Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Николай Вассунов “Ел инженеры” дип исемләнгән бәйгедә җиңүче булды

Николай Вассунов – Россия күләмендә үткәрелгән өченче “Ел инженеры” дип исемләнгән бәйгедә җиңүче булды.

 
Николай Николаевич республиканың сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Родион Карпов кулыннан кадерле диплом һәм бүләкне 30 ноябрьдә “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә бүләкләү тантанасында алды.   
– Татарстанның бар тармакларыннан иң яхшы 297 инженер катнашкан бәйге 2 этапта үтте. Ике этапны да уңышлы узган өч кеше финалга чыкты, шуларның берсе мин идем. Галимлек дәрәҗәсе булган белгечтән генә калышканнан соң, икенче урынга лаек булдым. Бу минем өчен зур җиңү. Шуңа да кайчандыр сәләтләремне күреп, аларны үстерүгә зур өлеш керткән Базарлы Матак мәктәбе укытучыларына рәхмәтлемен, – диде Николай Вассунов газетабызга биргән әңгәмәсендә. 
Николай Николаевич – күп балалы гаиләдә туып үсә. Ире үлгәннән соң, хатыны Таисия биш баланы үзе генә аякка бастыра. Вассуновларның бар балалары да мәктәптә яхшы укый, спорт һәм сыйныфтан тыш эшләрдә уңышларга ирешә. 
Мәктәптә “бишле”ләргә генә укыганы өчен, ул “Артек” пионер лагерына бару белән дә бүләкләнә. 
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Николай Казан дәүләт төзелеш институтының җылылык-газ белән тәэмин итү һәм вентиляция факультетына укырга кереп, аны 1996 елда уңышлы гына тәмамлый. Аннары дипломлы белгечне Норлат шәһәренә эшкә юллыйлар һәм ул бүгенге көндә дә гаиләсе белән шунда яши. 
Николай Вассунов “ГазпромТрансгазКазан” җәмгыятендә озак еллар төзелеш күзәтүе инженеры булып хезмәт итә. Аны эшендә һөнәри осталыгы, гадәти булмаган хәлләрдә тиз арада карар кабул итә белүе өчен хөрмәт итәләр һәм югары бәялиләр.
Николайның игезәк сыңары Геннадий бар. Ул районның спорт мәктәбендә тренер булып эшли. Аңарда шөгыльләнүчеләрнең уңыш-лары турында безнең газета да еш кына язып чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев