Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мобилизацияләнгән Илдар Кәримов: «Разведротада без Әлкидән генә дә 18 кеше»

Мобилизацияләнгән Илдар Кәримов: «Безне чын профессионаллар өйрәтә, алар барысы да махсус хәрби операция зонасында булып кайткан»

Өлешчә мобилизациянең икенче этабына эләккән егетләр бер айдан артык “Казан Экспо”, танк полигонында урнаштырылган күчмә палаткаларда яшәп, хәрби әзерлек үтә. Алар җиңүнең безнең якта булуына ышана.

Мобилизацияләнгән егетләрнең өч эшелонын октябрь ае ахырында хәрби әзерлекнең киләсе этабына озаткан идек инде. Егетләр иң элек Россиянең Үзәк хәрби округы территориясендә урнашкан хәрби частька юл тотты. Биредә аларга корал, техника бирелде һәм шуннан соң алар хәрби әзерлекнең чираттагы этабына кузгалды. Россия Оборона министрлыгы мәгьлүматларына караганда, татарстанлылар батырлык үрнәге күрсәтә. 

Хәрби операция башланганнан бирле Әлки егетләре дә аннан читтә калмады. Беренче эшелон белән киткән егетләр хәзерге вакытта алгы сызыкта катнаша. 
Әлки районы Татар Борнае авылы егете Илдар Кәримов та шушы көннәрдә башка иптәшләре белән Россиянең Үзәк хәрби округы территориясендә урнашкан хәрби частька юл тотарга әзерләнә. Аның белән элемтәгә кереп хәл-әхвәл белештек. 

– Илдар, кәеф ничек?
– Аллаһка шөкер, бар да әйбәт. Ватанга хезмәт итәргә әзер. Армиядә Свердловск өлкәсендәге хәрби частьләрнең берсендә хезмәт иттем. Өлкән сержант, взвод командиры урынбасары идем. Армия, андагы режим һәм тәртип белән яхшы таныш. 

– Повестканы кайчан бирделәр? 
– Туган авылым Татар Борнае авылындагы төп йортта энекәшем гаиләсе белән яши. Әти-әнием мәрхүм, үзем биш ел инде Чаллыда яшим. 24 октябрьдә авылга кунакка кайткан идем. Бер уңайдан район хәрби комиссариатына да сугылып чыгарга булдым. Качып йөрү турында уйламадым да. Анда миңа повестка тапшырдылар. 28 октябрь көнне район үзәге – Базарлы Матак авылыннан өч автобуска утыртып Казанга озаттылар. Безнең районнан 50 кеше җыелган иде. “Казан Экспо”га китерделәр. Биредә ике көн тордык, киемнәр бирделәр. Шуннан соң бүленү башланды, мине разведротага билгеләделәр. Инде бер айдан артык без танк полигонында урнаштырылган палаткаларда яшибез. Мичне ягып торабыз, эссе. Юыныр өчен мунчабыз бар. Бөтен кирәкле җиһаз, әйберләр белән тәэмин итәләр.  Районнан да ярдәм килеп тора.

– Разведчик эше ай-һай хәтәр...
– Взвод алдына куелган бурычның үтәлеше күп очракта разведчикның осталыгыннан тора. Шуңа да безне чын профессионаллар өйрәтә, алар барысы да махсус хәрби операция зонасында булып кайткан, шактый дары исен татыган, тәҗрибәле хәрбиләр. “Казан Экспо”дагы егетләрне даны бөтен дөньяга таралган “Вагнер” шәхси хәрби компания сугышчылары әзерли, бик мактыйлар аларның күнекмәләрен, аз сүзле, чын хәрбиләр, диләр алар турында. 

– Көн тәртибенә ияләндеңме инде?
– Иртән сәгать алтыда торабыз. Зарядкадан соң, сафка тезеләбез. Җидедә иртәнге аш. Аннан соң утлы корал алабыз. Алга таба көн ничек билгеләнгән инде: тактик әзерлек, ату күнекмәләре яки башкасы. Егетләр белән бер йодрык сыман, инструкторыбыз да шуңа өйрәтә. Туганлашып беттек. Барыбыз да оптимистик рухта, “авыр” дип шыңшып йөрүчеләр юк. Разведротада без Әлкидән генә дә 18 кеше.
Алга куелган бурычның җитдилеген аңлыйбыз, без дә качып калсак, кем яклар балаларыбызны, ахыр чиктә үзебезне. Бабайларыбыз да аяусыз, соңгы көчләренә кадәр көрәшкән бит. Алардан үрнәк алырга кирәк. Җиңүнең безнең якта булуына ышанабыз, моның киресе булырга да мөмкин түгел. Шуның өчен үзебезнең өлешебезне дә кертәчәкбез. 

Чыганак: shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

15

0

2

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев