Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нурия Фәракшина: “Рус теле – зур илебез теле”

Укытучы һәр кеше тормышында да гаять зур роль уйный.

 Еш кына без белемле булуыбыз өчен әти-әниләргә, әйләнә-тирәдәгеләргә рәхмәтле булабыз, моны әби-бабайларыбыздан күчкән сәләт дип тә саныйбыз. Озын исемлектә укытучыга һәрвакыт урын да калмый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң күп еллар үткәч тә, остазларын, гадәттә, мөгаллим үз вакытында күңелләренә яхшылык дигән орлыкны салган укучылар искә ала. Ышаныгыз: еш кына алар һич кенә дә “бишле”гә укучылар булмый...  
Без бүген язмабызда Нәби Дәүли исемендәге гимназия укытучысы Нурия Фәракшина турында сөйләргә телибез. Язмабыз герое чыгышы белән Чуаш Кичүе авылыннан. Аның әтисе Нияз Ганиев гомере буе йөртүче булып хезмәт иткән, әнисе озак еллар  хәрби исәпне алып баруда эшләгән. 
Нурия мәктәптә яхшы билгеләргә генә укый, ә үзешчән сәнгать смотрларында аңа алып баручы вазыйфасы тапшырыла. Әйдәманлык сыйфатларына ия булган тырыш, рус әдәбиятын яраткан һәм иң катлаулы темаларга да иншаларны бары тик “5”ле билгеләренә генә язган кызга укытучы булырга кирәк – гаилә утырышында шундый карар кабул ителә. Өстәвенә, үрнәк алырдай кешеләр туганнар арасында ук бар – апасының эш тәҗрибәсе күз алдында. Равия Нияз кызы балаларга рус теле укыткан. Яңа белемнәрне кызыклы итеп аңлата алуы, дәресләрне иҗадый үткәрүе, балаларны чиксез яратуы сәбәпле, ул кыска гына вакыт эчендә хезмәттәшләре һәм җитәкчелек алдында абруй казана. 
Алабуга педагогика институтын тәмамлаганнан соң, дипломлы белгеч туган районына эшкә кайта. Нурия Нияз кызы Пушкин, Лермонтов, Тургенев телләрен Чиябаш мәктәбендә укыта. Берничә елдан эш урыны килеп чыккач, туган авылы Чуаш Кичүе мәктәбенә күчә.    
Көннәрдән беркөнне район үзәгендә яшәүче Марс Фәракшинны очраткач, аның гомерендәге иң мөһим кеше булуын аңлый. Ул укыган йөзләрчә һәм меңнәрчә китапларда сурәтләнгән каһарман сыйфатларын менә шул егеттә күреп ала. Шул вакыттан бирле өч дистәдән артык еллар үтә...
Ире белән Базарлы Матакка күченгәч, Нурия Нияз кызы гимназиягә эшкә урнаша. Билгеле, балалар саны биредә шактыйга күбрәк була,  дәресләр дә күбрәк билгеләнә. Әлеге һөнәрнең бик зур бер уңай ягы бар – ул зур хезмәт еллары һәм тәҗрибәсе булган укытучыга яшь турында уйланырга мөмкинлек бирми. Балалар мәктәпкә килә, үсеп китеп тә баралар. Ә укучыларны аңлау, заман белән бергә атлау өчен, һәр буын белән бер дулкында булырга, күңелең белән һәрвакыт яшь калырга кирәк.   
–    Шулай да минем белгечлекнең бер зур тискәре ягы да бар, минемчә, ул һәр тел белгеченә дә хастыр. Ул – хаталарга битараф калмау. Гадәти кешеләр кебек тыныч кына сәгатьләр буе интернетта “утыра”, бүгенге көн әдәбиятын битарафлык белән укый алмыйм. Сер түгел: хәзер язучылар корректорларга акча сарыф итәргә теләмиләр, шуңа да язмаларда хаталар, бик тупаслары да кала. Әлеге “чир” миңа хәтта яшәргә дә комачаулый. Шуңа да яшермим: кайчакта ручкамны алам да, берәү дә күрмәгәндә, җәмәгать урыннарындагы стенд һәм элмә такталардагы хаталарны төзәтәм. Шундый кеше инде мин: рус теле өчен йөрәк әрни. Аңа сакчыл караш юк, телне инглиз сүзләре чуарлый,  – дип ачына укытучы. 
Нурия Нияз кызы рус әдәбиятын бик яратып укыта.
–     Беләсезме, мин мәктәптә 31 ел эшлим инде. Ел саен бар әсәрләрне дә яңабаштан укып чыгам. Моны мин нинди дә булса каһарманны яисә эчтәлекне онытып калдырудан куркып эшләмим. Чөнки чәчмә әсәрләрнең кайбер өлешләрен хәтта яттан да беләм. Эш шунда: классик язучыларның хезмәтләре укыган саен яңача ачыла. Быел үзем өчен Николай Лесков хикәяләре, Владимир Маяковский поэмалары, Марина Цветаева шигырьләрендә башка төрле мәгънә төсмерләре таптым. Еш кына мондый үзгәреш җәмгыятьтәге, үз тормышымдагы нинди дә булса вакыйгаларга бәйле рәвештә дә була, - дип таный мөгаллим. 
Билгеле, кызыклы дәрес үткәрү өчен, өйдә яхшылап әзерләнергә кирәк. Укучылар кебек үк, укытучылар да көн саен зур җаваплылык белән дәресләргә әзерләнә, дәфтәрләрне тикшерә, план төзи. Ярый әле,  укытучы эшен өйдәгеләр аңлый. Өй эшләре ир-ат, хатын-кызныкына бүленмәгән дустанә гаиләдә ике малай – Марсель белән Кәрим үсә. Олысы хәрби бурычын үтеп кайткач, әнисе хезмәтен сайлый – педагогика көллиятенә укырга керә. Кечкенә уллары Камилгә, әтиләре кебек үк, техника җене кагылган: ул автомеханиканы бөтен кешедән дә яхшырак белү турында хыяллана. Шуңа да хәзер автотранспорт техникумында белем ала. 
 – Минем бурычым  – һәр баланың дөрес итеп язуына, фикерләрен матур, төзек җөмләләр белән әйтүенә ирешү. Рус телен – безнең гаять зур илебез сөйләшә һәм яза торган телне белү бик мөһим, – дип саный Нурия Фәракшина.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев