Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең укучысы Камилә Мусина үзенең әтисе һәм әнисе турында сөйли

Минем әтием – Марат Солтанбәк улы Мусин. 7нче сыйныфта укыган вакытында ук аңа тормыш мәшәкатьләрен чын-чынлап үз җилкәсендә татырга туры килә. Яшьли әтисез кала ул. Бу – ярым ятимлек инде, димәк, гаиләдәге ир-ат эшләрен аңа үтисе. Ярый әле, дәү әтием була, бар эшне дә иңгә-иң куеп, алар икәү башкара.

Әтием кешеләргә хас барлык уңай сыйфатларны да үзенә туп-лаган, көннең бер генә мизгелен дә эшсез үткәрми, нинди генә эшкә тотынса да, менә дигән итеп башкарып чыга. Авыл халкы аның турында: “Алтын куллы ул безнең Марат”,- дип сөйли. Печәнен дә чаба, утынын да кисә, җир дә эшкәртә, мал да асрый ул, искиткеч шәп балта остасы да әтием. Киң күңелле дә, акыллы да, мәрхәмәтле дә, уңган да ул. 
Балачакта, яшүсмер елларында татыган авырлыклар әтием күңелендә тирән эз калдырган. Шуңа күрәдер, әтием безне, апам Әдилә белән мине, бик тә сөеп-яратып үстерә. Үземнең парлы гаиләдә, әти -әнием кочагында иркәләнеп үсүем белән мин чиксез бәхетле. Әтием белән әнием  – дөньяда иң кадерле кешеләрем. Әтием һәр адымыбызда эшләре дә, киңәшләре белән дә безгә ярдәм итә. Аз гына кәефем төшкәнне дә шунда ук сизеп ала, күңелемне күтәрер өчен мең дә бер чарасын эзләп таба. Әтием яныма килеп,   биш минут үтүгә, мин инде елмая-көлә башлыйм. Мин шатланганны күреп, ул  да бәхетле елмая.
Май башыннан беренче йомшак кар төшкәнгә кадәр безнең ишегалды гөл-чәчәкләргә уралып утыра, өебез эчендә исә ел әйләнәсе чәчәкләр хуш исе. Өй һәм бакча гөлләрен әнием Гөлшат безнең яшәешебезне нурлы, ямьле,  безне шат һәм бәхетле итәр өчен үстерә.
Әнием белән бергәләп тәмле-тәмле ризыклар: бәлеш, өчпочмак, тутырган тавык, тутырма, чәкчәк, бавырсак, сумса әзерлибез. Без –булышчы гына, төп эшне әнием башкара. Йокыдан торган җиребезгә инде аның коймаклары пешеп җиткән була, өстәл уртасында самавыр җырлап утыра, кайтуыбызны да әнием табын әзерләп көтеп тора. Күрсәгез иде, гаиләбез белән җыелгач, әтиемнең әнием пешергән ашларны ничек мактый-мактый ашавын! Бәхетнең үзе шулдыр, мөгаен.
Безне чәчкәләрдәй назлап үстергәннәре, балачагыбызны самими, ваемсыз    булып үткәрергә шартлар тудырганнары өчен, газиз әти-әниемә мең рәхмәтләр әйтәсе килә.
Һәр гаиләнең борчулары, үз мәшәкатьләре була. Тормыш сынауларын сынатмыйча үтү өчен пар канатлар кирәк. Парлы, бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп яшәгән гаиләләрдә генә балалар бәхетле булып үсә, дип уйлыйм мин.
Бу - бүгенге көндә илебездә иң актуаль проблемаларның берсе. Юкка гына 2024 ел Россиядә Гаилә елы итеп кабул ителмәгәндер, чөнки нык гаилә ул – нык дәүләт нигезе.
Камилә Мусина, Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең    9 нчы сыйныф укучысы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев