Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һөнәри бәйрәмнәрен яхшы кәеф белән каршылыйлар

2007 елда юл идарәсе базасында төзелгән “Алексеевскдорстрой”ның Әлки участогы елдан-ел үсә, ныгый. Машина-трактор паркы яңартылды, заманча ремонт-механика базасы төзелде, чит илдә эшләнгән җиһазлар, агрегатлар кайтарылды.

Чагыштырмача күптән түгел участокның ашханәсен һәм тулай торагын ремонтладылар. Элек база территориясендә инде картайган бакча бар иде, быел аның урынына илледән артык алмагач һәм груша утыртып яшел аллея ясадылар, сукмак салдылар, утыргычлар куйдылар. Участокның офис бинасы янәшәсендә үзенчәлекле һәйкәл барлыкка килде – постаментка беренче асфальт җәю тракторын куйдылар. Бер сүз белән әйткәндә, зур үзгәрешләр күз алдында.

–Безнең коллектив район эчендәге 328 километр озынлыктагы автомобиль юлына хезмәт күрсәтә. Һәр торак пунктка каты түшәмәле юллар булу белән башка районнар мактана да алмый, ә бездә инде авыллар эчендә дә юллар төзелә. Бу шатландыра, билгеле,–дип әйтеп үтте участок начальнигы Рашат Гыйззәтуллин. Ул үз хезмәткәрләренең нигездә районнан читтә эшләүләрен дә ассызыклады. 
Мастер Илнур Җиһаншин җитәкләгән бригада җәй айларында Казанның урам юллары челтәрен төзекләндерүдә хезмәт куйган. Хәзер монтажчылар “Карамалы-Иске Әнҗерә” юлындагы су агызу торбаларын бетон белән ныгыталар. Сүз уңаеннан: әлеге объект план буенча киләсе ел ахырында гына куллануга тапшырылырга тиеш булса да, юл төзүчеләр шушы катлаулы участоктагы эшләрне быел ук төгәлләргә җыеналар. Катлаулы, чөнки биредә сазлыклар күп, туфракны известь белән ашларга, башка яңа төрле техник алымнар кулланырга туры килә. Озынлыгы алты километр булган юлдан җир асты суларын читкә агызу өчен 2,2 километр озынлыктагы  улаклар куелды. 
Шушы улаклар һәм торбаларны салуда җәй көннәрендә участокның тәҗрибәле мастеры Фәнил Гыйльфанов җитәкләгән бригада эшләде. Хәзер үз эшләренең осталары булган бетончыларны күрше Спас районына “Базяково-Тукай” объектына командировкага җибәргәннәр. 
Мастер Ленар Хәйретдинов җитәкләгән юл төзүчеләр бригадасы сезонның буеннан буена диярлек Түбән Кама шәһәрендә эшлиләр, алар “Безнең ишегалды” республика программасы буенча йорт тирәләрен төзекләндерәләр. 
Салман егете прораб Илнар Хәлиуллин башка белгечләр һәм төзүчеләр белән Казан аэропортыннан ерак түгел объектта эшли. Хәзерге вакытта егетләр канализация торбаларын монтажлау белән шөгыльләнәләр. 
Прораб, үз эшендә чын оста Илнар Сәмигуллинның бригадасы бөтен республика буйлап юлларга асфальт-бетон салып йөри. Ә мастер Илшат Гафиятуллин командировкага Башкортостанга ук җибәрелгән – анда шулай ук безнекеләр юллар төзи. 
–Юл төзүчеләр хезмәте командировкалар белән бәйле шул. Эшче-белгечләребезнең, техниканың күпчелеге районнан читтә эшли. Әмма без район авыллары урамнарындагы юлларны төзү һәм ремонтлау буенча өстебезгә алынган йөкләмәләрне дә үтибез. Район үзәгенең урам юллары челтәрен норма таләпләренә туры китерү буенча эш ахырына якынлаша,–ди Рашат Гыйззәтуллин. 
Ул зур шатлык белән бу көннәрдә генә автопаркларының тагын өч берәмлек техникага тулылануын хәбәр итте. Өр-яңа үзбушаткыч ике КамАЗ машиналары тырыш һәм тәҗрибәле шоферлар Фәнил Акмаловка, Рәис Гатауллинга тапшырылган. Ә МТЗ-2141 тракторына яшь булса да, үзен яхшы яктан күрсәтеп өлгергән Ринас Галимов утырган. Хәзер участок базасында 36 йөк машинасы, 10 вахта автомобиле, 15 берәмлек махсус техника бар. 
Юл төзелеше белән шөгыльләнүче фән дә бер урында гына тормый, соңгы елларда федераль һәм республика трассаларын ремонтлауда вак таш һәм мастикадан торган катнашма куллана башладылар. Ул озак хезмәт итә, тузмый. Юл эшчеләре якынлашып килүче кыш турында да истә тоталар, алар 2500 тонна ком-тоз катнашмасы әзерләп куйганнар инде. 
Әмма, һәр оешмадагы кебек, биредә дә иң зур байлыклары – эшче һәм белгечләр. Хәзерге вакытта Әлки участогында 183 кеше эшли. Кайнар сезон чорында эшчеләр саны 250 гә җитә. 
–Бездә барлык эш шартлары тудырылган: хезмәт хакы аена ике тапкыр түләнелә, өч тапкыр туклану оештырылган, зарарлы сәнәгатьтә эшләүчеләргә сөт ризыклары бирелә, эшчеләр һәр сезонга яраклы махсус өс һәм аяк киемнәре белән тәэмин ителә, шулай ук кирәксенүчеләргә печән, бөртек бүлеп бирелә. Ел саен диспансер тикшерүе үткәрәбез, икенче атнадан Әмир Хафизов һәм Франгизә Таченкова республика шифаханәләренә китәләр – аларга бушлай юлламалар бирдек,–дип хәбәр итте участок диспетчеры Илназ Сираҗев. Ул әле участокның мини-футбол буенча командасы яулап алган кубоклар куелган киштәләрне дә күрсәтте. 
Югары хезмәт хаклары, әйбәт эш шартлары оешмага яшь кадрларны кызыктырып китерә. Каникуллар вакытына юл эшчеләре булып студентлар да урнаша. Алар диплом алгач “Алексеевскдорстрой”га эшкә киләләр. Оешмада юлчылар династияләре белән аеруча горурланалар. Алар биредә егермеләп: әтиле-уллы Әбрар һәм Илнур Хәсәнҗановлар, Фәрит һәм Фәнил Галиевлар, Фәнил белән Фаил Акмаловлар, Илнур һәм Айдар Сабировлар, ирле хатынлы Наил белән Рузилә Игъламовлар һәм аларның уллары Алмаз, бертуганнар Әлфир белән Альмир Сабировлар, Рөстәм Ваһапов һәм Алия Шәйхетдинова...
Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан Алексеевск бистәсендә иң яхшы эшче һәм белгечләрне данлаячаклар. Алар арасында шоферлар Радик Миндубаев һәм Илнур Хәмитов, каток йөртүче машинист Илнар Заһидуллин, эретеп ябыштыручы Рамил Әхмәдиев бар. Бүләкләрне уннан артык кешегә тапшырачаклар. Юл эшчеләренең күпчелегенә өстәмә ял көне бирелә. Яңа атна башыннан исә кабат эшкә – юл төзүчеләрне яңа километрлар көтә. 
Бәйрәм белән, осталар!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X