Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районындагы өлкәннәр йортына керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” ансамбле зур концерт һәм музыкаль үзәк бүләк итте. ФОТО, ВИДЕО

Керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" Дәүләт фольклор ансамбле өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләргә зур бәйрәм ясады.

7 февральдә әлеге ансамбль артистлары интернатка килеп, искитмәле концерт күрсәттеләр. Казанда 2008 елда керәшеннәр җәмгыяте инициативасы һәм Татарстан хөкүмәте карары белән оештырылган "Бәрмәнчек" бик күп халыкара конкурслар лауреаты, халыкара фестивальләр дипломанты булган. Ул бүген республикада гына түгел, илнең төрле төбәкләрендә һәм аннан читтә дә популярлык казанган. Ә ансамбльнең художество җитәкчесе Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кашапованың нәсел тамырлары районыбызның Урта Әлки авылына барып тоташа икән. Артистлар интернатның актлар залында керәшен, татар һәм рус халык җырларын һәм биюләрен башкардылар. Өлкәннәр аларны рәхәтләнеп тамаша кылды, зур күңел күтәренкелеге алды.

Кунаклар интернатка музыкаль үзәк һәм үз концертларының музыкаль дискларын да бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Әлки районындагы өлкәннәр йортына керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” ансамбле зур концерт һәм музыкаль үзәк бүләк итте. ФОТО, ВИДЕО

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев