Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ни өчен без газиз, аһәңле сүзләребезне, шуның белән телебезне дә юкка чыгарабыз?

М.С. Горбачевның үзгәртеп корулары башлангач, халкыбызның милләт язмышы өчен битараф булмаган вәкилләре татар халкын тергезү, аны алга таба үстерү өчен көрәшкә күтәрелделәр һәм бу изге юлда күп көч куйдылар. 1980 нче елларның ахыры, 1990 нчы елларның башында халык үзе дә сизелерлек кузгалыш алды. М.С. Горбачевның һәм Б.Н. Ельцинның либераль (йомшак)...

М.С. Горбачевның үзгәртеп корулары башлангач, халкыбызның милләт язмышы өчен битараф булмаган вәкилләре татар халкын тергезү, аны алга таба үстерү өчен көрәшкә күтәрелделәр һәм бу изге юлда күп көч куйдылар. 1980 нче елларның ахыры, 1990 нчы елларның башында халык үзе дә сизелерлек кузгалыш алды. М.С. Горбачевның һәм Б.Н. Ельцинның либераль (йомшак) сәясәте нәтиҗәсендә, Татарстан үзенең бәйсезлеге турында Декларация кабул итте һәм аны ныгыту өчен 1992 елда референдум да үткәрде. Билгеле булганча, референдумда киң автономия тарафдарлары җиңеп чыкты.

1992 елда "Татарстан халыкларының телләре турында" закон һәм Россиядән бер ел алда яңа Конституция кабул иттек. Шулар нәтиҗәсендә татар теле Татарстанда ике дәүләт теленең берсе дәрәҗәсенә күтәрелде һәм республикабыз мәктәпләрендә татар һәм рус телләре тигез дәрәҗәгә куелды. Татар мәктәпләре, гимназияләре, татар-төрек лицейлары һәм гадәти рус мәктәпләрендә татар сыйныфлары ачылды. Шулай итеп, татар милләтенең һәрьяклап үсешенә ныклы нигез салынды кебек тоелды.

Ләкин санап үтелгән барлык бөек вакыйгаларга Һәм үткәрелгән чараларга да карамастан, 1992 нче еллардан башлап гаҗәеп һәм аңлашылмаган бер хәл күзәтелә башлады - татар үзенең телен тагын да тизрәк темпларда урыс сүзләре белән чүпләргә (дөресрәге, алыштырырга) тотынды. Һич кенә дә алышынырга тиеш булмаган кадерле сүзләребез читкә этәрелеп, алар урынын чит-ят сүзләр алды. Дөрес, элек заманнардан ук милләтләр арасында "тел-лөгать алмашу" (Тукай шигыреннән) булган. Әмма алар күп булмаган һәм шактый очракта халыкара терминнар алынган. Урысның үзендә дә читтән кергән сүзләр күп, ләкин аларның зур күпчелеге борынгыдан килгән. Бусын урысларның үзләренә калдырыйк. Ә бит югарыда күрсәтелгән телебездәге алышыну һичнинди ихтыяҗсыз башланды. Ә нәрсәсе белән ярамадылар икән әлеге ташланган сүзләр? Әйтик, "борылыш" сүзен "поворот" сүзе белән алыштыру ни бирә? Шул ук мәгънәне бирә торган урыс сүзләре нәрсәсе белән яхшырак? Һич аңлашылмый. Телебезнең энҗе-мәрҗәннәрен әби-бабаларыбыз гасырлар буе туплаганнар, шулар ярдәмендә балаларын тәрбияләгәннәр, сабыйларының шул мәрҗәннәр белән телләре ачылган, шул сүзләр ярдәмендә шагыйрьләребез һәм язучыларыбыз үлемсез әсәрләр иҗат иткәннәр, шул сүзләрдән төзелгән җырларыбыз гасырлар кичкән. Ә алар бүген кирәкми. Ни өчен?

Сәбәпләр байтак булырга кирәк. Беренчедән, татар җитәкчеләренең (Совет һәм Россия партократлары), артистларның (театр һәм эстрада), укытучыларның, шул исәптән татар теле һәм әдәбияты укытучыларының да, гомумән, татар халкының үз теленә һәм киләчәк язмышына битараф булуы. Совет чорында ук татар түрәләре рус сүзләре белән чуарланган тел барлыкка китерделәр. Ә безнең халык үз түрәләренә иярүчән.

Икенчедән, М.Ш. Шәймиевнең Татарстан халкы алдында казанышлары һәм тырышлыклары бик олы булса да, ул татар телен саклауда һәм үстерүдә барысын да эшләмәде. Мисалга, бер генә парламент утырышы да татар телендә алып барылмады. Икетеллелек булгач, утырышлар чиратлаштырып татар һәм рус телләрендә алып барылырга тиеш иде. Ул эшләнмәде (Камил Исхаков Казан Советы утырышларының кайберләрен татар телендә алып барды). Оешмаларда һәм дәүләт учреждениеләрендә ике телне дә белүче хезмәткәрләргә хезмәт хакын 15 процентка артыграк түләү турында карар кабул ителгән иде, ул да үтәлмәде.

Өченчедән, милли университет та ачылмады, ә киресенчә, КДПИ (педагогика институты) һәм гуманитар институтны КФУ га тапшырып, татар теленә зур зыян салдылар.

Дүртенчедән, Россия Федерациясе хакимияте, РФ Конституциясен бозып, милләтләргә һәм аларның телләренә каршы һөҗүм алып бара. Бу Россияне эчтән таркату булмыймы икән.

Бишенчедән, бусы иң мөһиме (югарыда бераз телгә алынды) хикмәт халыкның үзендә һәм җитәкчеләрдә. Бүген татар милләте үлеп бара. Ул үзенең теленә дә, халык буларак киләчәгенә дә битараф һәм ваемсыз.

Балтыйк буе, Кавказ һәм Урта Азия халыклары үз телләрен беркайчан да, кайда булсалар да онытмаячаклар. Аларда милли аң, милли горурлык һәм үз традицияләре, гореф-гадәтләре көчле. Ә татар халкының зур күпчелегенә нәрсә?! Аның тамагы тук, өсте бөтен булса, аңа тел дә, гореф-гадәтләр дә кирәкми.

Шактый еллар элек миңа районыбызда 1970 нче еллардан бирле яшәүче осетин гаиләсендә булырга туры килде. Балалары белән фәкать үз телләрендә сөйләшәләр, бернинди урыс сүзе дә, татар сүзе дә кушмыйлар. Бу бит Россия уртасында, Татарстанда, аның күпчелек халкы татар, чуаш, урыслар булган җирдә. Бердәнбер осетин гаиләсе! Ә безнең татарлар? Базарлы Матакта туып-үскән яисә кечкенәдән анда үскән милләттәшләребезнең абсолют күпчелеге үз телебездә 10-15 җөмләдән торган кыска гына чыгыш та ясый алмыйлар. Бик ямьсез күренеш.

Ул гынамы. Авылда үскәне дә хәзер чиста татарча сөйләшә алмый. Халык телендәге сүзләрнең 70 процентлабы урыстан кергән - югарыда әйтелгәнчә, һичнинди ихтяҗсыз. Шуңа барып җиттек ки, дәрестә укучылар саф татарча җөмлә белән бирелгән сорауның кайбер сүзләрен аңламыйча, аның русчасын сорыйлар. Ә бу сүз әле кулланыштан да чыгып бетмәгән. Олылар, әти-әниләре шулай сөйләшкәч, балалары да шулай сөйләшә. Бүгенге көнгә безнең туган телебезне, ана телебезне кирәксез бер телгә әйләндерделәр. Укытучылар да (хәтта татар теле укытучылары да, кайберләрен санамаганда), бу хәлгә әллә ни игътибар бирми, чөнки үзләре дә шулай сөйләшә.

Мөхтәрәм җәмәгать! Без ни эшлибез соң, кая барабыз? Ни өчен без газиз, аһәңле сүзләребезне, шуның белән телебезне дә юкка чыгарабыз? Үзеңнең гасырлардан килгән сүзләреңне сөйләмнән чыгарып ташлап, алар урынына урыс сүзен алу ул үзеңне үстергән, караган туган анаңны алыштыруга тиң. Безнең болай эшләргә ни хакыбыз бар соң?! Безне шул телне тудырган, саклаган, шанлы дәүләтләр тоткан әби-бабаларыбыз гафу итмәсләр.

Без бит бөтен дөньяда данлыклы булган, вакытында кабатланмас цивилизациягә ирешкән Алтын Урда дәүләте варислары. Шул халык бетәргә, үләргә җыенганмы? Без үз-үзебезне бетүгә дучар иткәнбез икән, монда Мәскәү басымы да кирәкми.

Милләт бит әле ул тәкъдир дә. Милләт һәм тел Аллаһ тарафыннан бирелгән. Ә тәкъдирдән риза булмау, милләтеңнән, телеңнән баш тарту ул зур гөнаһ. Ахирәттә аның өчен Хак Тәгалә каршында җавап бирәсе булачак.

Милләтем! Уяныйк! Тетрәнеп һәм кагынып алыйк. Мескен булмыйча, горур булып алга таба атлыйк һәм яшик! Бердәм булыйк, аңыбыз булса, без җиңелмәбез. Киресе булса, безнең тарихта эзебез калмаячак.

Хаксызга чыгарып ташланган сүзләребезнең бер өлеше:

Түбә - крыша

мы, әллә - чтоли

нүеш, почмак - угол

аша - через (через Биләр аша барабыз диләр)

алай иткәнче (чы, че кушымчалары) чем

борылыш - поворот

алтын - золото

көмеш - серебро

тәменә карап - по вкусу

яңадан яисә кире уйлау - передумайт итү

Идел - Волга

Мәскәү - Москва

Алабуга - Елабуга

өй, ызба - дом

савыт-саба - посуда

җиләк-җимеш - фруктылар

бакыр (мед (дөресе медь), бөтен металлар да урыс телендә

корал - оружие

бәйрәм - праздник

котлау, тәбрикләү - поздравить итү

койма - забор яки ограда

компьютер кәгазе - бумага, кәгазь, гомумән, бумагага керү өчен бара

уңай, уңалй - удобно

бушлай -бесплатно

буяу - краска

буярга - красить итәргә

көн исемнәре - барысы да урысча

йозак - замок

мәет җыю, җирләү, күмү - похороны, похорон

каймак - сметана

эремчек - творг

сыер мае - сливочное масло

бөртек - зерно

бүсер - грыжа

сайлап алу мөмкинлеге - выбор

фән түгәрәге - кружок

токмач - лапша

дус кызым, дус хатыным - подружкам

мөмкинлек - возможность

котлыйм, тәбриклим - поздравляю

котладым - поздравить иттем

чәй мәҗелесе - чаепетие

дөгене дә "рис"ка әйләндереп маташалар

авыру кеше - больной (татар врачлары гаепле)

карабодай - гречка

милләт - нация

Районның татар авыл исемнәрен район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре урысчага әйләндереп бетерделәр. Ташбилге - Тяжбердино, Түбән Әлки - Нижнее Алькеево, һ.б.

Аннан соң татар теленә үсәргә, яшәргә мохит һәм ихтыяҗ юк диләр. Ялган. Ихтыяҗын милләт үзе сакларга тиеш. Югарыда күрсәтелгән осетин гаиләсе нинди ихтыяҗдан чыгып осетинча сөйли. Үзенең телен югалтасы килми. Югалтса ул осетин түгел. Аны милләт санга сукмый.

Рафаил Гатауллин,

Алпар авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев