Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Октябрь аенда интернет бетәчәк?

11 октябрьдә тарихта беренче тапкыр криптография ачкычларын алмаштыру процессы булачак.

 

Бөтен дөньядагы интернет-кулланучылар өчен борчу туарга мөмкин. Интернетка керү проблемасы турында домен исемнәре һәм  IP-адреслар белән идарә итүче корпорациягә (ICANN) сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

 

11 октябрьдә тарихта беренче тапкыр криптография ачкычларын алмаштыру процессы булачак. Бу ачкычлар домен исемнәре системасын саклый. Шул сәбәпле кайбер кулланучылар 48 сәгать дәвамында кайбер ресурсларны ачканда кыенлыклар белән очрашырга мөмкин, диелгән әлеге хәбәрдә.

Система "server failure" яки SERVFAIL хатасын күрсәтергә мөмкин.

ICANN һәм АКШ Сәүдә министрлыгы арасындагы килешү вакыты 2016 елда беткән. Вашингтон интернетны контрольдә тотуны дөнья җәмгатьчелегенә тапшырган. Бу эшләр белән Халыкара иҗтимагый оешма шөгыльләнгән. Хәзер исә интернет белән идарә итү моделе төрле илләрдәге барлык катнашучылар ярдәмендә башкарылыр дип күзаллана.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/11-oktyarbd-b-ten-d-nyada-internet-bet-ch-k-dig-n-s-z-d-resme/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев