Пашаэвлар гаиләсе иртүк Димитровград шәһәреннән Базарлы Матакка килеп җитеп, кибетләре ишеген ачып куялар
Бездә төпләнеп яшәмәсәләр дә, Эльхан белән Басти иртүк Димитровград шәһәреннән Базарлы Матакка килеп җитеп, кибетләре ишеген ачып куялар.
Пашаэвлар гаиләсе әлкилеләрне ел әйләнәсе яшелчә, җиләк-җимеш белән тәэмин итү өчен тырышып эшли. Салкын карлы кышта алар кибетенә кереп күңелне рәхәтләндерергә була: тау-тау өелгән алма-әфлисун, гранат- мандариннар җәйге кояшлы, җылы көннәрне искә төшерә...
Ачык йөзле Эльхан, тыенкы холыклы Басти белән аралашу кызык. Алар, әгәр сорашсаң, билгеле, көньяк җиләк- җимешләрнең кайда үсүен, нинди витаминнарга бай булуын, кайсы очракта дәва буларак кулланылуын да сөйләп бирәләр, күзең төшкән яшелчә-җиләкләрне тиз генә үлчәп тә өлгерәләр.
Район халкын унике еллап витаминлы ризык белән тәэмин итүче бу гаилә хакында (алар товарын эшмәкәрләр авылларга да алып китеп сата бит) күбрәк беләсем һәм башкаларга да сөйлисем килеп, Эльханны әңгәмә корырга ризалаштырган идем. Әмма, абау, бигрәк эшкә чумган кеше икән ул: гел каядыр ашыга, телефонны кулыннан ычкындырмый, нәрсәдер хәл итә. Вакыт-вакыт үз теленә дә күчеп ала...
Эльхан бик күп балалы гаиләдә үскән. Аның әнисе ун бала тапкан, шуның өчен “Ана даны” медале белән бүләкләнгән булган. Гаиләдә үзенең ничәнче бала икәнен Эльхан тиз генә исенә дә төшерә алмый торды, санап карагач, җиденче икәнен әйтте.
– Без Басти белән бер яктан, Грузиянең Шахмарло авылыннан. Туганнан туганымның кызы ул,– ди Эльхан.
– Бер-берегезне яраткансыздыр инде.. – дип туганлыкларына ишарә итеп әйтә генә башлаган идем, Эльхан бүлдерде:
– Яратышып торырга вакыт аз иде. Бездә гадәт шундый – әти-әни улларына кәләшне үзләре сайлый. Безне дә олылар кавыштырды. Менә 25 ел яшибез инде, ике улыбыз бар. Аларны да өйләндердек, сүзебезне тыңладылар. Орханның хатыны Фатима безгә онык та бүләк итте. Кунашны (кояш дигән сүз) өзелеп яратабыз. Икенче киленебез Жола, улыбыз Элмар әле күптән түгел генә өйләнде, – дип ир- атларча кыска гына итеп барсын да аңлатып бирде ул.
Монда шунысын әйтеп үтү урынлы булыр: улларына хатыннарны Басти үзе сайлаган. Аның фикере катгый:
– Гаиләне бөтен гомереңә бер тапкыр корырга кирәк. Үз- үзебезне ничек кенә яратсак та, кеше өчен иң мөһиме – балалар турында кайгырту. Ата-ана балам дип яши. Минем өчен киленнәремнең яхшы гаиләдән булуы, улларымның хатыннары белән горурлана алуы һәм, оныкларны өйләндерү, кияүгә бирү вакыты җиткәч, кешеләрнең алар турында: “Бу егет-кыз яхшы гаиләдән!” дип әйтүе бик мөһим.
Орхан өйләнгәч, Басти берара киленен эш урынына, кибеткә дә алып килгәләде. Шунда аларның үзара мөнәсәбәтләренә шаккаткан идем. Моңарчы кызы булмаган каенана өчен килен әйтерсең үз баласы!
– Ул әнә сездә, татарларда гына кыз кияүгә китсә дә, әти-әнисе белән гел аралашып тора. Ә бездә гадәт башка: кияүгә чыктыңмы, син инде тулысынча ирең гаиләсенеке, үзеңнекеләрне оныт, – дип сөйләгән иде Басти ул чакта.
– Мин киленемне һәрчак яклаячакмын, – дип тә өстәгән иде әле сылу, чибәр килененә елмаеп.
Инде бик күптәннән Россиядә яшәп, бу ил гражданнарына әйләнеп бетсәләр дә, Басти белән Эльхан туган якларын онытмыйлар, кайсы-кая таралган туганнары белән елга бер булса да үз җирләренә, авылларына җыелып кайта алар, сагыну, җирсү хисләрен басып, туганлык хисләрен ныгытып алалар. Ә биредәге халыкны үз, якын итәләр икән.
– Сез бик яхшы халык, бер-берегезне аңлыйсыз, бөтен кешегә, безнең төсле читтән килүчеләргә дә тигез карыйсыз. Безнең яхшы танышларыбыз да, сыналган күптәнге дусларыбыз да бар. Улларыбызны әйтмибез дә инде: Рооссиядә туып үскән, биредә белем алган, күбрәк русча сөйләшүче, уңышлы эшләп килүче ир- егетләр алар, – ди Эльхан. Аның карашында гаиләсен ярату, уллары белән горурлану чагыла.
Шулай булмый ни, Басти белән Эльхан лаеклы ир-егетләр үстерә алганнар. Кечкенәдән үк эшләгән малайлар, уналты яшләренә инде икесенең дә үз бизнеслары булган. Берсе хәтта кәгазь салфеткалар, бәдрәф кәгазе җитештерү заводы ачып өлгергән. Уналты яшьтә! Әти-әниләре балаларына һәрчак киңәш белән ярдәм итеп торган. Хәзер дә шулай.
Гаиләдәге башка кешеләр фикерен санга сугу – Пашаэвлар өчен канун.
– Безнең бер- беребездән серләребез юк, хәтта телефоннарыбыз да парольсез. Кемгәдер күпмедер акча тотарга кирәк икән, ул башкалар белән киңәшләшә. Теләгеңне хупласалар, әйдә, эшлә, - ди Басти.
Эльхан гаиләсендә аңа тынгы бирмәүче бер тарих саклана: Бөек Ватан сугышы еларында Сталинград астында сугышкан һәм яраланган бабалары Хидр Пашаэв ничектер Салманга килеп эләгә. Әйе-әйе, безнең райондагы Салманга! Эльхан бабасының эзләрен, билгеле, ачыкларга тырыша, картлардан сораша, әмма әлегә берни дә белә алмый. Ләкин бит гаиләдә мондый сүзләр юктан барлыкка килмәгәндер!?
Безнең якта нәрсә ошамый, дигән сорауга: “Эчә торган су сыйфатсыз, һава да чиста түгел” – дип җавап бирде таулы иленең саф һавасын сулап, инеш-чишмәсеннән су эчеп үскән әзербәйҗан ире. Әмма башка шартлар гаиләсен дә канәгатьләндерә, эшен уңышлы алып барырга да булыша икән. Әле менә район үзәгендә тагын бер кибет ачып җибәргән, өсте ябулы базар төзергә уйлап йөри.
– Анда халыкка нәрсә кирәк, барысы да булачак. Без биредә яшәүчеләрне, алар безне яхшы беләбез, хөрмәт итәбез. Шуңа эшләребезнең уң барасына ышанабыз. Безгә бит беркем комачауламый, каршылык тудырылмый, – ди Эльхан.
Аннары, чылтыраудан туктамаган телефонына ымлап: – Инде китсәм ярыймы? Эш күп, ачуланмагыз инде, – дип хушлашырга ашыга.
... Һәр халыкның үз тәртипләре, гореф- гадәт, традицияләре. Дөнья шуның белән кызык та: һәркем бертөрле булса, тормыш тоныкланыр, төссезләнер иде кебек. Туган ягыбыз Әлки җирен үзләренә сыену, яшәү, балалар үстерү өчен җайлы, рәхәт урын да сайлап, соңгы елларда күп милләтләр вәкилләре урнаша бездә. Район үзәге урамнарында элеккечә рус, татар, чуаш телләрендә сөйләшү генә ишетелми хәзер, таҗик, әрмән, кыргыз һәм башка халыклар сөйләмнәре дә яңгырый. Ә мәктәптәге сыйныф журналларында колакка ят фамилияләр очрый. Яшәр җиребез иркен, күңелебез киң. Төрле халыклар вәкилләре бер гаилә булып, дус-тату яшәсәк иде. Әлеге дә баягы, бер Алла балалары бит барыбыз да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев