Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Партия үз кандидатын тәкъдим итте

21 сентябрьдә район мәдәният йортында "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Әлки җирле бүлегенең 23 нче конференциясе булды. Анда район башлыгы вазыйфасына "Бердәм Россия" партиясеннән кандидатура тәкъдим итү мәсьәләсе каралды. Конференцияне "Бердәм Россия" партиясенең район җирле бүлеге секретаре Мария Платонова алып барды. Конференция эшендә Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча даими...

21 сентябрьдә район мәдәният йортында "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Әлки җирле бүлегенең 23 нче конференциясе булды.

Анда район башлыгы вазыйфасына "Бердәм Россия" партиясеннән кандидатура тәкъдим итү мәсьәләсе каралды. Конференцияне "Бердәм Россия" партиясенең район җирле бүлеге секретаре Мария Платонова алып барды. Конференция эшендә Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча даими комиссиясе рәисе урынбасары Татьяна Воропаева катнашты.

Бердәмроссиялеләр партиянең район җирле бүлегеннән район башлыгы вазыйфасына кандидат итеп Базарлы Матак авыл җирлеге башлыгы Александр Никошинны тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев