Мәктәптә экстремизм турында
Базарлы Матак урта мәктәбендә "Экстремизмга-юк!" дип аталган ата-аналар җыелышы үтте. Анда барлык сыйныф укучыларының әти-әниләре, шулай ук өлкән укучылар чакырылган иде. Җыелышта экстремизмның, террорчылыкның җәмгыятькә, ил иминлегенә нинди куркыныч белән янавы хакында сөйләштеләр. Укытучылар Сергей Платонов, Илнур Фәйзуллин шул турыда чыгыш ясадылар. "Экстремизмга-юк!" исеме астында укучылар агитбригадасы шигырьләр сөйләп, җырлар...
Базарлы Матак урта мәктәбендә "Экстремизмга-юк!" дип аталган ата-аналар җыелышы үтте.
Анда барлык сыйныф укучыларының әти-әниләре, шулай ук өлкән укучылар чакырылган иде. Җыелышта экстремизмның, террорчылыкның җәмгыятькә, ил иминлегенә нинди куркыныч белән янавы хакында сөйләштеләр. Укытучылар Сергей Платонов, Илнур Фәйзуллин шул турыда чыгыш ясадылар. "Экстремизмга-юк!" исеме астында укучылар агитбригадасы шигырьләр сөйләп, җырлар башкарды. Мәктәптә шулай ук гомуми линейка уздырылды, стендлар төзелде. Хәзер инде укучылар "Экстремизмга - юк!" дигән рәсем конкурсында катнашалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев