Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нәселләребезнең хәтер җепләре

...Бөек Ватан сугышында ике яктан да бабаларым катнашкан минем. “Үлемсез полк” колоннасына бер кулыма әтиемнең әтисе, Яңа Чаллы авылыннан Харис Гариф улы Шакировның һәм икечесенә Татар Мулла авылыннан әниемнең әтисе Хафиз Хисаметдин улы Хисамовның фоторәсемнәрен тотып кушылырга җыенган идем. Әмма быел “Үлемсез полк” урамнар буйлап атламаячак шул: истәлек акциясе бөтендөнья интернет челтәренә күчеп, шунда үтәчәк.

Муллавыл дәү әтиебезнең бердәнбер фотосын без, аның оныклары, берничә ел элек кенә эзләп таптык әле. 1903 нче елда туган Хафиз бабайның сугыш башланган җәйдә инде ишле гаиләсе булган. Хатыны Мәликә белән сөенә-сөенә өч улларын, ике кызларын үстереп яткан бәхетле мәлләре... Укымышлы бабабыз бухгалтерлык хезмәтенең нечкәлекләрен әйбәт белгән, күрәмсең, аны ревизор итеп районның бер авылыннан икечесенә күчереп тә йөртәләр. Колхозларда исәп эшенең дөрес алып барылуын тикшерә ул.

Әнә шул имин тормыш 1941 елнын 22 июнендә челпәрәмә килә! Аякка баскан гына дүрт баласын итәгенә җыеп, әлерәк кенә туган бишенчесен күкрәгенә кысып, Мәликә әбиебез капка төбеннән озатып кала ирен сугышка...

Белмибез, Хафиз бабай газизләренә яу кырларыннан хатлар язгандырмы, әллә өлгермәгәндерме... Ул 1941-42 нче елларның иң аяусыз сугышлары барган Мәскәү астына җибәрелә. Ржев юнәлеше, һәр көн, һәр сәгать илебезнең йөрәге – башкаласы өчен барган хәлиткеч бәрелешләр бу яудан исән-имин чыгу шансын юк дәрәҗәсенә җиткерә... Соңрак тарихчылар аларны “Ржев иттарткычы” дип атый. Шушы “иттарткычта” минем дәү әтиемнең дә гомере өзелә.

Каршымда 78 ел элек язылган ике документ. Берсе – полк писареның исәп кенәгәсенә язып куйган ике юллык отчеты: №63 Хисамов Хафиз Хисамович, кызылармияче, укчы, 42 нче елның 4 гыйнварында Калинин өлкәсенең Ржев районы Гороватка авылы янында үтерелгән, гәүдәсе яу кырында калдырылды... Бу мәгълүматны беренче тапкыр укыгач, мине әнә шул соңгы сүзләр бигрәк тетрәдергән иде...

Икенче документ – солдатның гаиләсенә җибәрелгән “похоронка”. Анда болай диелгән: “Ирегез социалистик Ватан өчен барган сугышларда антына тугры калып, батырлык һәм кыюлык күрсәтеп... һәлак булды”.

Яңа Чаллыда Шакировлар гаиләсеннән сугышка әтиемнең әтисе Харисны, аның улы Рәфкатьне алалар. Беренчесен Казанга эш белән барган җиреннән фронтка озаталар. Рәфкатьне унҗиде яше тулуга, 1942 елда фронтка җибәрәләр. Ул Байкал арты хәрби округына эләгә, артиллерия разведкасында хезмәт итә, японнарга каршы сугышып, исән-имин авылына кайта.

Әтиләренең дә гомере бетмәгән икән: фронт линиясен кичкәндә разведчик Шакиров минага эләгеп каты яралана, шунда бер аягын югалта. Әмма, култык таягына таянып булса да, хатыны Мәликә белән биш малае янына әйләнеп ката дәү әтиебез.

... Күрше ике авыл, алардагы гап-гади ике гаилә. Башка бик күп миллионнар кебек, алар да Бөек Ватан сугышының бөтен михнәтләрен кичерәләр. Ирсез калган Мәликә Хисамова биш баласын ялгыз үстерә, ә балалары ятимлек ачысын тулысы белән татый. Кечкенә генә буйлы дәү әниебез гаять сабыр, тыйнак карчык иде. Сугыш чоры турында сораша башласаң, безнең сыерыбыз бик яхшы иде, ул гына ач үлемнән алып калды, дияр иде ул. Юк, сыер түгел, фронтовик хатынының сыгылмас нык холкы, тырышлыгы, түземлелеге коткарып калган биш баланы.

Сугышка кадәр туарга өлгергән биш малаен, аннары дөньяга килгән тагын икесен (авыр тормыш сәбәпчедер инде, тагын дүрт ир баласы сабый килеш хушлашалар якты дөнья белән), инвалид ирен караган Чаллы дәү әниемнең түземлелеге таң калдырырлык түгел мени?! Әле бит колхоз эшенә дә өлгерергә кирәк... Уйлап карасаң, шаклар катарсың, ничек түзгәннәр, чыдаганнар икән алар?

Хәзер инде әби-бабайларыбыз гына түгел, аларның ул-кызлары да юк бу дөньяда. Әмма без, оныклары, аларны яратабыз, горурланабыз. Күңелләребездә чиксез рәхмәт хисе. Бу хисне инде үз оныкларыбызга тапшырыр вакыт җитте. Белсеннәр, онытмасыннар иде алар да. Хәтер җебе өзелмәсен иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев