Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Оксана Лычникова: « Сабыебызны үзебездә, табарга булдым»

Узган атнада Базарлы Матакның бала тудыру йортында сабые белән ананы тантаналы озату булды. 

 
Аларны үзләре белән чәчәк бәйләмнәре һәм шарлар алып килгән медицина хезмәткәрләре котлады. Шулай булмый мөмкин дә түгел: бала тудыру йортыннан аларның хезмәттәшләре – ЛОР-бүлмәнең шәфкать туташы Оксана Лычникова улы Глеб белән чыкты. 
-    Баламны биредә, үзебездә, табара булдым, чөнки йөклелек чорында Базарлы Матак хастаханәсенең хатын-кызлар табибында тикшеренеп тордым. Аннары үзебезнең табибларга ышанычым да зуррак, - дип, шатлыгы белән уртаклашты Оксана. 
Лычниковлар гаиләсендә яңа туган сабый – дүртенче бала. Олы уллары икътисад, идарә һәм хокук институты студенты, икенчесе – кызлары Дарья, аңа 14 яшь. Мәктәптә укый, киокушинкай-каратэ белән шөгыльләнә. Кечкенә кызлары Дианага биш яшь, балалар бакчасына йөри. Гаилә башлыгы Борис исә 105 нче янгын сүндерү бүлегендә эшли.
Нәни энеләре белән әниләрен каршы алырга Лычниковлар гаиләләре белән килгән. Хәтта дәү әни белән дәү әтиләре дә аларны өйдә  көтеп тора алмаган – сабыйны хастаханәдә каршы алырга булган. 
Хатын-кызлар табибы-акушер Эмма Шәйхетдинова гаиләне тагын бер сабыйлары тууы белән котлады, аларга иң изге теләкләрен җиткерде, сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев