Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әниләр көненә багышлап Ташбилге авылында бәйрәм үткәргәннәр

Ташбилге авыл мәдәният йортында Әниләр көненә багышлап, авылда яшәүче барлык әниләрне һәм әбиләрне чакырып бәйрәм үткәргәннәр.

 

Аларны котлап, сәхнәдә “Шатлык” ансамбле кызлары чыгыш ясаган. Алар әниләргә заманча биюләр күрсәткәннәр. Бәйрәмгә килүчеләрнең күңеленә Эльвира Нурлыхакова, сәхнә ветераны Мәйсәрә апа Гарипова башкарган җырлар аеруча ошаган. Үзешчән сәнгатьтә әле генә катнаша башлаган Эльвина Миндубаева әни турында җырлаган.

 

Концерт тәмамлангач, авыл фермеры Зөфәр Хөснетдинов барлык хатын-кызларны Әнилә көне белән котлап, аларга алсу розалар бүләк иткән.

Шундый күңелле кичә оештыручыларга кунаклар исеменнән рәхмәтне өч кыз әнисе, алты оныгының сөекле дәү әнисе Фәүзия Хәмәтҗанова җиткергән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X