Өч атнага киткән Гөлсирә Нуруллина өенә өч ай узгач кына кайтып җитә алды
Исемен дә атыйсы килмәгән яңа авыру дөньяның астын өскә әйләндерде дә ташлады.
Кемдер бу чирне үзе кичерде, кемдер сулыш алырга тилмереп яткан туганы өчен ут йотты. Якынын, дустын, яхшы танышын мәңгегә югалтучылар да бар инде арабызда...
Ә менә бу хикәянең төп героен гадәти булмаган сынауга дучар итте пандемия – балаларын сагынып, туачак оныгын каршырга дип ерак юлга чыккан Гөлсинә Нуруллинаның сәфәре нәкъ 100 көнгә сузылды!
Ләйлә Әхмәтшина
“Соңгы рейс безнеке булды”
Гөлсирәнең улы бик еракта, Согуд Гарәбстанында белем ала. Янына гаиләсен дә алды ул – тормыш иптәше Альбина белән ике кызы да шунда киттеләр. Юлга чыкканда яшь хатын өченче баласы белән авырлы иде, аны Мәдинә шәһәрендә табарга дип килешә Шәйдуллиннар. Әмма килен каенанасына шарт куя: “Оныгың туган җиргә син дә киләсең, балаларны карашасың!”
- Ризалашмыйча нишлим, үземнекеләр бит! – дип көлеп искә төшерә Гөлсирә бер ел элек булган вакыйгаларны. – Оныкларымны да сагындым, бик күрәсем килде. Тагын бер максатым анда барып хаҗ кылу, Пәйгамбәребез яшәгән, дин тараткан җирләрне үз күзләрем белән күреп кайту иде. Шуңа, иремнән рөхсәт алып, ерак юлга тәвәккәлләдем дә инде.
26 февраль төнендә, әле коронавирусның тарала гына башлавын, әмма кайбер илләр инде аңа каршы чаралар күрүгә керешкән вакытта, Гөлсирә самолетка утыра. Икенче көнне иртәнге сәгать бердә килеп җитә ул, ә ике сәгатьтән Согуд Гарәбстаны чикләрен ябып куя. Аэропортлар тынып кала, килгән-киткәнне кертмиләр дә, чыгармыйлар да.
- Башта без моңа әллә ни борчылмадык, 10 көнгә генә диделәр. Ә минем исәбем балалар янында өч атна тору иде. Дөрес, чикләүләр ил эчендә дә кертелгәнлектән, хыялыма ирешә – хаҗ кыла алмадым. Балалар яшәгән Мәдинә шәһәрен дә яхшылап карап булмады. Килүемнең икенче көнендә үк Пәйгамбәр мәчетенә барып намаз укып өлгерүемә шатланырга гына калды, – дип сйләде миңа Гөлсирә.
Шулай итеп аңа гарәп илендә үзе теләгәнчә сәяхәт итү мөмкинлеге чикләнә. Әмма Гөлсирә баш-аягы белән әни һәм дәү әни рәхәтенә-бәхетенә чума. Ике оныгы Әминә белән Зәйнәпне ияртеп алар яшәгән өйнең яссы түбәсендә махсус ясалган мәйданчыкка чыгалар да, кызу чүл кояшына кинәнеп ял итәләр, үзләре кебек Россиядән килүчеләр белән аралашалар, балаларга күз-колак булалар.
- Беләсеңме, матур апа, ул ил халкы нинди мәрхәмәтле, ярдәмчел! Студент балаларыбызга эчә торган су, азык-төлек, яшелчәләрне бушлай китереп бирәләр бит! Авыр хәлгә таручыларга һәрьяклап ярдәм итәләр. Студентлар яшәгән өйнең беренче катында телефон бар, нәрсәдер кирәк икән, шалтыратып әйтәсең генә, шунда ук китереп бирәләр. Кайчак фатир ишегеңне ачасың, ә бусагада тавык ите, дөге, он һәм башка азык-төлек белән шыплап тулы тартма калдырып киткәннәр. Улым өчен, балалар өчен борчылмыйм хәзер, – ди ул.
Әйе, андагылар өчен тынычлана Гөлсирә. Ә монда, Матакта калган ире, улы хакында уйлап өзгәләнмәгән минуты булмый аның. Өч атнага гына дип чыгып киткән кеше бит! Рәхмәт, өйдәгеләр сабыр гына көтә, Казанда укучы Алинәләре кайтып, әтисенә, кече энесенә булышырга тырыша.
Ә чикләр, бер ябылгач, тиз генә ачылмый шул! Мартта киткән Гөлсирәбез өенә июнь башында гына кайтып җитте. Тиешле карантин вакытын үткәч кенә күрдек әле үзен, ерак гарәп иленнән алып кайткан күчтәнәчләре белән аннан алып кайткан нәфис чынаякларга ясалган чәйләр эчә-эчә туганыбызның хикәясен тыңлап биһуш булдык.
Белем артыннан... Гарәбстанга
Инде хәзер укучыны кызыксындырган сорауга җавап бирик: Гөлсирәнең балалары Согудиягә ничек барып ирешкәннәр соң? Моның үз тарихы бар: дини кануннарны яшәү өлгесе итеп сайлаган Айдар Шәйдуллин 2014 елда Мәдинә шәһәрендәге Ислам университетына укырга алуларын сорап интернет аша гариза җибәрә. Өч ел буе җавап алмагач, бу турыда онытып та өлгерә ул. Хатыны, балалары бар, гаиләле кешенең уйлары да тормыш итү хакында... Әмма көннәрдән бер көнне җавап килә бит ерак илдән!
- Һәм син, белем алам дип, бик еракка китәргә карар кылдың... Ә бит ислам нигезләрен Татарстанда да укыталар, – дип төпченә башладым Айдардан.
- Бердән, читкә китеп, дөнья күрү теләге зур иде. Икенчедән, гарәп теле өйрәнәсе килү, моның өчен шул җирлектә яшәү яхшырак икәнен аңлау... Һәм, иң мөһиме, дини белемне ислам барлыкка килгән һәм тарала башлаган урында алу нияте... Болар барысы да мине гаиләмне, якыннарымны калдырып ерак юлга чыгып китүгә этәрде, – дип аңлата Айдар.
Өч семестрны ул тулай торакта яшәп укый, аннары кайтып хатыны Альбинаны, кызлары Әминә белән Зәйнәпне дә алып китә. Яшәү шартлары өчен борчыласы юк, институт гаиләле студентларга уңайлы тирәлек булдырган, булышып тора. Айдар инде гарәп телен шактый әйбәт үзләштергән, үзен бу илдә ышанычлы хис итә.
Егетебез институтның шәригать факультетында укый, ислам кануннарын өйрәнә. Әйтик, теге я бу хәлдә мөселман нишләргә тиеш, нинди гамәлләр аның өчен тыелган, кайсылары рөхсәт ителгән. Шәригать кануннары гаилә, җәмгыять, икътисад, хокук, сәүдә һәм башка өлкәләрне ничек җайга сала?..
- Укып бетергәч кади буласың инде алайса, – дип үземнең аңлаганымны күрсәтәсем килеп әйтеп куйдым Айдарга.
- Нәкъ шулай! – дип раслады ул.
Аны тыңлавы гаять кызыклы, дүртенче курсын укып бетереп килүче яшь туганыбыз күп белә, без аңламаган нәрсәләрне төшендерә ала. Олы хаҗны кылмаган әле ул, институт билгеләгән чиратны көтә, әмма аена икешәр тапкыр Мәккәгә барып умра кылган, хатынын да үзе белән ияртеп барган.
Әлеге дә баягы коронавирус Ислам институты эшчәнлегенә дә үзгәреш керткән – студентлар дистанцион укуда. Монысы Айдарга гаиләсе белән туган авылына кайтып, Матактан торып уку мөмкинлеге тудырган. Әлегә көзгә кадәр дип исәплиләр. Менә бит заманалар нинди!
Инә кайда, җеп шунда
Бу хикәянең тагын бер герое турында сөйләмәсәм, ул тулы булмаячак. Сүз Айдарның тормыш иптәше, өч бала әнисе Альбина хакында.
Татар Борнае кызы ул. Кечкенәдән әбисе Гөлнәфиснең намаз укыганын күреп, әнисеннән йорт эшләренә өйрәнеп үскән Альбина әйбәт хатын да, килен дә була белде. Айдарының дөньяга, дингә карашын тулысы белән кабул итте, аңа терәккә әйләнде. Беренче көннәрдән үк уңганлыгын күрсәтте яшь килен: кайчан гына, кем генә килмәсен үзләренә, минуты белән өстәл әзерләп кунак итә ул.
Институтта алган һөнәре буенча күңеленә, калебенә яраклаы эш тапмагач, Альбина интернет мөмкинлекләрен җигеп акча эшләү серләренә төшенде.
- Өйдә кул кушырып утырып булмый бит, акчасыз яшәү мөмкин түгел. Башта кыяр-кыймас кына керешкән идем, хәзер, шөкер, өйрәндем инде, – ди ул.
Бүгенге көндә Альбина үз даирәсендә билгеле SMM-белгеч, ул эшмәкәрләргә, блогерларга интернетта сәхифәләрен алып барырга ярдәм итә, консультацияләр бирә, бизнесменнарга интернет киңлекләрендә юл яра. Үз командасы бар, абруе югары.
Альбина белән Гарәбстандагы тормыш көнкүрешләре хакында озак сөйләштек, күп кызыклы нәрсәләр белдем мин аннан. Кызганыч, барысын да сөйләп бетереп булмый. Альбина җирле халыкның гаять ярдәмчел, закон тыңлаучан икәнлеген әллә ничә тапкыр кабатлады.
- Институтны Сөләйман Рудҗихи атлы банкир үз акчасына асрый. Ул студентларга стипендия түли, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүне финанслый. Без, гаилә булгач, махсус төзелгән өйдә фатир алып яшибез. Аена уртача 10-15 мең сумга чыга ул. Су, электр кыйммәт, туктаусыз кондиционер эшләп тора. Ансыз булмый, кайчак урамда кызулык 45 градустан артып китә бит. Ә менә бензин судан арзанрак, – ди ул.
Илдә соңгы елларда күп үзгәрешләр кертелә, хәзер Согуд Гарәбстанына турист буларак та барырга мөмкин икән. Альбина әйтүенчә, ике ел инде хатын-кызларга руль артына утырырга рөхсәт иткәннәр.
Гарәп телен белмәгәч, мартта улы Абдулланы өйдә бәбили Альбина. Дөрес, рус телле табибә ярдәме белән.
- Әнинең килүе минем өчен бәхет булды, бик булышты ул. Балалар өчәү бит, үзем генә өлгерә алган булыр идем микән? – дип каенанасына рәхмәт укый килен.
“Монда рәхәтрәк!”
Ике кыз, Әминә белән Зәйнәп, әллә козу кояш колакларыннан тарткан, әллә Д витамины килешкән, шул арада үсеп, ныгып өлгергәннәр.
- Безгә анда кызык, дусларыбыз күп. Сумайя, Мусейба белән уйныйбыз. Бассейнда коенабыз. Апа, анда безнең янга маймыллар да килә иде! Алар шундый кызыклар! – дип тиз-тиз сөйләп өлгерергә ашыга Әминә. Зәйнәп апасын җөпләп тора.
Әниләре кызларының акылын, сәләтен үстерүне дә кайгырткан: быел беренче сыйныфка керәсе Әминә инде йөгерек укый, әзерлек курслары үтеп диплом алган. Альбина кебек ирләренә ияреп килгән хатыннар арасында төрле белгечләр бар икән. Әйтик, Түбән Камадан педагог-логопед дәресләр оештырган, Казахстаннан килгәне балаларның иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итә...
- Анда бик кызыктыр, рәхәттер сезгә, әйеме, кызлар? – дип сынап карыйм балаларны.
- Юк, монда рәхәт, Матакта рәхәтрәк!, – диләр кызчыклар.
... Әтиләре дә шул фикердә. Укып бетергәч гарәп илендә калырга теләмисеңме соң, дигән соравыма:
- Юк, һичшиксез кайтам! Кайда туган, шунда кирәге чыккан, диләрме әле? Минем Пәйгамбәр илендә алган белемнәремнең дә бәлки үзебездә кирәге булыр. Мин моңа бик тә ышанам, – дип җавап бирде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев