай үстерәләр.

Базарлы Матак авылында яшәүче Каюм һәм Әнисә Фәсаховларны да бәйрәмгә җыелган халык көчле алкышлар белән хөрмәтләде. Моннан күп еллар элек Үргәгар клубында танышып дуслашып киткән бу күркәм парның гаилә коруына күптән түгел 45 ел булган. Әнисә Галимҗан кызы гомер буе мәктәптә эшләп, балаларга белем һәм тәрбия бирде. Ә Каюм Минвәли улы КПСС райкомында, совет органнарында җаваплы вазыйфалар биләде. Алар талантлы, тырыш ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Җитәкләшеп сәхнәгә чыккан Каюм абый белән Әнисә апа әле дә яшьләрчә чибәр һәм сөйкемлеләр.

Бәйрәм түренә 55 ел бергә гомер кичергән, сокланырлык кыз-уллар үстергән Шәрәфиевлар гаиләсе дә чакырылган иде. Базарлы Матакта яшәүче Ренат абый белән Дания апа быел зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтәләр. Алар икесе дә авыл хуҗалыгында хезмәт куйган, биш балага гомер биргәннәр, тәрбияләп олы тормыш юлына чыгарганнар. Мондый күркәм гаиләләргә сокланабыз, алар белән горурланабыз!   

Бала туу – гаилә өчен генә түгел, бөтен дәүләтебез өчен күренекле һәм шатлыклы вакыйга. Чөнки сабыйларга үз нәселләрен дәвам итәсе генә түгел, ә зур дәүләтебезнең олы гаиләсен дә тулыландырасы. Базарлы Матак авылында яшәүче Данис һәм Әнисә Гыйззәтуллиннар гаилә тормышларының шушы сөенеч һәм мәшәкатьләр тулы өлешенә аяк бастылар. Әле бер атна элек кенә аларның беренче балалары – уллары Илназ дөньяга килгән. Бәйрәмдә дә  алар өчәүләшеп катнаштылар. Сәхнәгә күтәрелгән бәхетле яшь әти-әнигә тәбрикләүләр җиткерелде, бүләк тапшырылды.

Ә менә Иске Хурадада яшәүче Артем һәм Вероника Толстокоренколар алты бала тәрбияләп үстерәләр. Балалар барысы да – малайлар. Кызганыч, икесенең мөмкинлекләре чикләнгән. Вероника Владимировна кайгыртучан, балалары өчен өзелеп торучы ана, ул бөтен тормышын аларны тәрбияләүгә, аякка бастыруга  багышлый. Ире белән дә тату, матур гомер итәләр. Вероника Толстокоренко да бәйрәм сәхнәсендә хөрмәтләнде, алкышлар астында аңа истәлекле бүләк тапшырылды.

Аннан соң бәйрәм түренә районыбызның күренекле педагоглар һәм медицина хезмәткәрләре династияләре вәкилләре чакырылды. Советниковлар укытучылар династиясенең (Иске Матак авылы) башында торучы Надежда Семеновна 88 нче яше белән бара. Ул 7 бала тәрбияләп үстергән, аларның икесе педагог профессиясен сайлаган. Бәйрәмгә Надежда  Семеновнаның “Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче кызы Вера Родионова, Иске Матак мәктәбендә немец теле укытучы килене Лариса Советникова, Иске Чаллы мәктәбендә балаларга инглиз теленнән белем бирүче оныгы Роман Советников килгәннәр иде. Өлкән педагогның тагын бер оныгы Руслан Советников та шактый еллар Базарлы Матак гимназиясендә укытучы булып эшләде. Әниләре һәм дәү әниләре сукмагыннан китеп, тормышларын игелекле педагог хезмәтенә багышлаган бу зур гаилә көчле алкышлар белән хөрмәтләнде.

Менә сәхнәгә Гыйниятуллиннар гаиләсе күтәрелде. Район үзәк хастаханәсенең гомуми практика табибы Аэлита Геворговна дистә елдан артык инде әлкилеләрнең сәламәтлеге сагында тора. Аның әнисе Зөлфия апа Гатина да гомерен медицина хезмәтенә багышлады. Дүрт бала анасы Аэлита Гыйниятуллинаның олы кызы Диана бүген Казан дәүләт медицина университетында белем ала. Димәк, медиклар династиясе дәвам итә.

Алып баручылар бәйрәмдә катнашучы гаиләләр  арасында төрле кызыклы уеннар, бәйгеләр оештырдылар. Күңелле дәртле музыка астында күпләр рәхәтләнеп биеп тә  алдылар.

7 июль илебездә дәвам итүче футбол чемпионатының бик мөһим көне дә иде бит әле. Бу кичтә турнирның чирекфиналында Россия һәм Хорватия җыелма командалары ярышты. Районыбыз җанатарларына очрашуны бергәләп карау өчен Ана даны паркында ачык һавада кинотеатр оештырылды. Биредә урнаштырылган зур экраннан футбол сөючеләр бергәләп җан атып футбол бәйгесен карадылар. Бу искиткеч киеренке, мавыктыргыч (захватывающий) матч булды. Безнең футболчылар ярымфиналга чыга алмасалар да, сокланырлык оста (сыграли достойно) уен күрсәттеләр. Россия җыелмасы үзенең көчле команда булуын тагын бер кат раслады. 

Бәйрәмнән бик күп фотоларне безнең сайтта, фоторепортажлар сәхифәсендә карый аласыз.              

                 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев