Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең бер төркем укучылары һәм укытучылары Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә Нәби Дәүлинең тууына 110 ел тулуга багышланган искә алу кичәсендә катнаштылар

.

Әлеге чара шулай ук ТАССР төзелүнең 100 еллыгына, Әлки районының 90 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. Анда Нәби Дәүлинең кызлары Наилә һәм Гөлфия, Әлки төбәгеннән чыккан күренекле шәхесләр, Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим, композитор Мәсхүдә Шәмсетдинова да чакырылган иде.

Кичә Нәби Дәүлинең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган фильм карау белән башланып китте. Кооператив институт ректоры, районыбызның якташлар җәмгыяте рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты  Алсу Нәбиева кичәне ачып, анда катнашучыларны җылы сәламләде.

Нәби Дәүлинең кызлары әтиләре турында хатирәләрен яңарттылар, чараны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр. Гәрәй Рәхим, Мәсхүдә Шәмсетдинова Нәби Дәүли турындагы якты истәлекләре белән уртаклаштылар. Татарстанның халык артистлары  Мирсәет Сөнгатуллин, Әсхәт Хисмәтов, Татарстанның атказанган артистлары  Фәнис Кәлимуллин, Резидә Төхвәтуллина, җырчы Нияз Жәләлов Нәби Дәүли сүзләренә язылган җырлар башкардылар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Әһлиуллин, кичәдә чыгыш ясап, әдипнең кызларына район башлыгы Александр

Никошинның Рәхмәт хатларын тапшырды.

Гимназия директоры Фәридә Яруллина гимназия һәм Нәби Дәүли музее эшчәнлеге турында сөйләде, язучының фронттан  хатыны Бәриягә язган хатын укыды. Гимназия укучылары Айсылу Яруллина, Алия Мөхәммәткәримованың әдипнең шигырьләрен сәнгатьле укулары, Алмаз Сәлаховның “Уфа каласы ни өчен матур”җырын башкаруы кичәдә катнашучыларның күңеленә хуш килде. Нәби Дәүли иҗаты һәм “Яшәү белән үлем арасында” әсәре буенча үткәрелгән викторинада да укучылар үзләренең язучы иҗатын әйбәт белүләрен күрсәттеләр.

Әлеге искә алу кичәсе анда катнашкан һәркемнең күңелендә җылы хисләр калдыргандыр.

Лилия Әһлиуллина,

Гимназия директорының милли тәрбия мәсьәләләре буенча  урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев