Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Омбудсмен Сәрия Сабурская Әлки районында булды

9 июльдә районда эш визиты белән Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская булып китте. Аны район башлыгы Александр Никошин һәм омбудсменның райондагы җәмәгать ярдәмчесе Фәридә Яруллина озатып йөрделәр.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Сәрия Сабурская Базарлы Матак мәктәбе янында яңа спорт мәйданчыгын ачуда катнашты. Федераль программа нигезендә төзелгән әлеге мәйданчыкта баскетбол, волейбол, башка спорт уеннары оештырырга, ярышлар үткәрергә мөмкин булачак. Анда мәктәп укучылары гына түгел, барлык балалар да шөгыльләнә ала. 30×18 метр зурлыктагы мәйданчык кичләрен яктыртыла да.

Омбудсмен спорт мәйданчыгын бик ошатты. “Коронавирус белән бәйле катлаулы ситуация булуга карамастан, республикада программалар эшли, төзелешләр алып барыла. Менә бу спорт корылмасында төрле уен һәм ярышлар үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Балалар монда шөгыльләнеп физик яктан чыныксын, төрле дәрәҗәдәге ярышларда уңышлы чыгыш ясасын”,-диде ул.

Бу тантанада коронавирус пандемиясе чикләүләре чорында өлкәннәргә ярдәм иткән волонтерларны бүләкләү дә булды. Район авылларында 86 волонтер эшләде. Болар авыл яшьләре, студентлар, мәктәп укучылары, эшмәкәрләр, бюджет оешмалары хезмәткәрләре. Аларның иң активлары – Максим Муштаков, Гөлүсә Хәйруллина, Артур Ваһапов, Раниль Әхмәтҗанов, Адель Билалов, Игорь Герасимов Мактау грамоталарына һәм бүләкләргә ия булды.

Аннан соң Сәрия Сабурская һәм Александр Никошин Иске Алпар авылына бардылар. Биредә алар 63 ел иңгә-иң куеп яшәгән хезмәт ветераннары Минхарис һәм Сания Гайнетдиновларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырдылар. Җитәкчеләр тормыш сынауларына бирешмәгән, намуслы хезмәт белән яшәгән, әйбәт балалар үстергән өлкәннәрне кайнар котладылар, сәламәтлек, бәхет теләделәр.

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил шулай ук Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясендә булды. Укучылар кунакларны шигырьләр һәм җырлар белән сәламләде. Сәрия Сабурскаяны узган ел булган капиталь ремонттан соң яңарган уку йортының эшләре белән таныштырдылар.

Гимназия бүген районның компетенция үзәге санала. Биредә укучылар төрле юнәлешләр – математика, физика, география, технология һәм башка фәннәр буенча белемнәрен үстерә ала. Моның өчен уку кабинетлары барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Омбудсмен алдында укучылар үз проектларын презентацияләделәр, уңышлары турында сөйләделәр.

Сәрия Сабурская һәм Александр Никошин район үзәгендәге Геройлар паркында сугыш һәм хезмәт каһарманнары стеласына чәчәкләр салдылар. Аннан соң алар “Ромашка” балалар бакчасында сабыйларны тәрбияләү шартлары белән таныштылар. 2017 елда бакчада капиталь ремонт үткәрелгән иде, ә узган ел яңа җиһазлар сатып алынган. Биредә 108 бала исәпләнә. Бүген бакчага аларның 75е генә йөри. Мәктәпкәчә учреждениедә йогышлы авырудан саклануның барлык таләпләре үтәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев