Өлкәннәр өчен оештырылган “кайнар линия”дә яңгыраган сорауларга җаваплар
2 һәм 9 октябрьдә район газетасы редакциясендә өлкәннәр өчен “кайнар линия” оештырылды.
Бу хакта газета укучыларга алдан ук хәбәр ителгән иде. Өлкәннәр белгечләргә үзләрен борчыган барлык сораулар белән мөрәҗәгать итә алды. Сорауларны редакциягә алданрак тапшырырга да мөмкин булды. Аларга районның сәламәтлек саклау, социаль яклау, Пенсия фонды идарәсе, салым инспекциясе белгечләре җавап бирде. Аеруча еш кабатлана торган кайбер сорауларны һәм аларга җавапларны сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.
Валентина ИСАЕВА, Кошки авылы: Мин авылыбыз пенсионерлары исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерергә дип шылтыратам. Авыл мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан бик матур кичә оештырылды. Без өлкәннәр өчен мул чәй табыны әзерләнгән иде. Күңелле концерт та күрсәттеләр. Районнан оста баянчы Марс Ибраһимовны да чакырганнар иде. Ул берсеннән- берсе матур көйләр уйнап күңелебезне күтәрде. Бу кичәне оештырып безгә бәйрәм ясаган мәдәният йорты җитәкчесе Татьяна Матвеевага һәм Марс Ибраһимовка барлык өлкәннәр исеменнән зур рәхмәт.
Рәшит МОСТАФИН, Әхмәт авылы: Мин биш ел инде пенсиядә. Лаеклы ялга чыкканнан бирле милеккә салым түләткәннәре юк иде. Ә быел нигәдер салым түләргә кәгазь килде. Шуңа ачыклык кертә алмассызмы?
Наталья ГОЛУБЕВА, Россия Федераль салым службасының ТР 12 нче районара инспекциясе баш дәүләт салым инспекторы:
– Россия Салым кодексының 407 маддәсе нигезендә пенсионерлар бер объектка милек салымына ташламага хокуклылар. Бу торак йорт, фатир, бүлмә, гараж булырга мөмкин. Законның шушы маддәсе нигезендә сезнең милеккә салым яңадан исәпләнде. Сезгә, Рәшит Хаҗипович, милек салымын түләргә кирәкми.
Людмила МОРОЗОВА, Юхмачы авылы: Ирем өч ел элек вафат булгач, мин аның пенсиясен алдым. Күп балалы аналарның пенсиясенә балалары өчен өстәмә түләү кертелүе хакында закон чыккач, Пенсия фондының район идарәсенә мөрәҗәгать иткән идем. Мин бит биш бала тәрбияләп үстердем. Әмма мөрәҗәгатем нәтиҗәсез калды. Әллә бу закон бөтен кешегә дә кагылмыймы?
Рәис ГАЛЛӘМОВ, Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе:
–“Иминият пенсияләре турында” федераль законның 15 маддәсе 12 бүлеге нигезендә, гариза буенча пенсия күләмен санаганда иминиятләштерелмәгән чорлар, шул исәптән ата-ананың берсенең баланы яшь ярымга кадәр караган вакыты өчен өстәмә баллар исәпкә алына. Беренче баланы тулы календарь ел караган өчен – 1,8 балл, икенче баланы тулы календарь ел караган өчен – 3,6 балл, өченче һәм дүртенче баланы тулы календарь ел караган өчен – 5,4 балл билгеләнә.
Эшләү чоры баланы 1,5 яшькә кадәр карау вакыты белән бергә туры килгән очракта, пенсионерның шәхси гаризасы нигезендә әлеге чорларның берсе сайлап алына: я стаж коэффициентын билгеләү өчен бала карау вакыты эш вакыты буларак санала, яисә эшләү чоры стаждан алып ташлана һәм бала туган көннән алып аңа яшь ярым тулганга кадәр вакыт өстәмә коэффициентлар төсендә исәпкә алына.
Хөрмәтле Людмила Михайловна, балаларыгызны яшь ярымга кадәр карау чорын өстәмә баллар итеп исәпләп (бу чорны гомуми стажыгыздан алып ташлап) иминият пенсиягезне яңадан санау сезнең өчен отышлы түгел.
Рузалия БУБИКОВА, Түбән Әлки авылы: Авыруым буенча мин даими төстә Казанга табибка күренергә йөрим. Ә моның өчен ТТГ, Т-3, Т-4 кан анализы нәтиҗәләре кирәк. Моңа кадәр әлеге анализларны мин түләүле төстә район үзәк хастаханәсендә тапшыра идем. Болай уңайлы иде. Әмма быел июньдә ни сәбәпледер анализлар алуны туктаттылар. Хәзер моның өчен Казанга барырга туры килә. Бер генә тапкыр да түгел, чөнки анализ нәтиҗәләре берничә көннән соң гына әзер була. Ә аннары тагын табибка барасы. Өлкән яшьтәге авыру кешегә бу ансат түгел бит. Зинһар, әлеге анализларны кабат үзебезнең хастаханәдә тапшыру мөмкинлеге тудырылсын иде. Бу мәсьәләнең уңай хәл ителәсенә ышанып калам.
Шундый ук гозер белән Базарлы Матактан да өлкән яшьтәге ханым шылтыратты. Ул үзенең күп пенсионерлар соравы буенча мөрәҗәгать итүен әйтте, әлеге кан анализларын районда тапшыру мөмкинлеген булдыруны сорады.
Светлана ОДУШКИНА, Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе баш табибы:
–Район үзәк хастаханәсендә гормоннарга анализга кан алу техник сәбәпләр аркасында вакытлыча туктатылды. 2019 елның гыйнварыннан башлап бу эш поликлиника шартларында яңадан башкарылачак. Өстәмә мәгълүматны соңрак хәбәр итәрбез.
Ришат АЛИМОВ, Базарлы Матак авылы: Мин хатыным тәрбиясендә (иждивениесендә) торам. Үземнең пенсиям 9200 сум, ә җәмәгатем 15200 сум ала. Минем хәлдәгеләргә пенсиягә компенсация түләнә, дип ишеткән идем. Ул миңа тиеш микән, моның өчен нинди белешмәләр кирәк?
Рәис ГАЛЛӘМОВ, Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе:
– 400 нче Федераль закон (28.12.2013 ел) нормалары нигезендә, хезмәткә сәләтсез гаилә членының аны туендыручы тәрбиясендә (иждивениесендә) булу фактын раслау өчен туендыручы белән тәрбиядәге гаилә әгъзасының керемнәре арасындагы аерма пенсионерның Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумыннан (2018 елда – 8232,00 сум) зуррак булырга тиеш. Шуннан чыгып тәрбиядәге кешегә матди ярдәм суммасы билгеләнә. Ул пенсионерның яшәү минимумы күләменнән кимрәк булмаска тиеш.
Ә сезнең очракта, Ришат Галимович, хатыныгызның һәм сезнең пенсия күләме арасындагы аерма Татарстандагы пенсионерның яшәү минимумыннан кечерәк. Димәк, сезнең хатыныгыз иждивениесендә булу факты расланмый.
Иждивениедә булу факты элегрәк билгеләнгән кешеләр (ягъни әлеге гражданнар туендыручы сыйфатында да, тәрбиядәге кеше сыйфатында да каралды) мөрәҗәгать иткәндә, матди ярдәм бүтәнчә исәпләнә. Моның белән бәйле рәвештә һәр мөрәҗәгать буенча Пенсия фонды иждивениедә булу фактын индивидуаль билгели.
Нәзирә ВӘЛИЕВА, Түбән Әлморза авылы: Минем пенсиям бик кечкенә. Аны арттыру мөмкинлеге юкмы икән?
Рәис ГАЛЛӘМОВ, Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе:
–Хөрмәтле Нәзирә апа! Киләсе елның гыйнварыннан пенсия системасына үзгәрешләр кертү турындагы закон көченә керә. Аның буенча авыл хуҗалыгында 30 ел хезмәт стажы булган эшләмәүче пенсионерларның пенсиясенә өстәмә түләнәчәк. Сез әлеге категориягә туры киләсез, димәк, пенсиягез артачак.
Люция Низамиева язып алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев