Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең бер төркем укучылары Казан кооператив институтының Татар мәдәнияты үзәгендә булып кайтты

Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең бер төркем укучылары Казан кооператив институтының Татар мәдәнияты үзәгендә ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Әлки районының 90 еллыгы, күренекле әдип, герой-антифашист Нәби Дәүлинең тууына 110 ел тулуга багышланган «Мин җирдә калам» дип исемләнгән Нәби Дәүлине искә алу кичәсендә катнашып кайттылар.

Әлеге кичәгә Нәби Дәүлинең кызлары: Наилә һәм Гөлфия Нәбиевналар, Әлки төбәгеннән чыккан күренекле шәхесләр, Нәби Дәүли белән якыннан таныш булган Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим, композитор Мәсгүдә Шәмсетдинова чакырылган иде.

Кичә Нәби Дәүлинең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган фильм карау белән башланып китте. Уку йорты ректоры, Әлки районы “Якташлар” җәмгыяте рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Рөстәм кызы Нәбиева кичәне ачып, анда катнашучыларны сәламләде.

Нәби Дәүлинең кызлары әтиләре турында хәтирәләрен яңарттылар. Бу чараны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр. Гәрәй Рәхим, Мәсхүдә Шәмсетдинова Нәби Дәүли турындагы якты истәлекләре белән уртаклаштылар. Татарстанның халык артистлары – Мирсәет Сөнгатуллин, Әсхәт Хисмәтов, Татарстанның атказанган артистлары – Фәнис Кәлимуллин, Резидә Төхвәтуллина, җырчы Нияз Жәләлов Нәби Дәүлинең сүзләренә язылган җырларны башкардылар.

Районыбызның социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Фәнил улы Аглиуллин кичәдә чыгыш ясап, әдипнең кызларына район башлыгы А.Ф. Никошинның Рәхмәт хатларын тапшырды.

Гимназия директоры Ф.Г.Яруллина чарада катнашучыларны гимназия һәм Нәби Дәүли музее эшчәнлеге белән таныштырды. Нәби Дәүлинең хатыны Бәриягә сугыштан язылган хатын укыды. Укучыларыбыз А.Яруллина, А.Мөхәммәткәримоваларның әдипнең шигырьләрен сәнгатьле укулары, А.Салаховның “Уфа каласы ни өчен матур”җырын башкаруы кичәдә катнашучыларның күңеленә хуш килде. Нәби Дәүли иҗаты һәм “Яшәү белән үлем арасында” әсәре буенча үткәрелгән викторинада укучыларыбыз үзләренең язучы иҗатын әйбәт белүләрен күрсәттеләр.

Әлеге искә алу кичәсендә катнашканнан соң Нәби Дәүлинең тормышны яратучы, үз илен өзелеп сөюче патриот – шагыйрь булуына тагын бер кат ышандык. Язучының иҗатына кызыксынуыбыз, гимназиябезнең Нәби Дәүли исемен йөртүе белән горурлану хисләребез тагы да артты. Әлеге чарада алган уңай тәэсирләр безнең күңелләребездә озак сакланыр. Шушы чараны оештырган, әлеге кичәгә безне чакырганы өчен Алсу Рөстәм кызына без бик рәхмәтле.

Л.Ш. Әһлиуллина, милли тәрбия мәсьәләләре буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев