Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясендә Дәрдемәнд истәлегенә чара узды

Гимназия директоры Фәридә Яруллина җитәкчелегендәге укытучылар коллективы Казаннан килгән кунакларны каршы алды.

Укучылар шагыйрь Нәби Дәүли белән бәйле яңа экспонатлар белән таныштырды. Гимназия эчендә  Нәби Дәүли урамы булдырылган.Шунда каләм иясенең экспозициясе бар.

Гимназиянең актлар залында Дәрдемәндгә багышланган фильмнар күрсәтелде. Әлки районы мәктәп-гимназияләрендә  белем алучы укучылар, китапханәчеләр, укытучылар Дәрдемәнд шигырьләрен сөйләде. Татар халык җырлары яңгырады. Халык яратып караган драматург Туфан Миннуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр"спектакленнән өзек күрсәтелде. Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе  укучылары  һәр ярышта сынатмый. Призлы урыннар яулый.

Чарада катнашкан Казан кооператив институтының  Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Әлки районы "Якташлык" җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиеваның сәламнәрен җиткерде. Гимназия директоры Фәридә Яруллинага Татарстан Дәүләт Советының "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кыз депутатлары берләшмәсенең Рәхмәт хатын тапшырды. Әлки районы үзәк китапханәсенең бүлек мөдире Алсу Низамова ЮНЕСКО Дөнья мәдәнияте  институтының Дипломы белән бүләкләнде.

Чарада катнашкан техник фәннәр кандидаты, Казан аграр университетының китапханә мөдире Илнур Гайфуллин Ургәгар урта мәктәбен тәмамлавын әйтте, күңел хатирәләрен яңартты. Казан дәүләт аграр университеты белән таныштырды. Залда класс җитәкчесе, абруйлы укытучы  Зилә Сафиуллина да бар иде. 

Илнур Хәмзә улы һәрдаим Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге уздырган чараларда актив катнаша. Конкурсларның жюри рәисе була, Әлки районы "Якташлык" җәмгыятенең иң актив әгъзасы да.

Мәгълүм булганча,Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә сәүдәгәр, меценат, алтын приискалары хуҗасы булган Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) шигырьләрен сөйләүчеләр  арасында конкурс уздырылган иде. Бәйгедә Россия буенча иң күп катнашучы Татарстанның Әлки районы булды. Алардан 15 гариза алынган иде. Икенче урында – Түбән Новгород өлкәсенең Зур Рбишчә мәктәбе, 11 укучы Дәрдемәнд  шигырьләрен яттан сөйләде.

Бүген Дәрдемәнд истәлегенә уздырылган чарада әлеге шагыйрь конкурсында урын алган укучыларга дипломнар,"Шәхесләр" портретлары  белән нәшир ителгән календарьлар, блокнотлар бүләк ителде. Әле яңа гына Татар мәдәнияте үзәге "Безнең кавем" китабының икенче басмасын нәшир иткән иде. Басмага кергән мәкалә  авторларына "Безнең кавем"китабы тапшырылды.
Әлки районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Сурия Вәлиева Әлки районы "Якташлык"җәмгыяте рәисе, Россия  кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиевага, гимназия коллективына яшь буын вәкилләрен тәрбияли торган чараларны оештырулары өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Чара Габдулла Тукайның "Туган тел" җырын бергә башкару белән төгәлләнде.
Флюра Абдуллина,
Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.
Базарлы Матак-Казан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев