Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы энциклопедиясен чыгаруга әзерлек эшләре башланды

Авылларыбыз тарихы һәм күренекле якташларыбыз турындагы иң мөһим мәгълүматларны туплап район энциклопедиясе чыгару күздә тотыла. Районыбызда бер төркем тарихчы галимнәр эшләве хакында язган идек инде. Алар бүген нигездә район үзәге Базарлы Матакның кайчан барлыкка килүен һәм тарихын өйрәнү белән мәшгульләр. Район авыллары тарихы хакында мәгълүматлар туплангач, аларны энциклопедия итеп чыгару...

Авылларыбыз тарихы һәм күренекле якташларыбыз турындагы иң мөһим мәгълүматларны туплап район энциклопедиясе чыгару күздә тотыла.

Районыбызда бер төркем тарихчы галимнәр эшләве хакында язган идек инде. Алар бүген нигездә район үзәге Базарлы Матакның кайчан барлыкка килүен һәм тарихын өйрәнү белән мәшгульләр. Район авыллары тарихы хакында мәгълүматлар туплангач, аларны энциклопедия итеп чыгару хакында сүз бара. Экциклопедиядә шулай ук районыбызның күренекле, мәшһүр кешеләре хакында да язмалар урын алачак. Бу эшне башлап җибәрүче тарихчылар һәм район музее хезмәткәрләре барлык әлкилеләргә районыбыз турындагы бу күләмле басманы әзерләүдә катнашырга чакырып мөрәҗәгать итәләр. Төрле елларда районыбыз үсешенә зур өлеш керткән авылдашларыгыз турында язып, фотолары белән бергә район музеена бирсәгез иде. Әлеге олы эштә барыбыз да катнашсак, исемнәре китапка керүгә лаек райондашларыбызның берсе дә онытылып калмас иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев