Назыйм һәм Рәмзия Нуретдиновлар үз гаиләләренә ятим калган алты бала белән авылдашлары Илъясны да сыендыралар
Ишле гаиләләрдә, кечкенәдән эшләп, хезмәт тәрбиясен кирәгенчә алып үскән бу бәхетле пар бер эштән дә, авырлыктан да курыкмый.
Гомер-гомергә Татар Борнае авылы егетләренең кыз урлау гадәтен ишетеп яшәгәнгә, әңгәмәдәшем Рәмзия Нуретдинова белән сөйләшүне мондый сораудан башладым:
–Килен булып төшү борнайларча булгандыр инде ә, урлап кайтканнардыр, мөгаен?
– Каян белдегез, нәкъ шулай!–дип көлеп җибәрде ул.
Чиябаш авылы кызын Татар Борнае егете Назыйм Нуретдинов 1986 елның 9 ноябрендә, солдат озату кичәсендә утырганнан соң, ДТ -75 тракторына утыртып, “урлап” кайта. Ул елларда әлеге авылларның яшь-җилкенчәге туры юлдан– 2 урман, 1 тирән чокыр аша, бер-берсенә “дискотека”ларга да, төрле мәҗлесләргә дә еш йөргән. Күрше авыл егетенә кызның авылдаш егетләре дә булыша. Алдап-йолдап, тракторга утырталар. Кызны эләктергән чая “кияү” тракторны бөтен көчкә Борнайга куа: сикереп төшә алмасын гына!
Менә шулай яңа тормыш башлана.
– Иртәгә 38 ел (без аларда 8 ноябрь көнне булдык), - дип елмая бәхетле хатын.
Әйе, бәхетле ул. Бер-берсен күз карашыннан аңлаган ире, өй тулы балалары белән үткән ул еллар сизелми дә кала. 1988-89 елларда туып, аралары бер генә яшь булган ике уллары Ринас белән Ринат та, 2003 тә туып-үскән кызлары Әлфинә дә– аларның горурлыклары. Өчесе дә инде үз көннәрен үзләре күрә, әти-әниләренең төп ярдәмчеләре.
Ишле гаиләләрдә, кечкенәдән эшләп, хезмәт тәрбиясен кирәгенчә алып үскән бу бәхетле пар бер эштән дә, авырлыктан да курыкмый. Төп нигездә 1994 нче елда йорт сала. Өченче бала тугач, өй кечерәк булып тоела, 2004 нче елда янкормалар җылытылып, яңа матур бүлмәләргә әйләнә, “ызба” ике тапкырга зурая. Берсе бухгалтер, икенчесе бригадир, ферма мөдире вазифаларын башкарып, колхоз эшеннән кайтып та кермәгән бу пар барысына ничек өлгергәндер, алар үзләре генә белә. Йорт тулы мал-туар да бар бит әле. 36 ел буе 10 ар баш үгез, 3-4 сыер, сарык, каз-үрдәк, тавык чебеш- асрап яшәгән кешеләргә – «Соңгы ике елда киметтек инде, олыгаябыз, хәзер 25 баш сарыгыбыз, суярга өлгергән казлар бар да, суыткычта үзебез үстергән 50 бройлер гына”,- дип бер-берсенә елмаешкан ир белән хатынга карап, тагын бер сокланып куясың.
“Өч янына өч сыя”
Тик торырга өйрәнмәгән, мәшәкатьтән, эштән курыкмаган кешеләрне колхозлар беткән еллар күпмедер аптырашта калдыра. Ничек инде эшсез торасың ди?!
Бергә яши башлауларына 23 ел булган көннәрдә, 2009 елның ноябрендә, Назыйм һәм Рәмзия Нуретдиновлар, ныклы бер карарга килеп, Чаллы шәһәре балалар йортыннан бертуган ике малай–Александр һәм Володя Мурлиннарны алып кайта. Берсе –8, икенчесе 4 яшен тутырып килүче бу сабыйлар бер авыз сүз татарча белми. Ләкин моңа кадәр күрмәгән наз, җылы караш, тәмле сүз, игътибар бик тиз үзгәртә малайларны: татар теленә дә, өйдәге тәртипкә дә, авыл тормышына да җиңел өйрәнә алар. Иркен йортта, бөтен шартлар тудырылган икесенә аерым бер зур бүлмәдә, әти-әниле булып, бернәрсәгә аптырамый, рәхәтләнеп үсә алар. Үз әниләре, туганнары да кайткалап йөрсә дә, мондагы тормыштан беркая китәсе килми малайларның. Мәктәптә дә яраталар тәртипле, спорт сөюче егетләрне. Бер-берсенә иптәш булып, тәгәрәшеп үскән ике малайга карап, Нуретдиновларның үз кызлары Әлфинә вакыты-вакыты белән көнләшеп куя: эх, аның да янында берәр кыз булса... Моны аңлаган әнисе Рәмзия әкрен генә уйлана башлый. Ире белән киңәшәләр дә: “Өч янына өч сыя инде”, - дип, 2012 елда үз яннарына Казан кызы Ринатаны алып кайталар. Һәм менә Әлфинә өчен дә кыз туганлы башка тормыш башлана. Бер бүлмәдә ике малай, икенчесендә яшь аермалары 2 генә ел булган ике кыз мәш килә. Эшне дүртәү эшләп, ашны дүртәү ашап, кан туганлыгы юк икәнлекне уйга да кертмичә үсеп җиткәннәрен сизми дә кала алар. Бөтенесен бер күреп, шул дәрәҗәдә туганлаштыра алган Назыйф белән Рәмзия Нуретдиновларга авылдашлары да соклана.
Инде 6 сы 6 якка таралса да, атна саен кайтып-китеп, булышып йөргән балаларны сагынып көтеп ала алар.
– Кайткан саен һәркайсына итен, каз-тавыгын, бәрәңге– яшелчәсен төяп җибәрәбез. Алар кайткач кызык. Бөтенесе бергә җыелганда бигрәк тә. Китәләр дә юксынабыз: үскән вакытларын сагынабыз, –ди гаилә башлыгы, җыйнау “гөр” килгән чакларны искә төшереп.
Тәрбиягә алып үстергән бу өч баланың да, үз юлларын табып, әкрен генә урнаша баруына чиксез шатлана алар.
–Александр да, Володя да, авылда 9 нчы сыйныфны тәмамлап, Казанда төзелеш техникумында белем алдылар. Александр, армия сафында хезмәт итеп кайтканнан соң, автосервиста эшли башлады, инде өйләнде, гаиләсе бар. Володяга 18 тулды гына әле, военкомат юлламасы буенча Чистай шәһәрендә ДОСААФ та укый, армиягә китәргә әзерләнә. Рината медколледжда белем алды. Казанда хосписта(бик көчле авырулар хастаханәсе)эшли, күптән түгел кияүгә чыкты. Бездән дә бай кеше юк: 4 малай, 2 кыз, 2 килен, 2 кияү, 2 онык –барлыгы 12 бала безнең хәзер, – ди, шатлыгын яшерә алмаган ана сөенеп.
“Карый алмыйм, дигәннәргә аптырыйм”
Әйе, үзләре белән бергә 15 кеше алар бүген. 15 нчесе кем? Ул– 66 яшьлек Ильяс Заһит улы Әхмәтшин– колхозда гомере буе эретеп ябыштыручы –токарь булып эшләгән авылдашлары. Әти-әнисе үлгәннән соң, ялгызы калган абыйсын сеңлесе үзе янына алдырып озак тәрбияли алмый, авырып, үзе дә үлеп китә. Ильяс Әхмәтшинны Юхмачыдагы картлар йортына урнаштыралар. Ул якларга барырга сәбәп чыккан саен, ирле-хатынлы Нуретдиновлар аның хәлен белергә керә, күчтәнәчен илтә. Кергән саен, бергә эшләп, бер урамда яшәгән авылдашларыннан: “Авылга кайтып үләсе иде”,–дигән сүзне ишетә алар. Чөнки Ильяс Заһит улы инде 2017 нче елда инсульт кичергән, шуның өстенә шикәр авыруы белән дә интегә. Йомшак күңелле, бала, туган җанлы, кешелекле пар авылдаш янына йөрүләрен ешайта, ялларда, гает бәйрәмнәрендә аны өйләренә алып кайта башлый.
2013 нче елда үзе дә начар авырудан операция ясаткан Назыйм Нуретдинов Ильяс абыйны туганы урынына күрә. Күңелендә йөрткән уйларын, җайлап кына хатынына җиткерә. Ә анысы иреннән дә йомшаграк, берсүзсез риза була. Шулай итеп, балаларын инде очырган, үз көйләренә әкрен генә гомер йомгагын сүтеп яткан тынгысыз, шәфкатьле, киң күңелле бу пар авылдашны үз яннарына сыендыра: 2023 елның август аенда алар болын кадәр өйдә өчәү яши башлый. Гаилә әгъзасына әйләнгән кунакның урыны түрдәге иркен, зур бүлмәдә. Бар да үз урынында, аңа җайлаштырылган. “Исәнмесез, сезне дә күрим дә, мөмкин булса, фотога төшик әле”,–дип Ильяс абый янына үтәм. Ә ул каршы килми. Назыйм абый белән бергәләп, “егетләрчә” төзәтенгәләп, залга чыгып та утырды. Минем сорауларыма да кыска-кыска төгәл җаваплар бирде ул.
– Биредә рәхәттер ә, Ильяс абый?
– Сүз дә юк.
– Үз өегездәге кебекме?
– Аннан да яхшырак.
– Бу гаиләгә нәрсә диясез?
– Изгелекләре меңе белән кайтсын, иң якын кешеләрем –алар.
Әйе, үз акылы, таяк белән булса да, үз аягында әле ул. Ашарга өстәл артына әкренләп чыга ала. Рәхәтләнеп, кроссвордлар да чишә икән әле. “Без белмәгәнне белә!”–ди, Назыйм абый, аның зиһененә шаккатып. Ул аны, эшкә киткәндә уятып, киендерешеп калдыра, төшке аш вакытында кайтып та карашырга өлгерә икән. Сиктермә авылындагы районара күз хирургиясе үзәгендә төрле эшләрне намус белән башкаручы Назыйм Нуретдинов өендә дә җаваплылыкның яртысын үз өстенә алган. Атнасына ике тапкыр мунча кертеп, өс-башын, урын-җирен дә чип-чиста тоталар “туганның”. (Чисталыкка, тәртипкә килгәндә, борнайлылар алдарга бирмәс, һич ялгансыз, ишек ачкач, аяк басарга шүрләп тордым бераз).
Барысын кабаттан күздән кичереп, бу кешеләргә яңадан бер кат аптырау катыш соклану белән караганнан соң, җайлап кына тагын хуҗабикәгә сүз катам:
–Үз әти-әнисен, якын туганын, балаларын карамаган очраклар күп булган бүгенге заманада шулай да яшәп буламы? – дим.
– Ничек инде булмасын. Шөкерана кылып, шатланып яшибез. Карый алмыйм, булмый, дигәннәргә аптырыйм. Ничек булмый икән соң ул, мин моны аңламыйм да, исем китә шул сүзләргә!” –ди, сабырлыгы, мәрхәмәтлеге чиктән ашкан хатын, Ана, туган, дәү әни һәм, гомумән, татар хатын-кызларының барлык күркәм сыйфатларын үзенә туплаган олы йөрәкле КЕШЕ.
Кайтыр юлга кузгалдык. Күңелгә тулган рәхәтлек, матур хисләр өермәсе җаннарны айкый.
Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе – Әниләр көне. Бу нәкъ менә Рәмзия апа Нуретдинова кебек гаиләсенә, үз сабыйларына, ятимнәргә һәм кыен хәлдә, ялгызлыкта калган өлкән кешегә дә Ана, хатын-кыз җылысын бирүчеләр өчен календарьга кертелгән күңелгә якын бәйрәмдер, дип инанам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев