Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өстәл теннисы буенча Әлки районы чемпионы билгеле булды

Ленар Яруллин – өстәл теннисында район чемпионы

17 октябрьдә “Алинә” универсаль спорт залында якташыбыз Разак Хәйруллин истәлегенә өстәл теннисы буенча район турниры узды. Анда төрле авыллардан 40 теннисчы катнашты.

Эшмәкәр Рәис Хәйруллин бәйгенең спонсоры булды. Ул инде берничә ел рәттән әтисе истәлегенә районда шундый ярышлар үткәрү башлангычы белән чыга. Бәйгене ачканда чыгыш ясап, Рәис Разак улы анда катнашучыларга уңышлар теләде. Ул спорт белән шөгыльләнүчеләрнең һәрчак куйган максатларына ирешүләрен билгеләп үтте. Район советы аппараты җитәкчесе Виталий Ярославлев спортчыларны сәламләде һәм мондый чараларда спонсорлык ярдәме күрсәткән өчен Рәис Хәйруллинга рәхмәт белдерде.

Бәйгедә авыл яшьләре, урта һәм өлкән буын вәкилләре катнашты. Баш хөкемдар Әнвәр Галимов аларны бәйгенең кагыйдәләре белән таныштырды.

Беренче мәлдә очрашулар озак бармады: көчле уенчылар көндәшләрен тиз кысрыклады. Ә инде осталар көч сынаша башлагач, ярыш темпы кимеде. Көчләр тигез булганда бер партия дә шактый озакка сузыла, көндәшләрнең берсе ялгыш җибәреп оттырганчыга кадәр уенчылар җиңү өчен көрәшә.

Ир-атлар бик матур уен күрсәтте. Хәер, гүзәл затлар да сер бирмәде. Беренче урын өчен ярыш башлангач, залда аеруча киеренкелек урнашты. Урта Әлкидә Ленар Яруллин һәм Чуаш Кичүеннән Илназ Мусин финалга чыктылар. Беренче партиядә Ленар өстенлек алды. Ә икенчесендә Илназ җиңүче булды. Икесе дә көчле, берсенең дә чигенәсе килмәде. Ә инде хәлиткеч өченче партиядә Ленар Яруллин ышанычлы җиңү яулады. Шулай итеп, Ленар өстәл теннисы буенча район чемпионы булды.

Турнир нәтиҗәләре мондый:

 

Хатын-кызлар арасында

  1. Гөлүсә Хәйруллина (Базарлы Матак)
  2. Регина Гатина (Чуаш Кичүе)
  3. Марина Худякова (Иске Матак)

Пенсионер хатын-кызлар арасында

  1. Галина Исаева (Иске Матак)
  2. Татьяна Горбунова (Базарлы Матак)
  3. Людмила Калмыкова (Иске Матак)

Ир-атлар арасында

  1. Ленар Яруллин (Урта Әлки)
  2. Илназ Мусин (Чуаш Кичүе)
  3. Рөстәм Бадыйгин (Базарлы Матак)  

Пенсионер ир-атлар арасында

  1. Илшат Фәхриев (Үргәгар)   
  2. Михаил Падюшов (Иске Матак)
  3. Әнвәр Галимов (Базарлы Матак)

Җиңүчеләрне котлыйбыз, аларга тагын да зуррак уңышларга ирешүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев