Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә укучылар өчен берьюлы ике темага дәрес үткәрделәр

Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә укучылар өчен берьюлы ике темага дәрес үткәрделәр. Бу бирегә Татарстан урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгизәр Зариповның килүе белән бәйле булды.

Табигатьне сакларга өйрәнәләр
Дәресне яшел төстәге урманчы киемнәре кигән укучылар әзерләгән әдәби-музыкаль композиция белән башлап җибәрделәр. Берочтан әйтеп үтик: мәктәп урманчылыгында шөгыльләнүчеләр өчен әлеге махсус киемнәрне алуда Әлки урманчылыгы һәм урманчылык ярдәм иткән, моның өчен җитәкче Әмир Гыйзетдинов һәм  Илсур Зәйдуллинга рәхмәт әйттеләр. Ә гимназистлар яшь экологлар отрядының һәм мәктәп урманчылыгының ниләр белән шөгыльләнүе турында сөйләделәр. Балалар актив икән: төрле экскурсияләргә баралар, конкурсларда катнашалар, күргәзмәләр оештыралар... “Макулатура тапшырып, агачның гомерен коткар” дигән акциядә дә катнашалар икән: кәгазь-катыргы өчен бирелгән акчага агач үсентесе сатып алып утыртучылар да булган.
Гимназиягә Спас дәүләт тыюлыгыннан әйләнә-тирә мохитне саклау буенча дәүләт инспекторлары Любовь Мурзак белән Александр Камаев та килгән иделәр. Любовь Алексеевна гимназия коллективына рәхмәт әйтеп болай диде:
–Сез укучыларыгызны табигатьне яратырга өйрәтеп үстерәсез. Бу юнәлештә бергәләп үткәргән чараларыбыз кызыклы, нәтиҗәле. Безнең башлангычларны да һәрчак күтәреп аласыз – бер тәкъдимебезне дә игътибарсыз калдырмыйсыз.
Һәм күптән түгел үткәрелгән кош оялары, җимлекләр ясау конкурсында катнашкан укучыларга Татарстанның биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты грамоталарын тапшырды.
Мәктәп урманчылыгында эшләүчеләр дә бүләксез калмады – аларны Әлки урман хуҗалыгы җитәкчесе урынбасары Олеся Матюшкина һәм урманнарны саклау буенча инженер Ирина Мамбетова Рәхмәт хатлары һәм тәмле күчтәнәчләр белән сөендерделәр.

Министр урынбасары        
педагог ролендә
Дәреснең икенче өлешен Татарстан урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгизәр Зарипов үткәрде. Дәрес темасы гаять мөһим – ул балаларны интернет челтәрендә очрарга мөмкин булган куркынычлардан саклау турында иде.
–Сезнең белән аралашу минем өчен бик күңелле, чөнки яшьләр һәм интернет аерылгысыз дуслар бит. Бәлки мин сезгә аңлатырга җыенганның күбесен беләсездер дә инде, чөнки 2-3 яшьлек сабыйлар да гаджетлар белән эш итә бит,–дип башлады Илгизәр Наил улы дәресен. Аннары бик җитди нәрсәләр турында аңлатып китте.
–Беләсезме, кулыгыздагы смартфон сезне тәүлек әйләнәсе тыңлый, сөйләгәннәрегезне “аңында” теркәп нәтиҗәләр ясый һәм нәкъ сез кызыксынган юнәлешләрдә үз продуктын тәкъдим итә. Гаджетлар бүген ярдәмче һәм дус та була ала, дошманга әйләнергә дә мөмкин. Шунлыктан алар белән эш иткәндә сак булырга кирәк,–диде ул. Аннары интернеттагы куркыныч нәрсәләргә тукталды, балаларга киңәшләр бирде. Әйтик, интернет-челтәрендә шәхси мәгълүматларны элүнең үзеңә каршы файдалану куркынычы бар.
–Үзегез куйган фото, видео, башка мәгълүмат ярдәмендә сезне куркытырга, эзәрлекләргә, килешмәгән гамәлләр тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Мондый очракларда җавап бирмәгез, әңгәмәгә кермәгез, тизрәк укытучыгыз яисә әти-әниегезгә әйтегез. Алар сезгә ярдәм итәчәк, сезне яклый алачак. Без үзебезгә үзебез зыян китерәбез – намуссыз бәндәләр кулына үзебезгә каршы корал тоттырабыз. Бу корал дигәнең бер гаепсез фото, саксыз язылган сүз, сакланмаган сер булырга мөмкин,– диде Илгизәр Наил улы.
Ул үсмерләргә катлаулы  парольләр кулланырга, вируска каршы ышанычлы программа куярга, банк картасы мәгълүматларын беркемгә дә җиткермәскә ... һәм башка шундый файдалы киңәшләр бирде.
Гимназия директоры Фәридә Яруллина министр урынбасарына рәхмәт әйтте. Дәрес темасын район башкарма комитеты җитәкчесенең төбәк үсеше буенча урынбасары Алмаз Хәмитов ныгытты.
–Цифрлы технологияләрдән олылар да, сез – балалар да актив файдаланабыз. Әмма без керткән мәгълүматларга, безнең акчаларга кызыгучылар да күп! Хәзер бик күп хезмәтләр цифрлаштырыла. Бу уңай, тиз, әмма уяулык таләп итә, дип кисәтте ул.
Район мәгариф идарәсенең цифрлаштыру буенча җаваплы белгече, идарә җитәкчесе урынбасары Юлия Шатунова болай дип өстәде:
Интернетта төрле кешеләр  “утыра” һәм араларында начар ниятлеләре дә очрый. Гаджетлардан файдаланмый мөмкин түгел. Әмма чамасын белегез – үзегезгә дә, әти-әниләрегезгә дә зыян китермәгез.
Дәреснең темасы да, максаты да булган әлеге киңәш-кисәтүләрне укучылар әйбәт үзләштергәндер, дип ышаныйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев