Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкәннәр һәм гарипләр өчен интернат йортында якташыбыз Рушания Вәлиева концерт куйды

Өлкәннәр һәм гарипләр өчен интернат йортында якташыбыз Рушания Вәлиева җитәкчелек иткән “Мәрхәмәтле йөрәк” группасы концерт куйды.

 
Рушания ханым чыгышы белән Салман авылыннан, озак еллар инде Лаеш районында яши, яшелчәчелек хуҗалыгында эшли. Буш вакытында концертлар оештырып, республиканың мәдәният йортлары сәхнәсеннән чыгыш ясый. Группа составында  – Татарстанның атказанган артисты Шамил Галиев, җырчы һәм баянчы Альберт Галимуллин, татар җырлары буенча күп бәйгеләр җиңүчесе Әминә Галимова, автор-башкаручы Радик Газизов. 
“Мәрхәмәтле йөрәк” группасының интернат йортта әле беренче тапкыр чыгыш ясаулары икән. Әмма Рушания ханым әле тагын килербез, дип  ышандырды. 
–     Интернатта дустанә мөнәсәбәт булуы, бер-берсен хөрмәт итеп яшәүләре күренеп тора. Биредә яшәүчеләрне яхшы ашаталар да, карыйлар да. Концертыбыз тамашачылары һәр чыгышыбызны балаларча самимилек белән шатланып кабул иттеләр. Монда күптән түгел урнашкан ике сыйныфташымны туган көннәре белән котладым. Беркем дә, туганнар һәм якыннардан аерылып, дәүләт карамагына калмам, дип ышанып әйтә алмый, – дип, фикерләре белән уртаклашты Рушания Салих кызы.

Today Opera OPRDesktop 28.0 core 1750.0, May 25, 2022. Active patches: 21

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев