Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәп букчасын бүләк итеп бирәчәкләр

"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе игълан ителгәнгә бер ай чамасы вакыт үтте. Һәр елдагыча, беренче сыйныфка керәчәк укучыларны (ә алар барлыгы 217 әү) бушлай портфельләр белән Хәйруллинның Хәйрия фонды тәэмин итәргә әзер. Фонд шулай ук 28 спорт костюмы да вәгъдә итә. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев та иң кечкенә...

"Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе игълан ителгәнгә бер ай чамасы вакыт үтте.

Һәр елдагыча, беренче сыйныфка керәчәк укучыларны (ә алар барлыгы 217 әү) бушлай портфельләр белән Хәйруллинның Хәйрия фонды тәэмин итәргә әзер. Фонд шулай ук 28 спорт костюмы да вәгъдә итә.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев та иң кечкенә укучыларны портфельләр белән сөендерәчәген белдерде. Һәм, билгеле инде, оешмалар да читтә калмаячак. Инде Татарстан казначылыгы, хезмәт һәм мәшгульлек үзәге, 40 нчы аптека, Чуаш Кичүе авыл җирлеге советы, район музее, балалар иҗаты йорты, мәгариф идарәсе һәм "Кайгырту" үзәге берәр, Әлки коммуналь челтәрләре ике букча әзерләп тә куйганнар. Портфельләрне август башында ияләренә - нәни укучыларга тапшырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев