Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нәзарәт Республика ифтарында катнашу өчен волонтерлар җыю турында игълан итә

Россиядәге иң зур массакүләм авыз ачу мәҗлесләренең берсе булып саналган әлеге чара 25 майда “Казан Арена” стадионында узачак.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте VII Республика ифтарында катнашу өчен волонтерлар җыю турында игълан итә. Бу турыда нәзарәтнең матбугат хезмәте яза.

Россиядәге иң зур массакүләм авыз ачу мәҗлесләренең берсе булып саналган әлеге чара 25 майда “Казан Арена” стадионында узачак. Бу көнне намаз уку һәм авыз ачу өчен 15 мең кеше җыелачак.

Искәртеп үтәргә кирәк, мөфтиятнең иң зур социаль проекты булып, традицион рәвештә, республикакүләм ифтар санала. Былтыр ул беренче тапкыр ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым уздырылды һәм ике көндә Казанның Теннис академиясендә 10 меңләп мөселман кешесен “бер өстәлгә” җыйды.

2018 елда ул алтынчы тапкыр оештырылды. Анда күпбалалы һәм азкеремле гаиләләр, физик мөмкинлекләре чиклеләр, ятимнәр, җәмәгать һәм дин эшлеклеләре, башка төбәкләрдән, шулай ук республиканың төрле районнарыннан килгән мөселманнар катнашты. Республикакүләм ифтарны оештыруга дүрт йөзгә якын волонтер җәлеп ителде.

Быел исә ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру һәм ашамлыкларны өләшү өчен 16 яшь һәм аннан өлкәнрәк меңләп волонтер җәлеп итү күздә тотыла. Хәйрия чарасы Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе һәм “Казан Арена” стадионы дирекциясе белән бергәлектә, оештырыла.

 

Волонтер булу өчен түбәндәге форманы тутырырга кирәк.

 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев