Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөхтәрәм Минтимер Шәрипович!

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, республиканың Беренче Президенты М.Ш. Шәймиевкә 85 яшь тулу уңаеннан  Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның котлавы

  

Сезнең олы казанышларга бай, гамьле тормышыгыз – фидакарьлек һәм Ватанга тугры хезмәт итү үрнәге.

Авыл хезмәтчәннәре гаиләсендә туып-үсеп, тырышлык, оештыру сәләте кебек асыл сыйфатларыгыз нәтиҗәсендә инженердан алып Россиянең иң эре төбәкләреннән берсе булган республика җитәкчесе вазифасына кадәр барлык үсеш баскычларын уздыгыз. 25 яшьтә үк инде Сезне зур оешма – «Авыл хуҗалыгы техникасы» районара берләшмәсенең идарәчесе итеп куялар, ә 29 яшьтә Сезгә Советлар Союзының иң зур бүләге – Ленин ордены тапшырыла.

Җәмгыятьтә  социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр барган чакта Сез Татарстан җитәкчесе вазифасын үтәргә алындыгыз. Зирәк, уйланылган сәясәтегез шул катлаулы чорда республиканың бик күп мәсьәләләрне  хәл итеп, кыенлыкларны җиңүенә китерде, үткәндә тупланган зур тәҗрибәне  саклап калырга, үстерергә мөмкинлек бирде. Татарстанның Россия Федерациясендә алдынгы һәм алгарышлы төбәк буларак беренчеләр сафына чыгуын тәэмин иткән  социаль-икътисади программалар Сезнең җитәкчелектә гамәлгә ашырылды.

Сез – Татарстан Республикасы дәүләтчелегенең хәзерге моделе архитекторларының берсе, яңа Россия дәүләтчелеген төзүгә, аның федерализмы һәм демократиясе нигезләрен ныгытуга гаять зур өлеш керттегез.

Сезгә төпле акыл һәм тиешенчә, тәртип белән эш итү, фикер офыкларының киңлеге хас. Сез Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның илебезне ныгытуга юнәлтелгән курсын эзлекле төстә хуплый киләсез.

Уңышларыгызның нигезен, һичшиксез, сәясәтче буларак көчле ихтыярыгыз, җитәкчелек сәләтегез, фикердәшләрегезне оешкан командага туплый белүегез тәшкил итә. Дипломатлык, аралашу осталыгы һәм кешелеклелек кебек сыйфатларыгыз халыкара эшчәнлекнең нәтиҗәле булуына, Татарстан Республикасының  дөньяда танылуына ярдәм итте. Россия татарлары һәм чит илләрдә яшәүче татарлар, илебез һәм бөтендөнья мөселманнары алдындагы олы абруегыз дәүләтебез бердәмлеген һәм аның куәтен арттыруга хезмәт итә.

Граждан җәмгыяте институтларының үзара нәтиҗәле элемтәләрен җайга салып, Сез милләтләрнең дус-тату яшәвенә, диннәргә тигез караш булдыруга ирештегез, бу исә Татарстанга конкурентлык өстенлеге бирде, бик күпләрнең аның белән хезмәттәшлек итәргә теләк һәм кызыксыну белдерүенә этәргеч булды.

Милләтара мөнәсәбәтләр һәм мәдәниятләр арасындагы багланышлар мәсьәләләре буенча бөтен дөньяда танылган белгеч буларак, Сез Россиянең һәм республиканың ЮНЕСКО белән тыгыз хезмәттәшлеге нигезен кордыгыз. Сезнең булышлык белән  ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә Казан Кремле, Болгар тарих-архитектура һәм археология комплекслары, Свияжск утрау-шәһәренең православиедә изге дип танылган корылмалары кертелде.

Сезнең башлангычта һәм илебез Президенты Владимир Владимирович Путин ярдәме белән Болгар ислам академиясен ачу һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу буенча тиңдәшсез проектлар гамәлгә ашырылды. Болар бөтен Россия күләмендә рухи яңарыш һәм тарихи гаделлек тантанасы буларак кабул ителә.

«Адымнар – белемгә һәм бердәмлеккә юл» күптелле белем бирү комплексын булдыру юнәлешендә Сез башкарган игелекле эш искиткеч зур әһәмияткә ия. Монда туган халкыбызның мәдәниятенә һәм теленә ата-ана тәрбиясе белән сеңдерелгән сакчыл карашыгыз, шулай ук башка халыклар мәдәниятләренә олы хөрмәтегез чагыла.

Турыдан-туры тавыш бирү барышында республика Президенты вазифасына өч тапкыр сайлануыгыз, «Россия Федерациясе Хезмәт Герое» дигән мәртәбәле исемгә, «Ватан алдындагы казанышлар өчен» орденының барлык дәрәҗәләренә һәм башка олы бүләкләргә лаек булуыгыз – болар барысы да Сез алып барган күпкырлы эшчәнлекнең гаять югары бәяләнүенә дәлил.

Шунысы сөенечле: ачыклык, ярдәмчеллек, олпатлык кебек хасиятләрегезне саклап калган хәлдә,  Сез республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында бәрәкәтле хезмәтегезне дәвам иттерәсез.

Сезне, мөхтәрәм Минтимер Шәрипович, ихлас йөрәктән юбилеегыз белән котлыйм һәм нык сәламәтлек, озын гомер, уңышлар  телим!

 

 

Татарстан Республикасы

         Президенты                                                                           Р.Н. Миңнеханов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X